Башкорт активисты Руслан Габбасов башкорт милли хәрәкәте турында китап чыгарды

Руслан Габбасов

Әлегә ул электрон нөсхәдә генә бар.

Мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасовның яңа китабы дөнья күрде. Ул "Башкорт милләтчесенең язмалары. Күк бүре" ("Записки башкирского националиста. Кук буре") дип атала. Бу хакта ул Азатлыкка хәбәр итте.

Китапта башкорт милләтчеләренең "Күк бүре" иҗтимагый оешмасы, аның сәяси эшчәнлеге, татар һәм урыс милли хәрәкәтләре белән мөнәсәбәте турында язылган. Хезмәттә Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның хакимияттән киткән һәм Мәскәүдән куелган Рөстәм Хәмитов идарә иткәндә булган сәяси вакыйгалар тасвирлана.

"Максат — без ирек алганчыга кадәр башкорт милли хәрәкәте булды, бар һәм булачак дип күрсәтү иде. Бәйсезлеккә һәм азатлыкка омтылыш башкортның канында ята", диде ул.

Габбасов сүзләренчә, китап әлегә электрон нөсхәдә генә чыккан. Аны интернеттан йөкләп алып һәркем түләүсез укый ала.

"Планда басма китап буларак бастыру теләге бар. Акча булмаганлыктан, бәлки Литвада бүләк итәр өчен йөз данәдә чыгарырмын. Әмма күпләп бастырып таратыр өчен аны Башкортстанда һәм Русиядә эшләргә кирәк. Үзем Русиягә кайткач китап күпләп дөнья күрәчәк", диде ул.

Башкорт милли хәрәкәте турында китап ул күптән язарга теләгән. Алга таба китапның дәвамы буларак "Башкорт" оешмасы турында язырга уйлый.

  • Руслан Габбасов — "Башкорт" оешмасының элеккеге лидерларының берсе. 2023 елда чит илләрдә Башкорт милли хәрәкәте комитеты җитәкчесе.
  • 2021 елның көзендә Габбасов Русиядән китте һәм 2022 елның апрелендә Литвада сәяси сыену алды.
  • 2022 елда аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Узган ел Габбасовка карата "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • 2023 ел февралендә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • 2023 елның 9 ноябрендә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды. Габбасов моңарда Башкортстан хакимиятләрен гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!