Your browser doesn’t support HTML5
Күп еллар элек Алманиянең зур бер шәһәрендә Фридрих исемле итекче һәм аның хатыны Ханна яшәгәннәр. Көннәр буе итекче тәрәзә янында башмаклар төзәткән. Ә Ханна базарда җимешләр һәм яшелчәләр саткан. Ул бик пөхтә булган, шуңа сатып алучылар да һәрчак күп килгән.
Ханна һәм Фридрихның Якоб исемле төз буйлы матур уллары булган. Күп яшелчә алган кешеләрне ул өйгә кадәр озаткан һәм беркайчан да буш кул белән кайтмаган. Малайга гел чәчәк, кабартма йә тәңкә биргәннәр.
Бер көнне Ханна янына элек бу җирләрдә бер дә күренмәгән бер карчык килгән. Бу хәерче киенгән карчык кипкән йөзле, кызыл күзле, озын борынлы булган. Ул Ханна янына килгән дә:
– Ханна сезме? – дип сораган.
– Әйе, – дигән итекченең хатыны. – Сезгә ни дә булса кирәкме?
– Карарбыз, карарбыз, – дип борын төбенә мырлаган карчык.
Ул иелгән дә үләннәрне капшый башлаган. Бәйләмне ала, исни дә кире куя икән. Карчык яңадан:
– Начар тауар! Илле ел элек яхшырак иде. Миңа яраклы бернәрсә юк, – дигән.
тәрәзә янында башмаклар төзәткән – чинил у окна башмаки
җимешләр – фрукты
пөхтә – аккуратный
төз буйлы – стройный
буш кул белән кайтмаган – с пустыми руками не возвращался
кабартма йә тәңкә – пирожок или монета
кипкән йөзле, кызыл күзле, озын борынлы – с иссохшим лицом, красными глазами, длинным носом
карарбыз – посмотрим
борын төбенә мырлаган – пробормотала под нос
үләннәрне капшый башлаган – начала перебирать травы
бәйләм – пучок
яраклы – подходящий
Якобка бу сүзләр бер дә ошамаган.
– Әй син, намуссыз карчык! – дип кычкырган ул. – Бөтен яшелчәне озын борының белән иснәдең, бармакларың белән капшадың да, хәзер ошатмыйсың! Бездә герцогның пешекчесе сатып ала!
Карчык малайга караган да:
– Сиңа минем борыным, минем гүзәл борыным ошамыймы? Үзеңнеке дә шундый ук булачак, иягеңә кадәр булачак!
Карчык тагын кәбестәләрне тотып–тотып караган да кире кәрҗингә аткан. Якоб тагын аңа бәйләнгән:
– Селкетмә алай башыңны! Җирәнгеч! Муеның кәчәннән калынрак түгелдер. Хәзер сынып төшәр! – дигән.
– Синеңчә, минем муеным нәзекме? Ә син тәмам муенсыз булачаксың! Башың иңбашыңнан тырпаеп торачак, – дип ачулы җавап биргән карчык. Аннары ачу белән Ханнага карагән һәм:
– Бу алты кәбестәңне алам. Ләкин үзем алып бара алмам. Улың миңа ярдәм итсен. Моның өчен мин аны бүләкләрмен, – дигән.
иягеңә кадәр булачак – будет до подбородка
– Селкетмә башыңны! Җирәнгеч! – Не тряси головой! Противно!
калынрак түгелдер – наверное, не толще
Хәзер сынып төшәр! – Сейчас отвалится!
тәмам муенсыз – совсем без шеи
иңбашыңнан тырпаеп торачак – будет торчать из плеч
Малай карчык белән бер сәгать барган. Ниһаять, алар шәһәр читендәге ярым җимерек йорт каршында туктаганнар.
Карчык кесәсеннән күгәргән ачкыч алган һәм ишекне ачкан. Якоб шаккаткан: түшәм һәм диварлар – мәрмәр, кәнәфи, урындык һәм өстәлләр – алтын һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, ә идән – пыяла.
