— Соңгы вакыйгаларны ничек кичерәсез?
— Бу безнең гаилә өчен коточкыч авыр вакыт. Алсуны кире кайтарудан да зуррак теләгебез юк. Балаларыбызга да, миңа да аның кайтуы гына кирәк. Без дөньяның төрле почмакларыннан булган теләктәшлеккә, ярдәмгә чиксез рәхмәтле. Алсу Америка ватандашы һәм Русия хакимияте аңа әле дә Америка консуллыгы белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирми. Без моның тизрәк рөхсәт ителүен телибез. Америка кануннары нигезендә булсынмы, кешелеклелек кануннары нигезендә булсынмы, бер шиксез бу – Алсуның хокукы. Һәм бу хокуклар үтәлергә тиеш.
— Бу очракта Америка хакимияте сезгә ничектер ярдәм итә аламы?
— Әйе, без инде бу вакыйгалар уңаеннан үзебезгә булган теләктәшлеккә дә бик рәхмәтле, ләкин хәзер Алсуны канунсыз рәвештә кулга алынган тотык дип тануларын телибез. Бу Америка Кушма штатлары хакимияте өчен дә, Дәүләт департаменты өчен дә бик әһәмиятле карар булачак. Һәрхәлдә, без үзебезгә теләктәшлек күрсәткән җәмәгатьчелеккә дә рәхмәтле. Без бу уңайдан Берләшкән милләтләр оешмасының Кеше хокуклары комиссиясендә булган кискен фикерләрне дә ишеттек. Күптән түгел генә Washington Post газеты да Алсуны азат итүне таләп итүче кискен мәкалә бастырды. Ләкин мин башка дәүләтләр тарафыннан да Алсуны азат итүне сораган ниндидер басым булуын күрергә теләр идем. Мәсәлән, Алсуның төрки халык вәкиле булуын исәпкә алып, моны Төркия эшли ала. Ул Казакъстанда туган татар кызы. Чыгышы белән дә ислам дәүләтләреннән, Алсу үзе дә мөслимә.
Your browser doesn’t support HTML5
— Сөйләгез әле, бу вакыйгалар ничек башланды?
— Алсуга быелның май аенда, гаилә сәбәпләре аркасында, Татарстанга кайтырга туры килде. Ул бу сәфәрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлый иде, әмма һәркайсыбызның үз гаиләсе алдында бурычы бар, шуңа ул Русиягә кайтырга карар итте. Ул Казанга 20 майда кайтты. Инде китәр вакыты җитә иде. Очкычка утырырга 15 минут кала, аны сак хезмәте чакырып алган һәм Америка паспортын да, Русия паспортын да тартып алганнар. Ул Америка ватандашы да, Русия ватандашы да булып тора. Алар аның телефонын да тартып алган һәм оятсыз рәвештә барлык шәхси аралашу хәбәрләренә, язышу хатларына ия булган. Шуннан аны Америка ватандашлыгы турында Русия хакимиятенә хәбәр итмәүдә гаепләгәннәр, ә бу хәзер Русиядә җинаять эшенә тиң гамәл.
Кечкенә генә штраф язар урынга, бу мәгънәсез эшне хакимият биш айга сузды. Һәм бу эшләр азагына якынлаша дип уйлаганда, паспортын бирерләр дип көткәндә, фатирына битлекле адәмнәр шакыган һәм аны алып киткән. Шуннан бирле ул рәшәткә артында. Алсу – сәяси тоткын. Журналист һәм американ булуы аркасында, ул бүген төрмәдә утыра, аны мөмкин кадәр тизрәк азат итәргә кирәк.
Алсуны хәзер ят агент буларак теркәлү узмаганга да гаеплиләр. (Гаепле дип табылган очракта аңа биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный ала - ред.) Җитмәсә, паспортсыз утырганда, мәхкәмәне көткәндә, ягъни шундый аңлаешсыз һәм авыр шартларда да ниндидер мәгълүмат җыйган дип аны гаепләмәкче булалар. Соң журналист эшенең бөтен асылы һәм бар мәгънәсе шунда түгелмени?!
БУ ТЕМАГА: Татар журналисты Алсу Кормашның тоткарлануына дөнья реакциясе— Бу Русиядә әлеге маддә нигезендә беренче гаепләү очрагы. Алсуга моның өчен җинаять җаваплылыгы яный. Бу вакыйгалар нәрсә турында сөйли, бу хакта уйланганыгыз бармы?
— Белүебезчә, Азат Европа/Азатлык радиосы оешмасы белән бәйле эшчәнлек алып барган күп кенә хезмәттәшләребез ят агентлар исемлегендә, бу исемлекне Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы белән берлектә Юстиция министрлыгы, ягъни Русия хакимияте вәкилләре төзи. Бу исемлектә Алсу юк. Моңарчы бу исемлеккә кешеләрне шул хакимият органнары гына кертә килде, ә үзен үзе ят агент дип тануларын сорап әләк язмаган өчен, берәүне дә эзәрлекләмәделәр. Шуңа, чынлап та, Алсуның очрагы – бөтен илдә иң беренчесе. Журналистларны яклау комитеты да бу вакыйга сәбәпле кискен белдерү белән чыкты, бу Русиядәге журналистларның эшчәнлегенә булган басымны тагын да көчәйтү күрсәткече, диделәр.
