Башкортстанның элекке түрәсе Фаил Алсынов эше уңаеннан республиканың хәзерге җитәкчеләрен тәнкыйтьләп видео чыгарды

Илдус Илешев

Илдус Илешев Башкортстан хөкүмәте халык белән ихтирамлы диалог корырга сәләтсезлеген күрсәтә дип саный. Ул хакимиятләр башкорт халкының җәмәгатьчелек фикере лидерларын кыса ди. Фаил Алсыновның эзәрлекләнүен дә шундый очракларга кертә. Халыкны куркыту - проблемнарны хәл итүдә урынлы чара түгел ди ул.

Бүген, 16 гыйнварда, социаль челтәрләрдә сәяси фәннәр докторы, дипломат Илдус Илешевнең видеомөрәҗәгате чыкты. 2005-2010 елларда Башкортстан премьер-министры урынбасары һәм мәдәният министры булып эшләгән Илешев видеода өч телдә: башкортча, урысча һәм инглизчә сөйли. Ул башкорт активисты Фаил Алсыновның җинаять эше уңаеннан фикер белдерде. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

"Моңа кадәр Башкортстан тарихында мондый катлаулы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси хәл беркайчан да булмады. Бу хәлләр беренче чиратта бүгенге җитәкчелекнең компетентсыз идарә итүе аркасында барлыкка килде. Без моны турыдан-туры әйтергә тиешбез", дип башлый ул сүзен.

Илдус Илешев фикеренчә, Башкортстан хөкүмәте халык белән ихтирамлы диалог корырга сәләтсезлеген һәм теләмәвен күрсәтә. Шул ук вакытта башкорт халкының "туган телне, мәдәниятне, һәм туган җирнең табигатен саклау мәсьәләләрен көн тәртибенә куйган" җәмәгатьчелек фикере лидерларын "маньякаль тырышлык белән кыса".

"Фаил Алсыновның мәхкәмә тәртибендә эзәрлекләнүе дә нәкъ менә шундый очракларга керә дип уйлыйм. Шуңа күрә мәхкәмә шушы процесста катнашучы якларның дәлилләрен объектив карар һәм гадел карар чыгарыр дип ышаныч белдерәм. Халыкны куркыту, көч басымы, буллинг - зур иҗтимагый шау-шу тудырган проблемнарны хәл итүнең урынлы чарасы түгел. Бу алымнар киресенчә халыкның радикаллашуына һәм каршылык хәрәкәтләренең сәясиләшүенә китерә", ди Илешев.

  • 15 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновка карата хөкем карары чыгаруны 17 гыйнварга кичектерде.
  • Активистны якларга килгән халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны эштән алуны таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлагннан бирле бу иң зур протест чарасы булды.
  • Мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасов сүзләренчә, бу вакыйга Башкортстан хакимияте өчен көтелмәгән хәл булган. Алар алга таба Мәскәү белән киңәшләшеп эшләячәк дип саный.
  • "Гаҗәпләнгән, кызган, ярсыган халык 17 гыйнварда тагын да күбрәк килергә мөмкин. Радий Хәбиров Фаил Алсыновка карата әләк язып зур хата ясады. Ул шул рәвешле халыкның ачуын чыгарды. Хәбиров бик акыллы кеше түгел. Ул хата өстендә хата ясый. Куштау вакыйгасы, һәркемне утыртырга тырышу, тыю, юк итү эше ахыр чиктә халыкның аңа каршы күтәрелүе белән тәмамланды", дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!