Сираҗилар яшәгән йорт ишегенә 16 ноябрьнең иртәсендә шакыганнар. Ишекне дөбердәтү иртәнге 5.30да булган. Гаилә башлыгы ул вакытта инде уянган, юынып йөргән. Ишекне дөбердәтү каты булган, балалар уяна, курка ала дип гаилә башлыгы ишек төбендә кем барлыгын сораган, аңа тентү белән килүләрен әйткәннәр. Искәндәр Сираҗи бераз көтегез, киеним дип сораса да, иртә таңда килүчеләр ишек кагуларын дәвам иткән, ачмаса, ишекне каерып ачабыз дип кисәткән. Ул боларны берничә сәгатькә сузылган тентүдән соң өенә кайтып сөйләде. Сөйләгәннәрен хатыны, журналист Эльмира Сираҗи яздырып үзенең Instagram сәхифәсендә чыгарды.
Кичкә таба гына кайткан Искәндәр Сираҗи беренче видеода "Мин исән, мине япамадылар, мин өйдә" дип башлап, ниләр булганын, тентү нинди сәбәп белән уздырылганы хакында бәйнә-бәйнә сөйләде.
— 5.30да өй ишеген дөбертәдә башладыдар. Мин душта идем, балалар уянмасын дип билемә сөлге урап кына чыктым, ачам, ыштан гына киим дидем, әмма көтәргә теләмәделәр. Аларның керү хокуклары бар, аерым рөхсәт кирәкми, ләкин бер минут көтсәләр ни була иде? Болай үзләрен итәгатьле тоттылар кебек, әмма өйдә аяк киемнәре белән таптап чыгып киттеләр. Аннары офиска алып киттеләр,— дип сөйли Искәндәр Сираҗи. — Минем, хатынымның телефоннарын алдылар, компьютерларны да алып киттеләр, балаларныкын да җыеп алдылар. Хәтта эшләми торган борынгы бер "раскладушка" телефонымны да кыстырдылар. Ниләр бар — барысын җыеп алып киттеләр. Флешкасыз фотоаппартны да алдылар, гәрчә аның эчендә берни юк. Банк карталары өчен серсүзләр язылган дәфтәргә кадәр алып чыгып киттеләр. Без бернидән дә сакланмаган булып чыгабыз хәзер…
Ниләр бар — барысын җыеп алып киттеләр
Алар безнең гараж, келәт, мунча ачык торганын да күрде, монда теләсә кем теләсә нәрсә ыргытып калдыра ала. Тагын тентү белән киләләр дә үзләренә кирәкле әйбер таба алулары ихтимал. Бернинди дә гарантия юк.
Искәндәр Сираҗи тентүгә килүчеләр үзләре белән шикле, бер дә таныш булмаган кешеләрне ияртеп килүләрен сөйләде. Алар пүнәтәй вазифасын башкарган. Гадәттә мондый очракларда тентүнең баруын карап тору өчен күршеләргә дәшәләр иде, әмма аларның өйләренә полиция кушканны шунда ук үти торган егетләр китертелгән иде, ди ул.
— Пүнәтәйләрне үзләре белән ияртеп алып килгәннәр иде. Алар каяндыр эләктереп алынган егетләргә охшаган иде. Ни кушалар, шуны эшли торган кыяфәттә иде алар. Дөрес булмаган җирдә йөргән егетләр була ала, салган баштан йөргәннәрдер дә тотылганнардыр, аларга "обезьянник"тан чыгарырга вәгъдә иткәннәрдер дигән хис калды, — ди журналист.
Сираҗи тентү уздырырга рөхсәт биргән документны күргән. Аңа сүздән дә тентү Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатканнар.
