12-14 ноябрь Казанда I Бөтенрусия туган тел укытучылары форумы узды. Җыенда милли мәгариф өлкәсендәге проблемнарга артык тукталып тормадылар, сөйләшү күбрәк укытучы һөнәрен мактауга корылды. Шулай да бер мөһим мәсьәләгә — Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе эшчәнлегенә тукталдылар. Бу яңа оешманың төбәкләрдән җыелган укытучылар һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алдында беренче тапкыр зурлап игълан ителүе. Ни өчен ул нәкъ менә хәзер оештырыла? Бүгенге сәяси шартларда оешма нәтиҗәле эшли алырмы? Азатлык укытучылар һәм мәгариф белгечләре белән сөйләште.
Яңа оешма 7 августта ук Русия Юстиция министрлыгында теркәлгән. Гамәлгә куючылар — Дөнья татар конгрессы белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы. Берләшмәнең рәисе — тел галимәсе, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рүзилә Фәттахова.
Яңа берләшмә ничек эшләргә җыена?
Рүзилә Фәттахова сөйләвенчә, оешма татар теле укытучыларына ярдәм итү, аларның хокукларын яклау һәм ата-аналар белән эшләү өчен кирәк.
Бүген оешмага 4000 укытучы кергән. Татарстанда 3 194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирүен исәпкә алганда, аларның күпчелеге бу берләшмәдә тора дигән сүз.
Оешма Татарстан районнарында һәм Русия төбәкләрендә үз бүлекләрен булдырырга тели. Сүз теркәлгән филиаллар турында бара. Киләчәктә җирле бүлекчәләр аша укытучыларга грантлар алу эшен җайларга телиләр.
БУ ТЕМАГА: Татар теле укытучылары берләшмәсенә дүрт мең укытучы кергән"Илебездә һәм республикабызда игълан ителгән грантларга дәгъва итү өчен барлык мөмкинлекләр, ә иң мөһиме, үз һөнәрен яраткан иҗади эшләүче тәҗрибәле, сәләтле укытучылар такымы бар. Шуңа күрә берләшмә татар теле укытучыларының методик үзәге генә түгел, ә укытучыларга кыю проектлар тормышка ашырырга ярдәм итүче оешма буларак та күзаллана", диде Фәттахова.
Моннан тыш, берләшмәнең хокук секторы оештырылачак.
"Укытучыларда төрле хокукый сораулар туганда юридик ярдәм күрсәтергә мөмкин. Шул ук вакытта туган телләрне укытуга бәйле норматив документларга, кануннарга, карарларга, боерыкларга тирән анализ ясап, аларны аңлаешлы телдә хезмәттәшләребезгә җиткерү кирәкле гамәл дип табабабыз", диде ул.
"Бу берләшмәне 2017 елда төзисе иде"
Татар ата-аналары берләшмәсе әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева бу оешмага иң зур ихтыяҗ 2017 елда иде ди. Бу вакытта Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
— Берләшмә 2017 елның октябрь ахыры — ноябрь башында кирәк иде, — ди Галиева. — Җыенда таратылган методик әсбаплар шундый әйбәт әйберләр. Инде 6 ел вакыт үтте. Әле генә эшләнелеп ята. Ул вакытта без, әти-әниләр буларак, нәрсәгә каршы көрәшкән булсак, хәзер шул әйберләр уңай бәяләнеп бирелә. Шундый тормышка килеп җиттек. Без татар телен укыту кысылып бетмәсен өчен көрәштек. Ничек бар, шулай калсын дидек. Һичьюгы, атнага 3-4 тапкыр укытылсын өчен йөрдек. Ул вакытта балалар атнасына 5-6 сәгать татар теле һәм әдәбиятын укый иде. Хәзер кайбер мәктәпләрдә уку планнарының мәҗбүри өлешендә каралганча 2 сәгать йә 1 сәгать укытыла. 2 сәгатьлек дәресләр безнең өчен ниндидер алгарыш итеп күрсәтелә. Монысы бигрәк тә аянычлы.
Татар теленә басым. 2017 ел
- 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
- 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
- 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
- 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
- 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
- 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
- 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
- 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
- 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
- 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
- 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
- 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды
- 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
- 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
- 24 октябрь Казанда узган киңәшмәдә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү
- 26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
- 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
- 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
- 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
- 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
- 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
- 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
Айсылу Галиеваны укытучылар җыенында проблемнар күтәрелмәве, карарлар кабул ителмәве борчый.
— Уңышлар турында рухны күтәрер өчен әйтергә кирәк инде, ләкин җыеннарда укытучыларны борчыган әйберләр турында сөйләшергә кирәк.
"Яңа оешма Урыс теле укытучылары берләшмәсе кебек эшләргә тиеш"
Татар җәмәгатьчелеге мондый оешманы ун ел дәвамында төзергә омтылып карады, ләкин җирле хакимияте рөхсәт бирмәде, ди "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин. Ул яңа оешманың төзелүе файдага булачак дип исәпли.
