Яңа Мәскәүдә төзеләчәк мәчетнең өлгесе әзер, аңа Русиянең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов исеме биреләчәк

Коммунарка бистәсе

Хәзерге вакытта мәчет өлгесе әзерләнгән. Төзелешне 2024 елда башларга җыеналар.

Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзелерәчәк мәчет Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк. Әлеге карарны Русия мөселманнары дини җыены президиумы кабул иткән. Бу хакта мөфтиятнең сайтында хәбәр ителә.

30 октябрьдә узган президум утырышында илнең 29 төбәгеннән мөфтият вәкилләре, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Русия анексияләгән Кырым вәкилләре катнашкан.

Русия мөселманнары дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов утырышта Яңа Мәскәү — Коммунарка бистәсендә мөселман мәдәният үзәге төзелешен килештерү эшләре турында сөйләгән. Бу дүрт дин — христиан, ислам, буддизм һәм иудаизм үзәгенең бер өлеше булыр дип көтелә.

"Президиум утырышында мөфтиләр һәм имамнар Коммунаркада киләчәктә булачак мәчеткә Русия дәүләтенең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен бирү тәкъдимен хуплады. Бу уңайдан Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров һәм Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров моны көтеп алынган карар, монда мантыйк һәм гаделлек бар диде, чөнки Мәскәүдәге беренче мөселман мәхәлләләренә татарлар һәм башкортлар нигез салган", диелә хәбәрдә.

Соңрак Әлбир Крганов Русия президенты Владимир Путинның Яңа Мәскәүдә мөселман үзәген булдыру тәкъдимен хуплавын белдерде.

Моннан тыш, Крганов "Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге ислам институты" югары белем бирү оешмасы теркәлүен дә сөйләгән. Хәзерге вакытта аңа лицензия алу эше бара.

Яңа Мәскәүдә мәчет төзелеше турында сүз ун елдан артык бара. Әмма җирле хакимият бу мәсьәләне хәзерге кадәр сузып килде.

Быел язын Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында әйтелде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.

БУ ТЕМАГА: Мәскәүдәге мәчет тирәсендәге низаг. Мөселманнар мәсьәләсе хәл ителерме?

Сентябрь азагында Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашудан соң, Путин Мәскәүнең Южное Бутово районында яңа мәчет төзү фикерен хуплавы турында хәбәр ителде.

Бүгенгә Мәскәүдә рәсми төстә дүрт мәчет эшли. Мөселманнар бәйрәм намазында гына түгел, җомга көннәрендә дә гыбадәтне урамда кылырга мәҗбүр.

Әлбир Крганов – мөселман дин әһелләре арасында ил хакимиятен һәм сугышны иң нык хуплап чыгыш ясаучыларның берсе. Ул алып барган эшчәнлек Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы белешмәләр базасында "Украинага каршы агрессив сугышны дини оешмалар аша пропагандалау һәм Украинаның чиркәүләр белән бәйле эчке эшләренә тыкшыну" буларак бәяләнгән. Әлегә аңа каршы чикләүләр кертелмәгән, дип искәртелә. Моңа кадәр Азатлык Кргановның биографиясен, хезмәт юлын һәм дәүләт оешмалары белән элемтәләрен өйрәнде. Шулай ук аның әйткән сүзләре дин кануннарына ни кадәр туры килүен, дин тотучы мөселманнарның мәнфәгатьләренә ни кадәр ярашлы булуын тикшергән иде.

БУ ТЕМАГА: Әлбир Крганов: "Совет традиционалисты" һәм "дини бюрократ"

Мөхәммәтҗан Хөсәен улы Хөсәенов (1756-1824) — 1789 елда Уфада Оренбур мөселман дини җыелышы оештырылгач, Әби Патша тарафыннан билгеләнеп куелган беренче мөфти. Ул сәүдәгәрләр нәселеннән. Чыгышы белән Уфа губернасының Солтанай авылыннан.

Беренче мөфти үз вакытында урыс армиясендә офицер булып хезмәт иткән. Тарихчылар аның мөфти итеп билгеләнүендә гаскәрдәге хезмәте исәпкә алынган дип саный.

1824 елның 18 июнендә Уфада вафат була. Кабере Атҗитәр авылы янындагы утар янында урнашкан. Ул мөфти вазифасын үлеменә кадәр — барлыгы 34 ел һәм 10 ай үтәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!