Татарстан хакимиятләре активистларга абортларны тыюга һәм журналистларга карата җинаятьләр кылуга каршы пикетлар уздырырга рөхсәт иткән. Бу чараларны "Оппозиция Казань" активистлары оештыра, дип җиткерә "7х7". Медиа активистларның Telegram-каналына сылтана.
Абортларны тыюга һәм журналистларга карата кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә каршы чаралар Тинчурин паркында 10 декабрь көнне үтәчәк.
Русиянең кимендә 13 төбәгендә йөклелекне өзүгә каршы көрәш белән бәйле чаралар кабул ителде. Аерым алганда алар хосусый клиникаларда аборт ясауны тыя һәм аборт ясатырга үгетләгән өчен штрафлар салуны күз уңында тота.
Бер айдан артык хезмәттәшебез, Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева Казанның 2нче тикшерү изоляторында сак астында кала. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган. Бу - Русиядә ачылган шундый беренче җинаять эше.
- Узган атнада әхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.
- 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.