Азатлык журналисты Алсу Кормашны Русия хакимиятләре 18 октябрьдә тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәүдә гаеплиләр. Бу гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Алсу эше турында тулырак мәгълүмат
— Тентү уздырырга рөхсәт кәгазендә, имеш, Азатлык журналитсты Алсу Кормаш дәүләт серләренә керә торган мәгълүмат җыеп йөргән. Ул ниндидер институттагы бер профессордан уку йортыннан ничә кеше мобилизацияләнеп китә дигәнне сораган дип язылган. Бу җинаять булып санала икән хәзер. Тентү кәгазендә шушы җинаятькә 1972 елның 11 декабрендә туган Искәндәр Илһам улы Сиражиевның да катышы булырга мөмкин дип язылган. Шуның нигезендә минем өйгә килделәр. Фәлән кеше әйтте дигән сүзләр дә, шаһитлар дә юк, — дип сөйли Сираҗи. — Мин беркайчан да Азатлык, Idel.Реалии белән эш итмәдем, беркайчан да әллә кайлардан акча алганым булмады. Өйгә килүчеләр акча эзләде. Ә минем картада 3 мең тирәсе, кесәдә 4-5 мең сум чамасы акча бар, хатында да шул кадәр генә.
Азатлык радиосы белән "Азатлык" татар яшьләре берлегенең аермасы юк булып чыга алар өчен
Офиска килгәч, "Азатлык" татар яшьләре берлегенең байрагын тапкач, сөнделәр һәм миңа борылып: "Ә сез Азатлык белән бернинди дә бәйленәшем юк дисез", дип куанып байракка күрсәттеләр. Азатлык Радиосы белән "Азатлык" татар яшьләре берлегенең аермасы юк булып чыга алар өчен. Ул байракны миңа Наил Нәбиуллин биргән иде, Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия Үзәк диния нәзәратенең байрагын да алмакчылар иде, әмма бер акыллысы, анысы кирәкми, диде. Гаеп табар өчен махсус эзләнеп йөрделәр. Хәтта төрле инстанцияләргә, дәүләт оешмаларына журналист буларак мөрәҗәгать иткән хатларны дә җыештырып алып киттеләр. Хәтта бала дәрес әзерли торган компьютерны да алып киттеләр бит! Белем алудан мәхрүм иттеләр аны.
Искәндәр Сираҗи куәт структуралары зур җинаять эше оештырылуын ачыклар өчен тырыша ала дип фикерләре белән уртаклаша. Тикшерү изоляторында утырган журналист Алсу Кормашка бәйләп башкаларны да алып китәргә мөмкиннәр дип фаразлый һәм бу хәлләрне Сталин вакытындагы репрессияләр белән чагыштыра.
— Бүген Алсу Кормашны ябып тоталар, ярый, ул ят агент дип игълан ителсен, ди. Әмма аны үзен генә ябып тоту кызык түгел. Кормаш белән таныш булмавыма карамастан, мине аңа бәйләргә телиләр. Башка кешене дә бәйли, һәм алып китәргә мөмкиннәр. Ирексездән Сталин вакытындагы "табиблар эше" искә төшә, менә шул вакыттагы кебек хәзер Татарстанда "журналистлар эшен" ясап куярга мөмкиннәр. Әмма һич кенә дә борчылмыйм моңа. Аллаһтан ни язганын белмибез. — ди ул.
Сираҗи өенә тентү белән килеп аны эш коралсыз калдыруны турыдан-туры үзенең профессиональ эшчәнлегенә бәйле була дип фаразлый. Ул нәшер иткән "Сираҗи сүзе" газеты даими рәвештә төрле тәнкыйди материаллар бастыра. Аның фикеренчә, аның газетында басылып чыккан "Бай аганың ачуы чыкса…" дигән язма уңаеннан теш кайраучылар табыла ала, чөнки ул мәкалә аерым кешеләрнең авырткан сөялләренә тия. Ул шушы мәкалә нигезендә фильм да ясый башлаганын сөйләде, аңа бәйле барлык видеокадрлар да тентү вакытында алынган.
Сталин вакытындагы "табиблар эше" кебек хәзер Татарстанда "журналистлар эшен" ясап куярга мөмкиннәр
— Шул мәкаләгә, ясый башлаган фильмга да бәйлеме икән бу хәлләр дигән шигем бар, — ди ул. — Мине берничек тә Алсу Кормашка бәйләп булмый, әмма булмаганын күрә торып бәйләнәләр бит. Димәк, сәбәбе бар. Берьюлы журналистларга бәйле җинаять эше дә ясала алар фикеренчә, кемнеңдер "заказы" үтәлә. Миңа карата кемнеңдер "заказы" булуга да охшаган. Зур абзыйларның сөялләренә китереп баса иде минем ул мәкаләм дә, ясалып яткан фильм да.
