Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең сугыш чыгымнары бик зур, шуңа төбәкләрнең тормышы да кысыла"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләрнең тискәре йогынтысы Татарстанда көчәя бара. Нефть эмбаргосы кертелгәннән соң, республика бюджетына нефть ширкәтләреннән күчерелгән керемнәр кимегән. Шулай ук халыкның керемнәре дә азайганы күренә. Алга таба Татарстанның нефтьтән табышы кимер дип көтелә. Бу Мәскәүнең сугыш сәбәпле саеккан бюджетын тулыландыруы белән бәйле. Моңа кадәр төбәкләрдә калган керемнәрнең бер өлеше федераль бюджетка китеп барачак. Азатлык ел башыннан Татарстанда җыелган салымнарга күз салды һәм белгеч белән сөйләште.

"Керемнәр белән вазгыять киеренке"

Узган атна Татарстан хөкүмәтендә бюджет һәм салымнарга багышланган киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге хәлне гади генә "керемнәр белән вазгыять киеренке" дип бәяләде. Төп сәбәп итеп ул "нефтькә бәянең төшүе, доллар курсының уйнавы, нефть өлкәсендә салым алуда федераль канунга кертелгән үзгәрешләр һәм салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркемнәрен бетерү"не атады.

2022 елда Татарстан рекордлы саннар белән керем тупласа, быелдан хәлләр катлауланды. Узган елның ахырында нефть эмбаргосы, русия нефтенә бәя чикләве, соңрак — 5 февральдә нефть продукциясенә чикләүләр кертелде.

Нәтиҗәдә, 2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән. Гыйнвар-март айларында республикада барлыгы 271 млрд сум салым тупланган. Аның төп өлеше — 66 проценты, яки 179 млрд сумы Мәскәүгә киткән, калган 92 млрд сумы — Татарстанда калган.

Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе китергән саннардан күренгәнчә, Татарстанда җыелучы төп салымнарның бермә-бер кимүе күзәтелә:

Салым төреСалым күләме, сумҮзгәреш
Файдалы казылмалар чыгару салымы (НДПИ)100,5 млрд -48,9%
Өстәлгән бәягә салым (НДС)76,3 млрд+15,4%
Табыш салымы52,5 млрд-7,2%
Физик затларга керем салымы (НДФЛ)20,2 млрд-15,8%
Оешмаларның милек салымы11,7 млрд+58,4%
Җир салымы1,3 млрд-25,3%
Транспорт салымы0,7 млрд-5,5%
Салым җыюның гадиләштерелгән системы1,9 млрд-46,4%

Моннан тыш, Татарстан бюджетына түләнмәгән бурычлар, узган елның шушы чоры белән караганда, 1,5 тапкырга артып, 15,9 млрд сумга җиткән. Татарстанның 38 районында физик затларның керемгә салымы (НДФЛ) 3,8 млрд сумга кимегән. Республикада эшләүче сәнәгать оешмаларының 26 проценты зыянга эшләгән.

Өч айда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 115 млрд сум керем җыелган. Әйтергә кирәк, бу, узган елга караганда, 9 млрд сумга күбрәк. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин аңлатуынча, бу салым булмаган керемнәрнең һәм кире кайтарылмый торган финансларның ике тапкырга артуы хисабына гына арткан. Алга таба Мәскәү республикага ярдәмне арттырмаса, республиканың кереме салымнар белән беррәттән кимүгә таба барачак.

Шул сәбәпле Миңнеханов акчаларны кысып тотарга һәм беренчел социаль бурычларны башкару өчен "чыгымнарны оптимальләштерергә" чакырды.

"Татнефть" салымнары кими, нефть химиясе җитештерүе төшә

Татарстанда файдалы казылмалар салымы ике тапкырга төшүеннән беренче чиратта Мәскәү зыян күрә, чөнки бу турыдан-туры федераль салым булып тора.

Бүген Татарстанның бюджетын тулыландыручы төп чыганакларның берсе —табыш салымы ("Татнефть", "Казаноргсинтез", "ТүбәнКамаНефтехим" ише ширкәтләр күчергән салым) һәм физик затларга керем салымы санала. Аларның күзгә күренеп кимүе халыкның фәкыйрьләнә баруы һәм нефть, нефть химиясе тармагының кыен хәлдә калуы турында сөйли.

Соңгы өч айда Татарстанны туендырып торган "Татнефть" ширкәтенең түләүләре 7 млрд сумга кимеп, 11,9 млрд сум тәшкил иткән. Узган елның беренче өч аенда республикада калучы табыш салымының 41 проценты "Татнефть"кә туры килгән булса, быел исә — 26 процентка гына калган. Кече нефть ширкәтләренең хәле тагын да мөшкелрәк.

"Соңгы биш елда беренче тапкыр бу ширкәтләр табыш салымын 90 процентка киметте. 29 ширкәтнең 12се бөтенләй табыш салымы түләмәде", диде Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.

