14 ноябрь Казанда "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә I Бөтенрусия туган тел форумы ачылды. Анда Русиянең 28 төбәгеннән һәм Татарстан мәгариф оешмаларыннан барлыгы 800 татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мөселман белем бирү оешмалары мөгалимнәре катнаша.
Форум эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Пленар утырыш алдыннан ул татар телен өйрәтү һәм пропагандалауда катнашучы төрле мәйданчыкларны карады, балалар өчен язылган китапларны бәяләде.
Пленар утырышта Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милләтне формалаштырудагы мөһим ролен искәртте.
"Безгә бергә булырга кирәк. Тел башкаларга түгел, безгә кирәк. Үзебездән, гаиләдән, балалар бакчасыннан, мәктәптән башлау зарур. Укытучының роле бик мөһим, сездән башка булмый. Үзегезне саклагыз. Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр", диде ул укытучыларга мөрәҗәгатендә.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин баланың туган телне камил белмәвендә ата-ананы гына гаепләү дөрес түгеллеген әйтте.
"Без, бер-беребезне гаепләп, туган телдә тәрбия һәм укыту мәсьәләсен катлауландыра төшәбез. Балалар бакчасы ата-аналарны гаепли, мәктәп укытучысы тәрбиячегә ишарә ясый. Баланың туган телне камил белмәвендә ата-ананы гына гаепләү дөрес түгел. Бу очракта "гаилә - балалар бакчасы - мәктәп" эш формуласы бербөтен һәм бердәм эшчәнлекне тәшкил итәргә тиеш", диде ул.
Русиянең 24 төбәгендә татар теле туган тел фәне буларак укытыла. Сүз Русия төбәкләрендәге 1 100 мәктәп турында бара. Аларның күп өлеше — 400гә якыны Башкортстанда. Калганы башка төбәкләрдә. Якшәмбе мәктәпләре, мәчет-мәхәллә, мәдәният үзәкләре каршындагы дәресләр санын әйткәндә, 54 төбәктә укытыла.
"Туган тел" форумында Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе оештырылуы игълан ителде. Ул 7 августта Русия Юстиция министрлыгында теркәлгән. Гамәлгә куючылар - Дөнья татар конгрессы белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы. Берләшмәнең рәисе - тел галимәсе Рүзилә Фәттахова. Оешмага 4000 укытучы кергән.
- 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
- Татарстанда 3 194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1 100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар.
- Казандагы 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина Татарстан һәм Русия төбәкләрендә Татар теле укытучылары берлеген, үзгә бер хәрәкәтен оештырырга кирәк дигән иде. Быел августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татар теле укытучылары һәм милли мәктәп җитәкчеләренең берләшмәсе төзелде.
- Моңа кадәр Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары җитмәве, моңа карап Татарстан читкә укытучылар җибәрмәячәге әйтелде. "Без һәр елны чыгымнарны каплап 10 укытучыны укытабыз. Алар үз төбәкләрендә канун нигезендә татар теле укытучысы була ала. Безгә укытучы җибәрегез әле дип мөрәҗәгатьләр килә. Мин сезгә тагын бер кат кабатлыйм: беркем дә чит төбәкләргә әзер укытучы җибәрү яклы түгел. Сез яшь буын вәкилләрен әзерләп монда җибәрергә, мәсьәләгә реаль карарга тиеш", дип белдергән иде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!