— Алсуның журналистик эшчәнлеге турында бераз күбрәк сөйли алмассызмы?
— Чирек гасыр буена ул радиода алып баручы һәм журналист булып эшләде, ә аннан соң Азат Европа/Азатлык радиосының Татар-Башкорт хезмәтендә мөхәррир булды. (Алсу Кормашева Азатлык Радиосында 1998 елдан бирле эшли - ред. ) Азатлык Радиосы эшләгән чакта аның ачык һәм кабатланмас тавышын татарлар Казанда да, тулаем Татарстанда да, гомумән, бөтен дөньяда үз радиоалгычларыннан һәм машиналарындагы радиолардан ишетеп таный иде. Ул татар җәмәгатьчелегендә хөрмәт казанган шәхес. Язмаларының күпчелеген ул татар телен һәм татар мәдәниятен саклау һәм яклауга багышлады. Соңгы елларда татар теленә өйрәтүче "Әйдә!Online" проектында актив катнашты. Ул Татарстанда җирле хакимият тарафыннан зур танылу алган проект. Ул Русиядә генә түгел, бөтен дөньядагы татар диаспорасында киң популярлык казанды.
Your browser doesn’t support HTML5
— Ул шулай ук монда, Прагада, татар теле һәм мәдәнияте белән бәйле мәдәни чараларда да актив катнаша.
— Әйе, әлбәттә. Алсу җәй көне уздырыла торган Сабан туе бәйрәмен башлап йөрүче оештыручыларның берсе һәм аның актив катнашучысы. Бу һәр елны була торган чара. Һәм, чынлап та, бөтен дөньядагы татарлар өчен милли бәйрәм санала. Һәр җәйне бу Сабан туена йөзләгән кеше, шул исәптән бүген Мәскәү әмере белән Алсуны төрмәдә тотучы Татарстан хакимияте вәкилләре дә шул бәйрәмгә кунак булып килә иде.
— Алсу белән элемтәгез бармы? Аның белән аралашасызмы?
— Элемтә бар, әмма аның үзе белән турыдан-туры аралашу юк. Цензура аша уза торган түләүле онлайн-систем аша языша алабыз. Ул хәбәр итәргә кирәк дип тапкан, әмма чикле күләмдәге ниндидер мәгълүмат безгә килеп ирешә, һәрхәлдә, аны ул язганы күренә. Кыскасы, аның төрмәдәге шартлары турында күпмедер мәгълүматыбыз бар.
— Гаиләгез турындагы сөйләшүгә кире әйләнеп кайтыйк, бу вакыйганы кызларыгыз ничек кичерә?
— Без бик нык һәм бердәм гаилә. Әлбәттә, без авыр стресс кичердек. Әйткәнемчә, үзебезгә күрсәтелгән шулкадәр теләктәшлекне, ярдәм итәргә әзер торучыларны күреп шаккаттык, без моңа бик рәхмәтле. Хәзерге вакытта балалар бар игътибарын укуга бирә, аларга мәктәптәге сыйныфташлары, укытучылары да булдыра алган кадәр ярдәм итә. Балаларыбызны ирекле шәхесләр итеп тәрбиялибез. Шәхес иреге, сайлау иреге, кеше һәм шәхес хокуклары, сүз иреге, үзеңне ничек бар, шулай күрсәтә алу иреге булган, шул рухта тәрбияләнгән бала өчен бу вакыйгаларны күз алдына китерү бик авыр. Аларның әнисен эфирда нәрсәдер әйткән өчен, яки журналист булуы өчен генә төрмәгә утыртып куюларын аңлау да авыр. Безнең балалар өчен бу бер мәгънәсезлек кебек. Ләкин бернигә карамастан көчле булып калабыз һәм күрсәтелгән ярдәмне бары рәхмәт хисләре белән кабул итәбез.
БУ ТЕМАГА: Алсу Кормашеваны тоткарлау уңаеннанҮземә килгәндә, мин бар дөньядагы урыс телле кешеләр өчен цензурасыз яңалыклар һәм мәгълүмат таратучы Настоящее Время телеканалында мөдир булып эшләвемне дәвам итәм. Булган барлык вакыйгаларга карамастан, үз эшебезне башкарудан болай гына куркыта алмаслар, ләкин Алсуны кайтарырга телибез. Кызларыбыз әниләрен, ә мин хатынымны кайтарырга телим. Аны кичекмәстән азат итәргә кирәк.
- Алсу Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Чехия башкаласы Прагада яши.
- 2023 елның 20 маенда Алсу гаилә сәбәпләре белән Русиягә кайтты.
- 2 июньдә кире киткәндә ул Казан һава аланында тоткарланды, аның ике паспортын да - русиянекен дә, американыкын тартып алдылар.
- Казан җәмәгать мәхкәмәсе икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен журналистка штраф салды.
- 18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
- 20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты.
- 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
- 31 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!