Карчык сыбызгыга сызгырган, һәм баскычтан диңгез дуңгызы йөгереп төшкән. Аякларына чикләвек кабыгы һәм башларына эшләпә кигән кимерүчеләр аягүрә басып йөриләр икән. Алар карчык аягына чикләвек кабыгын кидергәннәр.
– Утыр, улым, – дип назлап дәшкән малайга карчык. – Ял ит, аргансыңдыр. Мондый тыңлаучан булганың өчен дә бүләкләргә кирәк сине, – дип дәвам иткән карчык. – Түзеп тор: үлгәнче хәтереңдә калырлык аш пешерәм.
күгәргән ачкыч алган – взяла ржавый ключ
түшәм һәм диварлар – мәрмәр – потолок и стены – из мрамора
кәнәфи – кресло
пыяла – стекло
сыбызгыга сызгырган – свистнула в свисток
эшләпә кигән кимерүчеләр – грызуны в шляпах
аягүрә – на задних лапах
тыңлаучан булганың өчен – за послушание
үлгәнче хәтереңдә калырлык – до смерти будешь помнить
Чүлмәктә нәрсәдер кайный башлаган. Карчык тәлинкәгә нидер салган да:
– Аша, улым. Бу ашны ашасаң, минем сыман матур булырсың, – дигән. – Яхшы пешекче булырсың.
Бу аштан да тәмлерәк ризыкны малайның ашаганы булмаган. Ул бер үк вакытта баллы да, әче дә икән.
Аннары диңгез дуңгызлары кечкенә табада хуш исле үлән якканнар. Бүлмәгә зәңгәр томан таралган, һәм Якобның башы әйләнә башлаган. Ул торырга тырышкан, ә аяклары аны тыңламаганнар. Ул аңсыз караватка ауган.
Якоб гаҗәеп бер төш күргән. Янәсе, карчык аның киемен салдырган һәм куян тиресенә киендергән. Малай, тиен сыман, сикерергә өйрәнгән һәм карчыкка хезмәт итә башлаган.
Чыннан да, башта ул аяк киеме чистартучы булган. Якынча бер елдан Якобны авыррак эшкә куйганнар. Башка берничә тиен белән ул кояш нурыннан тузан бөртекләрен тоткан. Ул бөртекләрне иләргә һәм карчыкка ипи пешерегә кирәк икән.
Тагын бер елдан Якоб карчык өчен су ташый башлаган. Тик карчык гади су түгел, ә чәчәкләргә төшкән чыкны эчкән.
Бишенче елда Якоб аш бүләмәсендә эшли башлаган. Бу эштә ул бик остарган һәм бик яхшы пешекче булган.
Шулай итеп Якоб карчыкта җиде ел яшәгән. Бер көнне ул Якобка шәһәргә базарга барырга кушкан. Кирәк нәрсәләрне эзләгәндә, Якоб диварда кечкенә шкаф күргән. Шкафта кечкенә бер кәрҗиндә кызыл таҗлы чәчәкле үләннәр ята икән.
Якоб бер чәчәкне иснәгән. Ул чәчәктән карчыкта ашаган ашның исе килә икән. Ис шулкадәр көчле булган – Якоб каты төчкергән дә уянып киткән.
Ул гаҗәпсенеп як-ягына караган һәм карчык өенә килгән көнне яткан караватта ятуын күргән.
табада хуш исле үлән якканнар – на сковороде жарили сухие травы
куян тиресенә киендергән – одела в заячью шубу
кояш нурыннан тузан бөртекләрен тоткан – вылавливал пылинки из солнечных лучей
иләргә – просеивать
чәчәкләргә төшкән чыкны – росу со цветков
остарган – научился мастерски что-либо делать
кызыл таҗлы – с красными лепестками
төчкергән – чихнул
"Гаҗәеп төш булды бу! Әни мине инде эзлидер", – дип уйлаган малай һәм караваттан сикереп торган да чыгып йөгергән.