— Ул күптән оештырылырга тиешле иде, — ди ул. — Бу озак елларга сузылды. Яңа оешма Урыс теле укытучылары берләшмәсе кебек төзелде. Ә ул күптән зур эшләр эшли, аңа дәүләт програмы аша зур акчалар бүлеп бирелә. Бәлки тора бара аналогия нигезендә татар оешмасы да шулай эшләп китә алыр иде дип уйлыйм.
Берләшмә төзүне хуплаулары бик зур эш. Бу хакта сүз 10 елдан артык бара. Мин аның низамнамәсен дә эшләп калдырган идем. Без аны Русия күләмендәге оешмалар, шул исәптән Урыс теле укытучылары берләшмәсе белән дә килешүләр аша уздырган идек. Ул вакытта Татарстан президенты хакимиятенең эчке эшләр идарәсе ризалыгын бирмәде. Хәзер бәлки Терентьевның китүе файдага булгандыр (Александр Терентьев — 2013-2022 елларда Татарстан президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе - ред.).
БУ ТЕМАГА: Мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре. "Бу — мәктәпләр аша чукындыру"Марат Лотфуллин фикеренчә, яңа оешма кадрлар әзерләү мәсьәләсен күтәрергә һәм дәүләт әйтә алмаган фикерләрне җиткерергә тиеш.
— Хәзер иң актуаль мәсьәлә булып кадрлар әзерләү тора, — дип дәвам итә ул. — Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары, балалар бакчаларына тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү тукталды. Хәзер күпмедер күләмдә Татарстан белән Башкортстанда гына татар теле укытучыларын әзерлиләр. Шуңа да Русиядә татар теле укытучылары бетеп бара. Шунлыктан төбәкләрдә татар телен белгән кешеләр укыта башлады. Алар Казанда белем арттыру курслары уза, ләкин бу яхшы профессиональ белем түгел. Әгәр дә татар теле югары белем өлкәсендә булмаса, ул бетә башлаячак.
Берләшмәнең төп вазифасы — татар теле укытучыларының эшләү шартларын яхшырту, аларны яклау, кадрлар әзерләүне оештыру, Мәгариф министрлыгы һәм дәүләт оешмалары күтәрә алмаган проблемнарны җәмәгатьчелеккә җиткерү. Урыс теле укытучылары берләшмәсенә күз салсаң, алар Русия думасына, Русия хөкүмәтенә бик күп дәүләт проектлары белән чыга. Татар теле берләшмәсе дә шул юнәлештә эшләргә тиеш. Бу — файдалы әйбер. Ни кадәр эшли алырлар — аларның осталыгыннан тора. Безгә аларга ярдәм итәргә кирәк.
Мин бүгенге көннәр мәңге бармас дип уйлыйм. Оешма бер көнгә генә төзелми. Аның булуы яхшы. Алар рөхсәт ителгән кадәр нәтиҗәле эшли алыр дип уйлыйм.
"Проблемнарны бергәләп хәл итү җиңелрәк булыр"
Төмән шәһәренең 52нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенрусия бәйгесендә "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" дип табылган Халидә Кирамова яңа оешма турында форум барышында гына ишеткән.
— Оешманың филиаллары була икән. Безнең күбебез берләшмәнең әгъзалары булдык, — ди ул. — Беренчедән, берләшмә хокукый яктан татар теле укытучысының статусын күтәрергә ярдәм итәр. Икенчедән, төрле грантларда катнашырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Өченчедән, методик яктан сораулар туса, ярдәм алырбыз. Булган барлык проблемнарны бергәләп хәл итәргә җиңелрәк булыр.
БУ ТЕМАГА: Ник чит төбәкләрдәге татарлар туган тел өчен көрәштә катнашмый?Кирамова укыткан 52нче мәктәптә бүген татар теле һәм әдәбияты атнасы 3 сәгать укытыла. Төп проблем — ата-аналарның татарча белмәве.
— Әти-әниләр татарча белми. Аларның балалары да урыслашып беткән. Мәктәпкә килгәч, без аларга татарлыкны сеңдерергә тырышабыз. Телне өйрәтәбез, теорияне аңлатабыз. Төмән һәм Тубыл уку йортларында татар бүлекләре инде ябылды. Киләчәктә яшь татар теле укытучылары кирәк булачак. Төмән өлкәсендә мөгаллимнәр җитәме, юкмы — әйтә алмыйм. Безнең мәктәптә татар теле укытучылары җитәрлек. Безнең күбебез Тубыл педагогия институты һәм Төмән дәүләт университетын тәмамлаган укытучылар. Төмәннән китеп Казан федераль университеты тәмамлап кайтучылар да бар, — ди ул.
