Бүген, 30 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыю турында карар чыгырды. Утырыш залына беркем дә кертелмәде, бары тик Русия Юстиция министрлыгы вәкилләренә генә керү рөхсәте булды. Журналистлар утырышны трансляция залында гына карый алды. Утырыш дүрт сәгать дәвам итте.
17 ноябрь көнне Русия Юстиция министрлыгы Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, ЛГБТ халыкара оешмасын экстремист дип табып, ил эчендә аның эшчәнлеген тыюны сораган. Бу мәсьәлә мәхкәмәдә 30 ноябрь көнне каралырга тиеш. Юстиция министрлыгы фикеренчә, "ЛГБТ-хәрәкәте" эшчәнлегендә "экстремист юнәлештәге билгеләр, шул исәптән социаль һәм дини дошманлык ачыкланган".
БУ ТЕМАГА: Юстиция министрлыгы Русиядә ЛГБТ "халыкара хәрәкәтен" экстремист дип табуны таләп итә"ЛГБТ хәрәкәте" дигәндә, министрлык нәрсәне күздә тотуы аңлашылмый. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дигән оешма юк, бу - иҗтимагый күренеш.
— Бу чыннан да оешма түгел, бу хәрәкәт Русиядә теркәлмәгән, һәм бөтенләй кайдадыр теркәлмәгән. Аның уставы һәм документлары, структурасы юк, гомумән, аны бердәм юнәлеш итеп билгеләргә мөмкинлек биргән башка билгеләр дә бөтенләй юк, — дип аңлатты "Медуза"га юрист Валерия Ветошкина.
"ЛГБТ халыкара оешмасы"н Русиядә тыю нәрсәне аңлата? Илдә яшәүче һомосексуаллар өчен моның нинди нәтиҗәсе булачак? Бу хакта квир активистлардан сорадык.
"Татарлар арасында ЛГБТ кешеләре башка халыклар арасында кебек үк бер дәрәҗәдә"
Тел һәм квир активист Марсэль Ганеев бу тыюны "абсурд вакыйга" дип кабул итә. ЛГБТ дигән оешма юк, бу "лесби, гей, би, трансгендер"ны аңлаткан аббревиатура гына, ди ул.
Хакимият моны җәмгыятьнең игътибарын сугыш темасыннан башка нәрсәгә юнәлтү өчен эшли
— Бу тыю – урыс телендә чит тел сүзләрен тыю кануны төркеменнән дияр идем. Шундый ук мәзәк һәм абсурдлы. Русия хакимияте моны нигә эшли? Аңлашыла, җәмгыятьнең игътибарын чын проблемнардан, сугыш темасыннан башка нәрсәгә юнәлтү өчен эшләнә торган эш.
Үзен ачыктан гей дип әйткән теләсә нинди кеше "экстремист" булып санала ала. Үзен бу "оешмага" караганын әйткән кеше дә (аның нинди оешма икәне аңлашылмый гына) экстремист оешмасы вәкиле булып чыга бит, — ди ул.
Марсэль сүзләренчә, бу тыю аның үзенә дә кагыла ала.
— Мисал өчен, Татарстанның "Бизнес-Онлайн" интернет-газеты күптән түгел үзенең мәкаләсендә мине "ЛГБТ башлыгы" дип язды, чөнки минем инстаграмымда "Лғбт бастығы" дип язылган. Димәк, аларча, мин "экстремистик оешма" вәкиле булып чыгам. Ләкин чынбарлыкта мондый оешма Русиядә дә, дөньяда да юк.
Бу ихтимал тыюның нәтиҗәләре начар булачак дип уйлыйм. Русиядә бүгенгә кадәр ЛГБТ кешеләр хокуклары белән шөгыльләнгән, бу кешеләргә ничек тә ярдәм итәргә омтылган оешмалар, ничек кенә авыр булса да, эшен дәвам итәргә тырыша иде. Хәзер исә алар тулысынча йә ябылырга, йә эшчәнлеген алыштырырга, үзцензура белән шөгыльләнергә мәҗбүр булачак. Бу бөтен ЛГБТ кешеләренә зур басым.