Малай базарга кадәр җиткән. Анда, тамаша ясар өчен, кечкенә кешене алып килгәннәр, ахры. Кешеләр:
– Карагыз, ямьсез чырайлы кеше! Кайдан килгән ул? Борыны бигрәк озын! Ә башы иңбашына утыртылган, муены да юк. Ә куллары табаннарына кадәр!
Башка вакытта Якоб бу кешегә карарга барыр иде. Ә бүген аңа әнисе янына ашыгырга кирәк.
Әнисенең кәрҗиннәрендә яшелчәләр күп булган әле. Димәк, Якоб озакка югалмагандыр. Әнисе сүзсез, кулын башка терәп, моңсуланып утырган.
– Әни, нәрсә булды сиңа? – дип дәшкән аңа малай. Ханна күтәрелеп караган да куркуыннан кычкырган.
– Нәрсә кирәк сиңа миннән, куркыныч адәм? – дип кычкырган.
– Авырып киттеңме, әни? Ник син мине куасың? Мин – Якоб, синең улың, – дип сораган малай. Ләкин әнисе аны ямьсез сүзләр әйтеп куган.
Башка сатучы хатыннар малайга ташланганнар.
– Кайгысыннан ник көләсең?! Аның улын җиде ел элек урладылар. Улы шундый матур иде!
Малай елый-елый әтисе янына киткән. Бәлки, ул аны таныр?
ямьсез чырайлы кеше – человек с некрасивой внешностью
Ә куллары табаннарына кадәр! – А руки до стоп!
малайга ташланганнар – набросились на мальчик
Якоб итекче янына килгән. Малайга авыр эшеннән зарлангач, Якоб аннан: "Булышырга улың юкмы?" – дип сораган.
– Бар иде бер улым. Якоб исемле иде. Хәзер аңа инде 20 яшь булыр иде,– дип сөйләгән итекче. Ул миңа ярдәм итәр иде. Иске итекне ямап утырмас идем, яңаларын тегәр идек.
– Улыгыз күптән югалдымы соң? – дип сораган Якоб.
– Җиде ел элек.
– Җиде ел?! – дип гаҗәпсенгән малай.
– Әйе. Кайда гына эзләмәдек. Хатыным әйтүенчә, аны Крейтервейс карчык урлагандыр. Ул илле елга бер базарга килә. Инде тиз генә килмәс.
Күңелсез Якоб шәһәр буйлап йөгергән. Ул шулкадәр танымаслык үзгәргәнме икән? Якоб чәчен гел кистерергә йөри торган чәчтарашханәгә кергән һәм көзге сораган. Күргәненә үзе ышанмаган ул. Каршысында гамьсез йөзле, зур борынлы, муенсыз бер кәрлә басып торган. Чыннан да, мондый хәлдә аны әти-әнисе дә таный алмый.
"Инде ничек яшәрмен?" – дип уйлаган Якоб. Шулвакыт Якоб карчыкта ашарга пешерергә өйрәнгәнен исенә төшергән һәм герцогка пешекче булып ялланырга уйлаган.
Якоб герцог сараена барган һәм үзен пешекче дип атаган. Башта аннан көлгәннәр, әмма малай бирешмәгән.
– Миңа герцогның иң яраткан ризыгын әйтегез, мин аны пешерәм. Ошатса, калдырырсыз мине. – дигән.
Якоб пешергән ризык герцогка биш ошаган. Ул Якобны сарайда калдырган.
– Сине Кәрлә Борын дип йөртербез. Баш пешекченең ярдәмчесе булырсың,– дигән.
Якоб сарайда ике ел яшәгән. Ул андагы тормышка ияләнгән. Тик кайвакыт әти-әнисе турында уйлап кына моңсуланган.
Бер көнне аның белән кызык хәл булган.
