Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Кытай хакимиятләре илнең төньяк өлешендә системлы рәвештә мәчетләрне яба һәм җимерә дип белдерде. Бу төрле этник һәм дини төркемнәр вәкилләре яши торган төбәкләрне "кытайлаштыру" сәясәтенең бер өлеше.
HRW белешмәләренә күрә, Нинься-Хуэй һәм Гансу провинцияләрендә соңгы елларда күпчелек мәчетләр ябылган, юк ителгән, яки дөньяви куллану өчен төрле оешмаларга тапшырылган. HRW-ның Кытайдагы бүлеге мөдире Майя Вонг моны дин тоту иреген бозу һәм илдә Исламны системлы кысрыклауларның бер өлеше дип атый.
Күпмилләтле төбәкләрне "кытайлаштыру"га таба юл тотуны 2016 елда Кытай лидеры Си Цзиньпин башлап җибәрде.
2018 елда Кытай коммунистлар фиркасе мәчетләрне "консолидацияләү" турында резолюция кабул итте. Анда әйтелгәнчә, иман йортларының саны киметелергә, ә яңалары төзелмәскә тиеш.
HRW искәртүенчә, резолюция кабул ителгәннән соң мөселманнар иң күп яши торган Синҗан Уйгыр төбәгендә барлык мәчетләрнең өчтән икесе ябылган яки юк ителгән, Нинься-Хуэйда - кимендә өчтән бере.
Хакимиятләр әлегә ачык булган мәчетләрнең гөмбәзләрен һәм манараларын сүтә, алар эчендәге тәһарәт алу бүмәләрен ябалар, вәгазьчеләр басып сөйли торган урыннарны алып куялар диелә. Шулай ук аларда күзәтү камералары куелуы әйтелә. Хокук яклаучылар сүзенчә, бу - мәчеткә бару тыелган кешеләр: балигъ булмаучылар һәм Кытай коммунистлар фиркасе әгъзалары арасында мәчеткә килүчеләр бармы-юкмы икәнен ачыкларга булыша.
Кытайда 20 миллионлап мөселман яши.
- Хокук яклау оешмалары Кытайны милли һәм дини азчылыкларны, беренче чиратта Синҗан-Куйгыр автоном төбәгендә яшәүче уйгырларны һәм казакъларны кысрыклауда күп тапкырлар гаепләде.
- Кытай хакимиятләре ясаган "тәрбия лагерьләре"нең чәнечкеле чыбыклары артында йөзләгән мең кеше кала бирә.
- Кытайда ислам гына түгел, христиан дине дә басымга дучар. Хакимиятләр чиркәүләрне яба, аларның тәреләрен алып ташлый, дин әһелләрен һәм чиркәүгә йөрүчеләрне эзәрлекли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!