БУ ТЕМАГА: "ЛГБТ татарларга кире Татарстанга кайту авыр булачак"Тагын бер ихтимал нәтиҗә: Русиядән яңа миграция дулкыны барлыкка килергә мөмкин. Моңарчы квир кешеләр болай да күпләп Русиядән китә иде, ләкин элек күбрәк ир-атлар китсә (мәсәлән, мобилизациягә бәйле), хәзер китүче хатын-кызлар, лесбилар да күп булырга мөмкин, — дип саный Ганеев.
Активист сүзләренчә, соңгы елларда Русиянең асаба халыклары арасында квир проектлар артуы күзәтелде. Хәзер ил эчендә бу кимергә мөмкин.
— Татарлар арасында ЛГБТ кешеләре башка халыклар арасында кебек үк бер дәрәҗәдә. Бу темага аерым нәрсәдер сөйләргә дә кирәкми.
Русия халыклары арасында квир оешмалар, проектлар соңгы арада күбәя
Мине шатландырганы – Русия халыклары арасында квир оешмаларының соңгы арада күбәя баруы. Үзләрен ачык квир дип белдергән асаба халыклары вәкилләре дә соңгы елларда күбәйде. Ләкин бу тыю нәтиҗәсендә, Русиядә калган кешеләр моннан куркачак. Тик Русиядән киткән кешеләр үз проектларын дәвам итәчәк, дип уйлыйм.
ЛГБТ "хәрәкәтен" тыю Русиядә яңа цензура дулкынына китерәчәк. Трансгендер кешеләр тормышы тагын да авырланачак. Кешеләр үз илендә тыела булып чыга, — диде Азатлыкка Марсэль Ганеев.
"Кешегә табигать белән бирелгән сыйфаты өчен җинаять эшен ачарга мөмкиннәр"
Тумышы белән Уфадан булган, хәзерге вакытта Мүнһенда яшәүче ЛГБТ-активист Камил Сафин да бу тыюны хакимиятнең игътибарны сугыштан башка темага күчерергә теләве белән аңлата. Моннан соң Русиядә үзеңнең ориентацияң турында сөйләргә куркыныч булачак, дип борчыла ул.
2013 елдан бирле Русиядә ЛГБТ җәмгыятен тыючы кануннар кабул ителә башлады
— Теләсә нинди дәүләт, үзе өчен авыр чакта, кырыс кануннар кабул итә. Мондый кануннар, беренче чиратта, дәүләттә иң якланмаган кешеләргә карый. 2013 елдан бирле Русиядә ЛГБТ җәмгыятен теге яки бу дәрәҗәдә тыючы кануннар кабул ителә башлады. Моңарчы бу өлкәдә бөтен активлык штрафлар белән җәзаланса, хәзер инде бу ахыр дәрәҗәгә җитте.
Кешегә карата аңа табигать белән бирелгән сыйфаты өчен җинаять эше ачылырга мөмкин һәм, нәтиҗә буларак, аны хәтта төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
Инде барлыкка килгән яңа традиция нигезендә, бу якынаючы "псевдо" сайлау алдыннан оештырыла. Миңа калса, бу халыкның игътибарын Русия президенты сайлавы алдыннан халыкта популяр булмаган Украина сугышыннан читкә юнәлтү, гомумән, ил эчендә башка проблемнардан читкә юнәлтү өчен эшләнә. Бу тыюлар җәмгыятькә бернинди файда китерми, ләкин теге яки бу кешеләргә дошмани мөнәсәбәттә булган җәмгыять өлешенең хисләрендә уйнарга мөмкинлек бирә, — дип саный Камил.
БУ ТЕМАГА: "Улым яныма килеп "Әни, мин — гей" диде. Мин нишли алам?"Русиядә квир кешеләрнең күпчелеге хакимиятне якламый, шуңа аларга зур басым да бара, ди ул.