хатыным әйтүенчә – как говорит жена
елга бер – раз в год
чәчтарашханә – парикмахерская
көзге сораган – попросил зеркало
бирешмәгән – не сдался
иң яраткан ризыгын әйтегез – назовите самое вкусное блюдо
баш пешекченең ярдәмчесе – помощник главного повара
кызык хәл – забавный случай
Кәрлә Борын ризыкларны яхшы сайлый белгән. Шуңа базарга гел үзе барган. Шулай базарда йөргәндә, ул каз саткан бер хатынны күргән һәм өч каз сатып алган. Ике каз бик тере булган, ә ана каз хәлсез булып күренгән.
"Бу каз авырудыр",– дип уйлаган Якоб һәм тизрәк аны суярга булган.
Ул шула уйлаган гына – каз кинәт сөйләшә башлаган:
– Суйма мине. Сиңа кирәгем чыгар, – дигән һәм Якобка үзе турында сөйләгән. Бу казның исеме Мими икән. Ул шәһәрдә танылган тылсымчы Виттербокның кызы булып чыккан. Ул бер карт сихерче белән әрләшкән, һәм шул карчык аны казга әйләндергән.
Якоб та аңа үз хикәясен сөйләгән. Каз:
– Мин сихердә кайбернәрсәне аңлыйм. Әтием бераз өйрәтте. Карчык ашыңа ниндидер үлән салган. Сиңа шуны табып, иснәргә кирәк. Шуннан башка кешеләр сыман булырсың.
Якобны бу бик тынычландырмаган. Ул үләнне кайдан тапсын соң ул? Якоб казны өйгә алып кайткан һәм яшергән.
Берничә көннән герцог янына кунакка дусты – бер князь килгән. Герцог дустына Кәрлә Борынның никадәр оста пешекче булуын сөйләгән. Һәм князь аннан "патша бәлеше" сораган.
Кәрлә Борын аны ничек пешерәсен белмәгән һәм бик борчылган. "Герцог мине куар инде", – дип уйлаган.
– Мин сиңа ярдәм итәм,– дигән Мими. – Әтием мине бу бәлешне пешерергә өйрәтте. Аны пешерер өчен, махсус үлән кирәк. Ул тулы ай вакытында чәчәк ата. Бүген нәкъ шундый көн. Миңа яр буеннан иске каштаннарны табарга ярдәм ит. Бу үлән алар астында үсә.
Якоб һәм Мими кирәкле үләнне тапканнар. "Патшалар бәлеше" бик тәмле булган һәм кунакка бик ошаган.
Ә чәчәчкләрнең исендә Якоб сихерче карчыкта иснәгән үлән исен таныган.
– Искиткеч! Бу бит сине шушындый кыяфәткә керткән үлән! – дип шатланган Мими. Ул Кәрлә Борынга герцогта эшләгән барлык акчаларны җыярга кушкан. Аннан алар бергә бу үләнне иснәгәннәр дә, элекке кыяфәтләренә кайтканнар.
Сарайдан чыкканда, аларны беркем танымаган. Мими һәм Якоб сихердән шулай котылганнар һәм өйләренә кайтканнар.
суярга булган – решил заколоть
кирәгем чыгар – понадоблюсь
танылган тылсымчы – известный волшебник
әрләшкән – поругался
үз хикәясен сөйләгән – рассказал свою историю
кайбернәрсәне аңлыйм – кое-что понимаю
никадәр оста пешекче булуын – то, какой мастерский повар
чәчәк ата – цветёт
шушындый кыяфәткә керткән үлән – трава, облачившая тебя в такой вид
элекке кыяфәтләренә кайтканнар – вернулись к прежнему виду
***
Как вам сказка, понравилась? Не пропустите и эти сказки от нашего проекта:
- Нәни Мүк (Маленький Мук) – Вилһелм Һауф
- Көлгенә (Золушка) — Шарль Перро
- Кар патшабикәсе (Снежная королева) — Һанс Христиан Андерсен
- Йокыга талган гүзәл (Спящая красавица) — Шарль Перро
- Чакматаш (Огниво) — Һанс Христиан Андерсен
А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!