Украинадагы сугышка ике ел. Үлүчеләр саны арта

Русиянең Украинада сугыш башлавына 24 февральдә ике ел булды. Ике якта да һәлак булучылар саны арта. Азатлык Радиосы ачыклаганча, Татарстаннан бу сугышта кимендә 1134 кеше, Башкортстаннан кимендә 1561 кеше һәлак булган. Ике ел барган сугышта ике республикадан ким дигәндә 2695 кеше үлгән.

Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Башта сугышта контрактчылар катнашты, берничә айдан республикаларда ихтыяри батальоннар төзелә башлады. 2022 елның сентябрендә мобилизация игълан ителде. Һәлак булучыларның санын хакимиятләр яшерә, шулай да аларны җирләүне район-шәһәр җитәкчелеге зурлап уздыра һәм бу хакта җирле матбугат чаралары яки төрле пабликлар яза. Азатлык Радиосы шул кешеләрне бер исемлеккә туплап бара.

Ике ел эчендә төп күзәтү: ике республикадан сугышның соңгы 200 көнендә җыелган саннар беренче 500 көненә табылган саннардан ике тапкыр күбрәк

Ике ел эчендә төп күзәтү: ике республикадан сугышның соңгы 200 көнендә җыелган саннар беренче 500 көненә табылган саннардан ике тапкыр күбрәк. Ягъни сугышның беренче 500 көнендә Татарстаннан кимендә — 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Ике республикага — кимендә 1331 кеше дигән сүз. Сугышның соңгы 226 көнендә бу сан 1364 кешегә арткан.

Әлеге тенденцияне BBC хисабы да раслый. Басма язуынча, август-сентябрьдә һәр атна саен бөтен Русия буйлап 360 хәрбинең үлеме расланса, 9 октябрьдән атналык үлемнәр саны 550-600 кешегә җитә.

Бу сикереш Авдеевка һәм Донеци өлкәсенең башка шәһәрләренә һөҗүмнең артуы белән туры килә.

Азатлык Радиосы Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.

Русия төбәкләреннән Украинада һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме дә барлый. Аларның 20 февральдә чыккан соңгы хисабына күрә, Татарстаннан — кимендә 1030, Башкортстаннан кимендә 1450 кеше һәлак булган. Бар Русиядән кимендә 45 123 хәрбинең үлгәне расланган. Ачыкланган үлемнәрнең өчтән икесе сугышка кадәр армия белән бәйле булмаган кешеләр: ихтыярилар, мобилизацияләнүчеләр, элекке тоткыннар һәм хосусый хәрби ширкәтләр җыйган ирләр.

Һәлак булучы мобилизацияләнүчеләр саны — 5406. Аларның 80 проценты сугышның икече елында үлгән.

Башкортстан

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Ишембай, Әбҗәлил районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә (2024 елның 22 февраленә булган саннар):

  • Уфа шәһәре — 163 кеше
  • Стәрлетамак шәһәре — 91 кеше
  • Учалы районы — 58 кеше
  • Белорет районы — 57 кеше
  • Ишембай районы — 35 кеше
  • Әбҗәлил районы — 33 кеше
  • Салават шәһәре — 32 кеше
  • Нефтекама шәһәре — 28 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Башкортстаннан һәлак булучылар

Татарстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Алабуга, Балтач районнары килә (2024 елның 22 февраленә булган саннар):

  • Казан — 130 кеше
  • Чаллы — 126 кеше
  • Түбән Кама районы — 59 кеше
  • Әлмәт районы — 38 кеше
  • Бөгелмә районы — 36 кеше
  • Яшел Үзән районы — 32 кеше
  • Алабуга районы — 25 кеше
  • Тәтеш районы — 25 кеше
  • Кукмара районы — 24 кеше
  • Балтач районы — 24 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Татарстаннан һәлак булучылар

Мобилизация

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 265е (10%ы) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Ихтыяри батальоннар

2022 елның җәендә ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны шактый. Без теркәгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоннан — 47 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоннан — 14 кеше


Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 58 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 2 кеше

"Вагнер" ширкәте

Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны да зур. Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 340 кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.

Күпме бала ятим калган

Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 32 ирнең икешәр баласы, 27 ирнең өчәр баласы ятим калган.

Тагын кимендә дүрт кешенең дүртәр баласы, ә ике кешенең бишәр баласы калган.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.


Үлүчеләр саны арта барганда, сугыштан кайтып китәргә теләүчеләр дә арта. Былтыр Русиядә "Путь домой" хәрәкәте оешты. Мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары инде елдан артык сугышкан ирләрен кайтаруны таләп итә. Хакимиятләр сугыш бетми торып, бөтенләйгә кайтару булмаячак диләр. Хатыннар моның белән килешми.

Үлүчеләр урынына контракт төзүчеләрне җыю активлашты. Дәүләт матбугаты, эш урыннары аша ирләрне гаскәргә чакыралар. Матбугат чараларындагы әңгәмәләр, мәкаләләр акча белән кызыктыруга яки "чын ир булсаң, раслап күрсәт" дигән манипуляциягә корылган.

"Гражданин и армия" проекты башлыгы Сергей Кривенко русияләрнең хәзер сугышка барасы килми, чөнки анда "иттарткыч башланды" дип саный.

Халык барысын да күрә һәм сугышырга барырга теләми, чөнки иттарткыч, кешеләрне күпләп үтерү башланды

— Халык барысын да күрә һәм сугышырга барырга теләми, чөнки иттарткыч, кешеләрне күпләп үтерү башланды. Акчага кызыгып сугышкан маргинал кешеләр саны улкадәр күп булып чыкмады. Патриотлык монда эшләми. Беркем дә Украинадагы фашизмга ышанмый, алар акча өчен бара. Баргач фронтта Русия армиясендәге башбаштаклыкка тап булалар: сәер командирлар, артиллерия үзләренекенә ата, боеприпасларны вакытында китермиләр, элемтә юк диярлек, ягъни һәрвакыттагыча бардак. Боларны күргәннән соң Украинада фашистлар барлыгына ышанып, аларга каршы сугышырга теләгән кешеләрнең дә күзләре ачыла һәм моның бары тик иттарткыч булуын аңлый, — ди Кривенко.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!