Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләүче журналист Эльмира Сираҗи ире өчен эзәрлекләүгә дучар булуын белдерде. Ул социаль челтәрләрдә шул хакта видео чыгарды. Узган атнада аларның йортында куәт оешмалары вәкилләре тентү уздырган иде.
Эльмира Сираҗи тентү булган көнне (16 ноябрь, пәнҗешәмбе - ред.) телефоннарсыз калганга тиз генә элемтәгә керә алмавын әйтә. Ирен тентү уздыру өчен Казанның Тукай урамында урнашкан офисына алып китүләре сәбәпле, өйдә балалар белән калуын, эшкә чыга алмавын сөйли.
"Стресс булды, әче таңнан автоматлы, битлек киеп килгән кешеләр бәреп кергәч, балалар курыкты. Кече улымның неврология белән бәйле хроник авыруы бар, аның чире көчәйде. Аңа борчылырга, стресс кичерергә ярамый, шуңа борыныннан кан китте. Үзем дә авырдым һәм мин икенче көнне (җомга, 17 ноябрьдә - ред) дә эштә була алмадым.Кан басымым бик төште, борчылып тору, нәрсә буласын белмәү, өстеңә ташланган нахак гаептә үзеңне ничек тотарга - болар барысы да кешене рухи яктан көчсезләндерә әлбәттә", дип сөйли Эльмира Сираҗи. Шул рәвешле ул 16 һәм 17 ноябрь көннәрендә эшкә бармавын әйтә.
БУ ТЕМАГА: Искәндәр Сираҗи: "Гаеп табар өчен махсус эзләнеп йөрделәр"Бүген 20 ноябрь, дүшәмбе көнне ул "больничный" рәсмиләштергән һәм рәсми эш урынына - "Татмедиа" агентлыгына караган "Мәдәни Җомга" газеты редакциясенә килгән. Аңа баш мөхәррир Вахит Имамовның "өч-дүрт боерык әзерләп куюы" билгеле булган. Аларда Эльмира Сираҗиның берничә көн эштә булмавы әйтелгән, аңлатма язарга кушылган.
"Башка гөнаһларым да табылган, имеш мин ниндидер сайтлардан алып эшләгән мәгълүматларга үземнең имзамны куеп чыгарганмын. Бездә һәрчак шулай: сайтлардан алган мәгълүматларны эшкәртәсең дә, баш мөхәрриргә җибәргәндә үз имзаңны куеп җибәрәсең. Бу - мәгълүматны кем эшләгәнен белдерү өчен эшләнә. Баш мөхәррир кирәк дип таба икән, синең имзаң белән чыгара, кирәкми дисә - алып ташлый. Моны да миңа гаеп дип, боерык язганнар", ди ул.
Эльмира Сираҗи бу хәлләрне Сталин заманнары белән чагыштыра: "37нче елда шулай булган бит: ирен халык дошманы дип игълан иткәннәр дә, хатынын да эштән куганнар аның гаилә әгъзаларын да эзәрлекләгәннәр. Менә нәкъ шундый ук хәл хәзер. Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр, бер дә аптырамагыз, ди ул.
- 16 ноябрь иртәсендә журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи өендә һәм офисында тентүләр узды. Ул тентүне Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева белән бәйле рәвештә үткәрүләрен әйтте.
- Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
- 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
- 2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!