Сираҗи газеты ябылмаса, журналист буларак эшен дәвам итәргә җыена. Аның "Сираҗи сүзе" газеты — төп һәм бердәнбер кереме булып тора. Шушы газетны нәшер итеп күп балалы гаиләмне тотам дип аңлата ул. Бөтен эш коралларымны алып чыгып китү гаиләмне керемсез, ризыксыз калдыруга тиң ди ул.
— Бу — минем профессионал һөнәремнең эш кораллары, мин ул техника белән гаиләмне ашатам. Күп балалы гаилә башлыгын эшсез, аның гаиләсен ашсыз калдырырга тырышалар. Минем генә түгел, хатынымның телефонын алу нигә кирәк иде? Иренең эшенә хатынның нинди катнашы бар? — дип сораулар бирә ул. — Мин җиренә җиткереп эшләүче кешеләрне хөрмәт итәм, полиция, ФСБ кешесе булсын — аермасы юк. Әмма юктан бар итеп ясалаган эш икәнен белә торган кешеләр минем өчен тизәк дәрәҗәсендә. Өемне, офисны пычратып киттеләр. Үземне нәҗескә баскан кебек хис иттем. Кайту белән беренче эш итеп юынып чыктым. Барысын да шикаять итәчәкмен.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Искәндәр Сираҗи бәйсез фикерле булып, башкаларга тәэсир итәрлек абруйлы шәхес булганга күрә аерым кешеләрнең тамак төбендә кылчык кебек утыра дип саный. Сираҗи өендә тентү уздырып, аның үзен дә куркытырга телиләр, башкача фикерли торган кешеләрне дә кисәтергә телиләр дип саный ул.
— Сираҗи — татар дөньясында, бәйсез журналистикада билгеле шәхес, аңа карата моңа кадәр дә басым булды, тентүләр оештырылды. Эчке эшләр министрлыгы аны мәхкәмәгә дә бирде. Әмма ул көчле рухлы кеше, бирешмәде, әле дә бирешмәс. Аның газеты халык арасында укыла, популяр, Сираҗиның сүзе үтә. Хакимиятләр, көч структуралары өчен ул — уңайсыз кеше, тамак төбендә кылчык булып утыра. Яратмыйлар аны. Булмаган эшне аңа тагу аннан үч алу кебек күренә, — дип аңлата Айсин. — Аңа, беренче чиратта гаиләсенә һөҗүм ясыйлар. Хатыны, балалары булган өйгә килмичә дә, аларны куркуга салмыйча да тыныч кына офиска да килеп була иде.
Бөтен эш коралларын алып киткәннәр. Ул — гаилә башлыгы, аларны ашатырга кирәк. Меңләгән әбүнәче алдында да җаваплы. Газет вакытында нәшер ителеп таралырга тиеш.
Бүгенге сәяси вазгыятьтә Сираҗидан "бишенче колонна" әвәләргә тырышалар
Бүгенге сәяси вазгыятьтә аннан "бишенче колонна" әвәләргә тырышалар. Әмма күренеп тора — аңа бәйләнерлек берни юк. Азатлык белән хезмәттәшлек итми, аны интернетны актив кулланучы дип әйтеп булмый. Белми ул аны. Татарстанда басым ясарлык кеше дә калмады, алар йә чит илгә чыгып китте, йә утыралар, йә куркытылган хәлдә. Ә Сираҗи профессионал эшчәнлеген дәвам итә.
Бу — башкаларга да сабак укыту. Татарстанда бәйсез журналистика калмады диярлек. "Татмедиа" оешмасы Джордж Оруэлл әсәрендәге Хаклык министрлыгы кебек эш итә. Татарстан хакимияте бәйсез журналистларны, медиаларны үз ягына борып бетерде, сындырды. Калганнарына Сираҗига килгән кебек сезгә дә килә алабыз дигән кисәтү була ала.
Күпчелек темага язарга ярамый, пропаганда гына кала. Авыл тормышын да сүгеп булмый. Хакимияткә дискредитация кирәкми, шуннан дер калтырап тора ул. Шуңа каршы дәшүче журналистларны бугазларга тырыша. Аудиториягә тәэсир итә алырлык кешеләрне юк итәргә телиләр.
- Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы, баш мөхәррире.
- Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
- 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
- 2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум