Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте Русиянең 10 төбәгендә йомырка һәм тавык ите җитештерүче 12 ширкәтне тикшергән. Бу хакта оешма сайтында әйтелә. Моны күпләп сатып алу урыннарында бәяләр арту сәбәпле уздырганнар.
Татарстаннан тыш, Төмән, Ленинград, Түбән Новгород, Белгород, Новгород, Омски, Тамбов һәм Ростов өлкәләрендә һәм Ставрополь краенда тикшерүләр узган.
Монополиягә каршы көрәш оешмасында әйтүләренчә, бер төбәктә тикшерү уздыруларына комачау итмәкче булганнар. Нинди төбәк турында сүз баруы әйтелми.
Канун бозу очраклары ачыкланса, ширкәтләргә штраф салачаклар.
Октябрьдә Русия президенты Владимир Путин тавык итенә бәяләр артуы белән бәйле сорау биргән иде.
"Тавык ите нишләп шулай кыйбатланды? Ел башыннан кош ите бәясе бездә 27ләп процентка артты", дигән иде ул Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка мөрәҗәгать итеп.
Шуннан соң авыл хуҗалыгы министрлыгы кош итен читкә чыгаруны ярты елга тыярга тәкъдим итте.
- Җәй ахырында Русиядә ягулыкка бәяләр арткан иде, моны белән бәйле ил хакимиятләре ягулыкны читкә чыгаруны тыйды.
- 6 августта Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ягулык җитмәү аркасында кыр эшләре тукталырга мөмкин дип белдерде. Иң соңгы чара буларак Патрушев эчке базарда вазгыять тотрыклы хәлгә килгәнче, чит илләргә нефть продуктлары сатуны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим итте.
- Русиянең кайбер төбәкләрендә бензин һәм дизель җитмәве турында хәбәрләр фонында ягулыкка бәяләр дә үсте. "Башнефть-розница" ширкәте быелны җәй дәвамында ун тапкыр бензинга бәя арттырды.
- 21 сентябрьдә Русия хөкүмәте чит илләргә бензин һәм дизель ягулыгы сатуны тыйды. Бу карар илдә урып-җыю вакытында үскән ягулык бәяләрен тотрыкландыру өчен кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!