Татарстан һәм Башкортстан бюджеты: "Доллар курсына һәм хәрби җитештерүгә бәйле"

Татарстан һәм Башкортстан өчен ел катлаулы башлануга карамастан, ике республикада да керемнәр арта. Бу нәрсә белән бәйле? Азатлык 2023 елның 11 аенда ике төбәктә керемнәрнең күпмегә артуын, Мәскәүгә күпме салым юллавын, федераль үзәктән күпме ярдәм алуын өйрәнде һәм белгеч белән сөйләште.

"Керемнәрнең артуы инфляциягә бәйле"

2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстанның үз керемнәре якынча 6 процентка арткан. 2022 елда республика салым һәм салым булмаган керемнәрнең 315 млрд сумын үзендә калдырган булса, быел бу сумма 334 млрдка җиткән.

Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәрен тәшкил итүче төп салымнарның барысы да диярлек арткан. Табыш салымы 1 процентка, физик затлар кеременә салым — 11,9 процентка, милек салымы 13,2 процентка үсеш күрсәткән. Бары алкоһол, ягулык һәм мотор мае акцизлары гына 3,9 процентка кимегән.

Башкортстанда керемнәре 3 процентка арткан. Күрше республикада калучы табыш салымы 11,1 процентка, физик затлар кеременә салым — 5,5 процентка, акцизлар — 3,1 процентка үскән. Милек салымы исә, 8 процентка кимегән.

Нефть һәм нефть продуктларына эмбарго кертелгән чорда ике республиканың да керемнәре арта. Уфа икътисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов аңлатканча, Башкортстан белән Татарстанның керемнәре доллар үсүенә һәм хәрби сәнәгать җитештерүенә федераль бюджеттан зур акчалар бүлеп бирелүенә бәйле.

"Доллар-рубль курсы ишелгәннән соң инфляция башланды. Хәзер бездә ул 8 процент дип әйтәләр. Чынлыкта инфляция күбрәк. "Башнефть" һәм экспортка юнәлдерелгән ширкәтләрнең керемнәре үсүе долларның рубльгә карата бәясе артуы белән бәйле. Шул ук вакытта нефтьчеләр чыгымнарны рубльдә каплый. Татарстанда да шундый ук хәл", ди ул.

Ике республикада да җитештерү үсеше күзәтелә.

"Бүген сәнәгать җитештерүе нәрсә хакына үсә? Бары тик хәрби җитештерү хисабына. Анда бик зур бюджет финанслары күчерелә. Элек моның кадәр түләмәделәр. Киләсе елда шундый үсеш булуына шикләнәм", ди ул.

Физик затлар кереме артуын белгеч инфляция белән бәйли.

БУ ТЕМАГА: Бюджет: "Башкортстан Татарстаннан бик нык артта калды"

Башкортстанда акча дөрес тотылмый

Шул ук вакытта ике республиканың да чыгымнары артты. Бу Татарстан өчен кыенлык тудырмады. Соңгы 11 айны республика бюджеты 17,5 млрд сумлык профицит белән тәмамлаган. Башкортстан бюджеты белән хәл катлаулырак. 11 айда республиканың бюджеты 11,7 млрд сум дефицит туплаган. Башкортстанның керемнәре Татарстанныкына караганда ике тапкырга азрак булуын исәпкә алганда, бу шактый зур сумма дигән сүз. Башкортстан үзенең социаль бурычларын әлегә Мәскәүдән күчерелгән федераль ярдәм белән дә каплый алмый.

Рөстәм Шәяхмәтов сүзләренчә, дефицитның артуы Башкортстанның акчаны дөрес тота белмәве белән бәйле.

"Узган ел Башкортстанның берләштерелгән бюджетында салым ташламасы 20,5 млрд сум тәшкил итте. Быел күбрәк булыр дип уйлыйм. Бездә ни өчендер күбрәк ташлама биргән саен, бизнес та шуның кадәр яхшырак эшләячәк дип исәплиләр. Бу алай түгел. Шуңа да без әлеге нәтиҗәләргә тап булдык. Вазгыять шундый ки, ошыймы ул кемгәдер, юкмы — булган акчага яшәргә кирәк. Әйтик, Казан шәһәре бюджетында чыгымнар кеше башына 31,7 мең сумга туры килә. Уфада ул күбрәк — 38,8 мең сум. Шул ук вакытта киләсе елда Уфаның үз керемнәре 18,8 млрд сум, Казанныкы — 23,85 млрд булыр дип көтелә. Шуңа да карамастан, тормыш дәрәҗәсе бездә начаррак. Монда белеп акча тоту булмаса, без моны (дефицитны) җиңә алмыйбыз", диде ул.

Татарстан Башкортстанга караганда Мәскәүгә 6,5 тапкырга күбрәк салым күчергән

Шул ук вакытта ике республика да үз керемнәренең зур өлешен Мәскәүгә юлларга мәҗбүр. Аеруча Татарстан үзендә җыелган салымнарның 70 процентын федераль бюджетка юллый. Мисал өчен, 2022 елда Татарстан, Башкортстанга караганда, Мәскәүгә 6 ярым тапкырга күбрәк салым һәм башка төр керемнәрен күчергән. Башкорстан дотацион төбәк буларак федераль үзәктән күбрәк ярдәм алып яши.

Быелның 10 аенда Татарстанда 1 трлн 17 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Шуларның 633 миллиарды федераль бюджетка күчерелгән. Республика керемнәренең 38 проценты – 384,7 млрд сумы – Татарстанның берләштерелгән бюджетында калган. Республиканың Мәскәүгә күчергән кереме кимүе файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ) азаюы белән аңлатыла. Бу нефть бәясе белән бәйле, дип аңлатты Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова.

2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.

Ике республиканың да дәүләт бурычы арта

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ике республиканың да дәүләт бурычы артты. Сугышка кадәр Татарстанның бурычы 96,6 млрд сум тәшкил иткән булса, 2024 ел башында ул 119,8 млрд сумга җитәчәк. Ягъни ике ел эчендә республиканың дәүләт бурычы 24 процентка үскән дигән сүз.

Башкортстанның дәүләт бурычы быел 38,4 млрд сумга җитте. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,4 тапкырга күбрәк.

Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады. Кредитларга салынган Казанның Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум акча җитмәве әйтелде.

2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итү турында канун кабул ителде.

2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак.

Киләсе елда Башкортстанның бюджет дефициты 10 млрд сум булыр дип фаразлана. Керемнәр 289 млрд, чыгымнар — 299 млрд сум күләмендә билгеләнгән.

БУ ТЕМАГА: "Русиянең сугыш чыгымнары бик зур, шуңа төбәкләрнең тормышы да кысыла"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!