Үз ориентациясе турында әйтү, язу канунны бозуга тиң булырга мөмкин
— Бу яңа тыюдан соң, Русиядә гей булып калу бәлки әле кануни булачак. Ләкин үз ориентациясе турында хәтта нейтраль формада әйтү, язу, аны телгә алу канунны бозуга тиң булырга мөмкин. Бу хәзерге хакимиятне хупламаган төркемнең авызын ябу өчен кулланылачак.
Сер түгел, Русиядә ЛГБТ җәмгыятенең күпчелеге хәзерге хакимият эшчәнлеген хупламый, димәк, алар президентны да, тышкы сәясәтне дә, беренче чиратта, Русия башлаган сугышны да якламый дигән сүз. Экстремист булуның нәтиҗәсе – штраф яки административ җаваплылык кына түгел, кеше өчен бу тагын да кырысрак нәтиҗәгә китерә ала.
Дәүләт кабул иткән кануннарга карамастан, гейлар һәм ЛГБТ-җәмгыятенең башка вәкилләре ул дәүләтнең өлеше булып тора. Алар бары тик үз сексуаль ориентация һәм гендер үзбилгеләнүен яшерә генә, чөнки даими рәвештә үз репутациясе һәм үз тормышы өчен курка, — ди Сафин.
Активист күзәтүенчә, гей һәм лесбилар Татарстанда, Башкортстанда да күп, ләкин алар елдан-ел үзләренең минлеген күбрәк яшерергә мәҗбүр.
— Элек Татарстанда "Принятие" (Кабул итү) волонтерлар инициативасы эшли иде, алар квир кешеләргә үзләрен кабул итәргә, депрессияләрдән котылырга ярдәм итә иделәр. Олылар арасында ЛГБТ пропагандасы турында канун кабул ителгәч, бу оешма ябылырга мәҗбүр булды. Инде ул чакта ук бу темага теләсә нинди активлык "теләнмәгән" дип кабул ителде. Яңа тыю белән бу теманы телгә алу да канунсыз булып кабул ителәчәк, күрәсең.
БУ ТЕМАГА: "Казанда гейларга үзләрен белдерми яшәү хәерлерәк"Татарстанда минем ЛГБТ дусларым һәм танышларым яшәвен дәвам итә. Русиядә яшәүчеләр аларның тирәлегендә гей һәм лесбилар алар уйлаганнан күпкә күбрәк булуы турында уйламый да. Ләкин елдан елга үзләре турында ачык сөйләүчеләр кими бара.
Русиядә яшәүчеләр аларның тирәлегендә гей һәм лесбилар алар уйлаганнан күпкә күбрәк булуы турында уйламый
Илдә яшәүче квирларның тормышы бу тыюдан соң кардиналь үзгәрмәячәк дип уйлыйм. Элек яшәү комфортсыз иде, хәзер бераз куркынычрак булачак. Ләкин кешеләр әле дә бер-берсе белән таныша, социальләшә ала.
Тик хәзер төрле чатларда, Телеграм-төркемнәрдә булу куркыныч булачак. "Э" үзәгенең яңа максатчан "аудиториясе" барлыкка киләчәк бит. Ниндидер паблик кейслар, эзләрлекләүләр булыр дип уйлыйм. Шулай да кешеләр элекке тормышларын дәвам итәчәк. Бу тормыш иминлек максатыннан чагыштырмача ябык булырга мәҗбүр, — дип сөйләде Азатлыкка Камил Сафин.
***
Русия хакимияте инде озак еллар ЛГБТ кешеләрен дискриминацияли һәм кайбер очракларда эзәрлекли. 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
Моның нәтиҗәсендә китап кибетләре һәм китапханәләрдән бер җенесле мәхәббәткә ничек тә кагылган китапларны алып куялар. Фильм, сериал һәм видеоуеннардан бер җенесле мәхәббәт турында өлешләрне кисәләр һәм яшерәләр. 2023 елда Русия хакимияте "ЛГБТ пропагандасы" өчен онлайн-кинотеатрларга штрафлар сала башлаган.
Мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!