Берләшмәдә юридик ярдәм күрсәтү каралган. Әлегә хокукый мәсьәләләр килеп чыкмады диде ул. Форумда таратылган "Өстәл китабы" методик ярдәм әсбабының да файдасы булыр дип ышана.
Шул ук вакытта Халидә Кирамова татар теле укытучылары грантлар алуда актив катнашмый ди. Берләшмә бу өлкәдә ярдәм күрсәтер дип өметләнә ул.
Татарстаннан җибәрелгән дәреслекләр, укыту әсбаплары да җитәрлек дип өстәде укытучы.
"Татар бүлекләрен саклау укытучы эше булып кала"
Уфа фән һәм технология университетының Стәрлетамак филиалының татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров татар теле укытучыларын әзерләү проблемы кискен тора ди. 10 елдан артык училище, көллият һәм югары уку йортларында балалар бакчалары, башлангыч сыйныф өчен тәрбиячеләр, укытучылар әзерләүче милли бүлекләр юк дәрәҗәсендә, ди ул.
— Милли телләр укытуның билгеле дәрәҗәдә кимүе хезмәт базарының тараюына китерде, — ди Мансуров. — Милли бүлекләрдә укырга теләүчеләр элекке еллардагы кебек түгел. Әле бу төркемнәрне җыю да бик кыенлык белән бара. Моның өчен укытучылардан зур тырышлык сорала. Бу юнәлештә проблемнар бик күп. Шундый парадокс килеп чыга, төбәк укытучыларына фәнни-методик ярдәм күрсәтәбез, конкурс-бәйгеләр оештырабыз, студентларны фәнни яктан үстерәбез, имидж өчен төрле заманча чаралар оештырабыз, әмма абитуриентлар һаман да чиратта тормый. Безнеңчә, татар теле бүлекләрен саклау, аларга студентлар җыю, югары уку йортлары укытучыларының шәхси эше булып калып килә. Хәтта кайвакыт милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмаларның җирле җитәкчеләре дә бу эштән читләшә.
БУ ТЕМАГА: Уфа татарлары "төбәк теле" статусына гына риза түгелТагын бер мәсьәләгә игътибар итәсем килә, төбәкләрдән Казан югары уку йортларына бик күп яшьләребез китә. Бер яктан, бу бик яхшы күренеш. Әмма халыкның яхшы сүзе бар: таяк ике башлы. Казанга килгән яшьләребез туган якларына әйләнеп кайтырмы? Төбәкләрдәге милли мәгарифне, мәдәниятне кем саклар һәм кем үстерер? Төбәкләрдә милли белгеч әзерләү зур кыенлыкларга дучар булганын белеп торасыз. Тубыл, Төмән, Ульян, Оренбур, Ижау, Мәскәү шәһәрләрендә ачылып ябылган бүлекләрнең язмышы моны бик ачык күрсәтә. Башкортстан уку йортлары бу юнәлештә тырышлык салып килә, тик алда әйтеп үтелгән проблемнар чишелмичә кала.
Аныңча, бүген мәктәпләргә укытучылар җитми. Рәсмиләрнең татар телен гаиләдә сакларга кушуы белән ул килешми.
— Балалар бакчасына кадәр татар телен яхшы белә идем, аннары оныттым, дигәнне еш ишетергә туры килә. Димәк, гаиләдә татар телен белгән бала да аны балалар бакчасында оныта. Проблемнарның берсе шунда. Монда аптырарлык та түгел. Ата-аналар бакчага йөрткән баласы белән туган телендә тәүлегенә ничә сәгать аралаша? Иң күбе — 2-3 сәгать. Балалар бакчасында урыс телендә — 10 сәгать чамасы. Ял көннәре дә бар диярсең. Тик атна буе эштә булган һәм гаилә мәшәкатьләре нәтиҗәсендә ата-ана үз баласын янә урысча сөйләшүче ТВга, интернетка тапшыра. Моңа тәрбиячеләрнең балагыз белән урысча сөйләшегез дип әйтүен дә өстәргә кирәк. Кызым бакчага йөргән вакытта үзем дә шушы хәлгә очраган идем. Ярар, мин туган тел укытучысы буларак, мәсьәләне аңлыйм һәм тәрбиячегә тиешле җавапны әйтә белдем. Ә башкалар? Минемчә, алар тәрбияченең балагыз белән татарча аралашуыгыз урыс теленә зыян сала дигән сүзенә мотлак ышаначак. Соңгы берничә елда авылларыбызда да туган телен югалта баручы балаларыбыз арта баруы шөбһәгә сала, — ди ул.
Шушы проектны башлап җибәрүчеләрнең берсе, Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны Русия хакимиятләре уйдырма гаепләү белдереп сак астына алды. Алар аны ят агент буларак теркәлмәүдә гаепли. Бу гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Алсу эше турында күбрәк мәгълүматны монда таба аласыз.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!