Аның сүзләренә караганда, быел нефтьчеләр төбәкләрдә түләгән салымны тагын азайтачак. Бу Мәскәүнең сәясәтенә — 1 апрельдә һәм 1 июньдә федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле. Сүз кире кайтучы акцизларның кимүе, файдалы казылмалар һәм өстәмә салымның Мәскәү файдасына арттырылуы һәм экспорт пошлинасының үсүе белән бәйле. Татарстан рәсмие исәпләвенчә, республика апрель аеннан декабрьгә кадәр 13,5 млрд сум кеременнән колак кагарга мөмкин.

Шул ук вакытта ел башыннан Татарстанда нефть табу 3,7 процентка арткан. Моннан тыш, автомобиль бензинын җитештерү — 22 процентка, чистарту сыекчалары — 3,5 процентка һәм азотлы ашламалар җитештерү — 2,6 процентка арткан. Нефть химиясе тармагы зур югалтуларга тап булган. Каучук ясау — 37 процентка, җитештерүдә кулланыла торган бензин — 31 процентка төшкән.

Нефть эшкәртү, дизель ягулыгы, этилен полимерлар, җиңел машина көпчәкләре, пленка җитештерү узган елгы дәрәҗәдә калган.

"Татарстанда калачак акчалар тагын да кимиячәк"

Идел буе углеводородлы чимал фәнни тикшеренүләр институты мөдире, Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров Азатлыкка Татарстанның кереме белән бәйле хәлгә үз аңлатмасын җиткерде.

"Бу — санкцияләрнең нефть һәм нефть химиясенә тискәре нәтиҗәсе. Нефть химиясе продуктлары — полиэтилен, пропиленнарны сатып булмый башлады. Без элек аларны Европага җибәрә идек, хәзер алучылар бетте. Нефть табу кимемәде, ләкин аннан эшкәртеп ясалган бензинны сатарга урын юк. Безнең бюджетның 50 процентын нефть химиясе һәм нефть эшкәртү алып бара. Бүген базар бетте һәм бәя төште.

Яңа елга кадәр нефтьчеләр тапкан авыр нефтькә ташлама бирелеп килде, хәзер ул да бетте. Хәзер Себер аркылы Монголиягә, Кытайга тегеләй-болай сатып җибәрергә кирәк. Бу безгә кыйммәткә төшә. Элек эшкәртелгән нефть һәм нефть химиясе продуктларын кыйммәт бәягә арзан транспорт белән Европага сата торган идек.

Бүген Татарстан Азиягә күпме сатканын беркем әйтми, әмма бу бик кыен эш, чөнки логистиканы яңадан эшләү бик авыр. Азиянең үзендә дә нефть күп. Иран күрше Кытайга, Япониягә, Пакстанга сата, Төркиягә дә газ җибәрә.

Федераль кануннарга керәчәк үзгәрешләргә килгәндә, бу Татарстанда кала торган акча тагын да кимиячәк дигән сүз. Бүген Русиянең чыгымнары бик зур, шуңа да төбәкләрнең тормышы кысыла инде.

Бүген Татарстанның машина төзелеше җанланды. Очкычлар, боралаклар, оптика җиһазлары күбрәк ясала башлады. Әмма алар нефть һәм нефтьтән кергән керемне каплый алмый шул. Әкренләп Төркия, Казакъстан аркылы логистика ясала, бәлки, ел ахырына кадәр бу эш җайланыр", ди ул.

Бу шартларда Татарстанда җитештерү кимүе күзәтелә башлаган. Аеруча, ТАИФтан СИБУРга күчкән нефть химиясе тауарлары җитештергән "Казаноргсинтез", "ТүбәнКамаНефтехим" заводларында хәл катлаулы.

"Хәзер Татарстан Русия эчендә күбрәк сата башлады, ләкин бит бәяләр төшә. ТАИФның бензинны куярга урыны юк, бәясе дә төште, шуңа җитештерүне дә киметтеләр. "Татнефть"нең әлегә эшләре бара.

Нефть химиясе продуктларын сату күпкә төште. Алар күбрәк Европага сата иде. Хәзер җитештерүне киметергә туры килә. Аны күп итеп саклап булмый, складлар зур түгел. Монголия, Кытай, Һиндстан, Төркиягә чыгарырга телиләр, ләкин көндәшләр дә күп. Европа белән уңайлы иде: юллары яхшы, вакытында еврода түләделәр. Татарстан нефть, бензин белән ерып чыгар, ә менә полиэтилен, пропилен, каучуклар белән очы-кырые күренми", диде ул.

  • 5 декабрьдә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер барреле 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Шулай ук йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган нефтькә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Ул вакытта Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлады.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде. "Хәзер беренче урында федераль бюджет булачак. Шуңа да безнең зур суммалар читкә китеп барачак", диде ул.
  • Республиканың үз керемен югалтуын Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле федераль бюджетка салымнарның кимүе белән бәйле дип аңлаткан иде.
  • 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
  • 2022 елда, федераль салым хезмәте мәгълүматына караганда, республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын Мәскәүгә күчергән. Татарстан 1,25 трлн сум күләмендә туплаган салымнарның 813 млрд сумын Русия бюджетына юллаган, 443 млрд – Татарстанның берләштерелгән бюджетында калган. Мәскәүгә юлланган акчалар узган ел 5 процентка арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG