Русиядә сәяси маддәләр нигезендә хөкем ителгән кешеләрнең саны Владимир Путинның соңгы президент мөддәтендә генә дә Совет берлегендәге Никита Хрущёв һәм Леонид Брежев идарә иткән чорларның күрсәткечләрен уздырып җибәргән. Бу хакта "Проект" басмасы яза.
Басма ышандыруынча, соңгы алты елда Русиядә 116 меңләп кеше золымнарга дучар ителгән (моңа полиция хезмәткәрләренә каршы тору яки коронавирус белән бәйле чикләүләрне бозу турындагы маддәләр керми).
Сүз "Проект" сәяси яки репрессив дип тасвирлый торган җинаять һәм административ маддәләр нигезендә эзәрлекләнгән кешеләр турында бара.
2018 елдан 2024 елның февраленә кадәр экстремизм, террорчылыкны аклау, "фейклар" һәм гаскәрне "кимсетү" җинаять маддәләре нигезендә 5613 кеше эзәрлекләнгән дип исәпләп чыгарган "Проект".
"Ә моңа әле Украинадагы сугышта сугышудан баш тартканнарны, дәүләткә хыянәттә, шымчылыкта гаепләнгәннәрне һәм башка шундый кешеләрне дә өстәсәң, 11442 килеп чыга", дип яза басма.
100 меңләп кеше административ эзәрлекләүгә дучар ителгән, аерым алганда аларны хакимиятләр рөхсәт итмәгән чараларда катнашуда гаепләгәннәр.
Журналистлар искәртүенчә, Совет берлегендә 1950нче елларның яртысыннан 1980нче еллар башына кадәр Хрущёв һәм Брежнев идарә иткән чорда советларга каршы агитация һәм совет корылышын яманлаучы мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә Путинның алты еллык хакимлеге белән чагыштырганда әзрәк кешене хөкем иткәннәр.
Хрущев очрагында журналистлар 1956-1961 елларны сайлап алган, ул чакта репрессия куллануның 4883 очрагы булган. Брежнев хакимлек иткән вакытның 1968-1973 елларын караганнар, "Проект" журналистлары 1057 кеше репрессияләнгән дип санап чыгарган.
Шулай ук басма төрле җинаять һәм административ маддәләр нигезендә җавапка тартылганнарның төгәл статистикасын китерә. Аларның күбесендә репрессияләр нәкъ менә Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң көчәйгән.
Аерым алганда, террорчылыкта гаепләнүчеләр арткан. Мәсәлән, сугышка кадәрге 2021 елда мондый эшләр саны 31 булган булса, 2023 елда 111гә җиткән, ә һәр бишенче гаепләнүче украин булып чыккан.
Дезертирлык һәм хәрби бүлекчәләрне калдырып китү очраклары да берничә тапкырга арткан.
Экстремизмга чакыру яки террорчылыкны аклау маддәләре нигезендә хөкем ителгәннәр саны нык күбәйгән, җитмәсә "Проект" исәпләүләренә күрә хәрби цензураның иң төп коралы - нәкъ менә "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!