Башкортстанда Фаил Алсынов мәхкәмәсенә барасы активистларга куәт оешмалары вәкилләре килгән

Иллюстратив фото

ФСБ вәкилләре Башкортстан активистлары Илнар Галин белән Юлай Аралбаевны тоткарлаган. Шулай ук Башкортстанда хәзерге вакытта тагын бер активист - Баймакта яшәүче Илдар Йомаголовның фатир ишеген билгесез кешеләрнең каерып кермәкче булуы хәбәр ителә.

Бүген, 16 гыйнварда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкилләре Башкортстан активистлары Илнар Галин белән Юлай Аралбаевны тоткарлаган. Бу хакта "Куштау Байрам" Telegram-каналы җиткерде. Мәгълүматны Азатлыкка Илнар Галин да раслады. Аларга тоткарлануның сәбәбен янәсе мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасовка ачылган җинаять эше белән бәйле сораулар килеп чыкты дип аңлатканнар. Габбасовка экстремист оешма төзү турында җинаять эше ачылган иде.

Моннан тыш тагын бер активист - Рафаил Абдрахманов та тоткарланган.

Шулай ук Башкортстанда хәзерге вакытта тагын бер активист - Баймакта яшәүче Илдар Йомаголов булган бина ишеген билгесез кешеләрнең каерып кермәкче булуы хәбәр ителде. Бу хакта RusNews җиткерде. Басма үзендә эшләүче журналистына да бәреп кермәкче булалар дип язды. Ишек шакучылар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырган.

"Былтыр минем ике аягымны һәм биш кабыргамны сындырдылар! Мин экология темаларына чыгыш ясыйм, шул әйберләрне яклыйм. Ишекне ачмыйм! Чакыру кәгазен почтага җибәрегез. Иртәгә мәхкәмә, ә сез минем анда катнашуымны теләмисез", дип белдергән Илдар Йомаголов ишек артындагы кешеләргә. Хәзер бинадагы электрны кисеп куйганнар диелә.

Ул бу хәл иртәгә активист Фаил Алсыновка хөкем карарын игълан итүләре белән бәйле булырга мөмкин дип саный.

  • 15 гыйнварда, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка хөкем карарын игълан итәргә тиеш иде, әмма ахыргы утырышны 17 гыйнварга күчерделәр.
  • Шуннан соң аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды. Видеода активист Илдар Йомаголов чыгыш ясады. Видеода халык республика башлыгы Радий Хшбировны эшеннән җибәрүне таләп итте.
  • Мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасов сүзләренчә, бу вакыйга Башкортстан хакимияте өчен көтелмәгән хәл булган. Алар алга таба Мәскәү белән киңәшләшеп эшләячәк дип саный.
  • "Гаҗәпләнгән, кызган, ярсыган халык 17 гыйнварда тагын да күбрәк килергә мөмкин. Радий Хәбиров Фаил Алсыновка карата әләк язып зур хата ясады. Ул шул рәвешле халыкның ачуын чыгарды. Хәбиров бик акыллы кеше түгел. Ул хата өстендә хата ясый. Куштау вакыйгасы, һәркемне утыртырга тырышу, тыю, юк итү эше ахыр чиктә халыкның аңа каршы күтәрелүе белән тәмамланды", дип сөйләде ул.
  • Бүген, 16 гыйнварда Башкортстанның элекке түрәсе Илдус Илешев Фаил Алсынов эше уңаеннан республиканың хәзерге җитәкчеләрен тәнкыйтьләп видео чыгарды.
  • Илешев Башкортстан хөкүмәте халык белән ихтирамлы диалог корырга сәләтсезлеген күрсәтә дип саный. Ул хакимиятләр башкорт халкының җәмәгатьчелек фикере лидерларын кыса ди. Фаил Алсыновның эзәрлекләнүен дә шундый очракларга кертә. Халыкны куркыту - проблемнарны хәл итүдә урынлы чара түгел ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!