Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ача


Иран Мелли банкының Һамбургтагы офисы
Иран Мелли банкының Һамбургтагы офисы

"Мир Бизнес Банк" - Иран Мелли Банкының бүлеге булып тора. Ул үзенең "Мирас" финанс ширкәте аша ислам банкингы хезмәтләре күрсәтер дип фаразлана. Ислам банкингын сынап карау быел сентябрьдә Русиянең дүрт төбәгендә – шул исәптән Татарстанда башланды.

Иранның дәүләт Мелли банкы (Bank Melli Iran) Казанда "Мир Бизнес Банк" офисын ача. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хәбәрендә әйтелә.

"Мир Бизнес Банк" - Иран Мелли Банкының бүлеге булып тора.

Ачылыш тантанасы бүген, 26 октябрь уза. Анда Иранның икътисад министры урынбасары, "Иран Мелли Банк" баш мөдире һәм Иранның Казандагы баш консулы катнашырга тиеш.

"Мир Бизнес Банк" үзенең "Мирас" финанс ширкәте аша ислам банкингы хезмәтләре күрсәтер дип фаразлана.

Ислам банкингын сынап карау быел сентябрьдә Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда башланды. Сынау вакыты 1 сеентябрьдә башланып ике ел дәвам итәчәк.

Татарстанның Ак Барс банкын беренчеләрдән булып ислам банкингын сынап карауда катнашучылар реестрына керттеләр.

  • Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми. Бу максаттан рәсмиләр кыска вакытка исәпләнгән курслар һәм белем бирү програмнары оештырырга җыена. "Бүген Татарстанда Русия ислам институты, Болгар ислам академиясе эшли. Казан федераль университетында ислам финансларыннан магистр програмнары бар, өстәмә белем бирү курслары оештырылган. Безгә бу эшне көчәйтергә кирәк", ди ул.
  • Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады. Моңа кадәр президент йөкләмәсендә сынауда Чечня белән Дагыстан гына катнашачак диелде, соңрак канун өлгесенә Татарстан белән Башкортстан да кертелде.
  • Шул ук вакытта Татарстанның Алабуга шәһәрендә иран дроннары җыялар. Аларны Мәскәү Украинага һөҗүм итү өчен куллана.
  • Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла. Украина хәрби белгече Олег Жданов сүзләренчә, Украина Русиянең Татарстанда дроннар җитештерү ниятен зур игътибар белән күзәтә. Бу Татарстанны Украина һөҗүмнәре өчен кануни һәдәф итә, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG