Кичә, 27 февральдә Башкортстанның татар җәмгыяте вәкилләре республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашкан. Очрашуда алар Хәбировка Сабантуйны Татарстанның күршедәге районнары белән берлектә, Туймазы районындагы "Төмәнәк" татар тарихи-мәдәни үзәге һәм "Бабай утары" этнография комплексы җирләрендә үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта Башкортстан башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Пруфы" яза.
Радий Хәбиров бу тәкъдимне дә, Мәләүез районы Җиргән авылында туган татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевнең истәлеген мәңгеләштерү фикерен дә хуплаган.
Бу очрашуда Уфадагы 84нче татар гемназиясен төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелгән, биредә 1620 бала укый. Хәбиров республиканың мәгариф министрлыгына белем учагын мәктәпләрне капиталь төзекләндерү федераль програмына кертү мәсьәләсе белән шөгыльләнергә кушкан.
Радий Хәбиров искәртүенчә, Башкортстанда бер миллион тирәсе татар яши. Шул ук вакытта "татар телен теге яки бу рәвешле безнең 527 мәктәптә 45 меңләп бала өйрәнә", дигән ул. Хәбиров татарлар белән очрашуда сугыш темасына да кагылмый уза алмаган һәм "хәзер чын цивилизацияле сугыш бара" дигән. "Дошманнар Русияне сугыш кырында җиңү мөмкин түгеллеген аңлый, шуңа безнең илне эчтән җимермәкче була. Һәм беренче һөҗүмнәр милли республикаларга ясала", дигән ул.
Февраль башыннан алып Башкортстан башлыгы республикадагы милли иҗтимагый оешмалар белән очрашачак дип хәбәр ителгән иде. Хәбировның "Дөнья башкортлары корылтае", "Башкортстан Татар конгрессы", "Башкортстан урыслары соборы", "Башкортстан чуашлары канашы (җыены)", марилар, удмуртлар белән очрашачагы әйтелде.
Хәбиров әйтүенчә, республикада "ниндидер тирән милли проблемнар бар дип әйтеп булмый". "Тик кешеләр республикада яшәүче халыкларның мәдәниятләрен, телләрен саклау мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә. Алар белән очрашасым килә, нинди проблемнар борчый, нинди проблемнар бар аңлатсыннар иде", дигән иде ул.
- 2021 елда Башкортстан хакимияте районнарда Сабантуен үткәрү хакында методик тәкъдимнәр әзерләп, китапчык чыгарды. Анда һәр районның ыру-кабиләләре турында сөйләү, шул хакта китап күргәзмәсе булдыру, ярышларда такым атамаларын ыру-кабиләр исеме белән атарга тәкъдим ителгән иде. Илнар Гарифуллин фикеренчә, бу кулланма – татарны башкортлаштыру сәясәтенең бер өлеше һәм ул татар районнарына да югарыдан әмер булып төшәчәк.
- "Бу методик кулланманы Башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова хуплап чыгыш ясады һәм үз чыгышында Сабантуйны "башкорт бәйрәме" дип атады. Исемендә үк игенчеләр туе (Сабан туе – сабаннан соң булган туй) икәнен кычкырып торган бу бәйрәм ничек терлекчелек белән шөгыльләнгән күчмә яки ярымкүчмә халыкның "милли" бәйрәме була аладыр – монысы сорау булып кала. Толерант буласың килә икән, аны кимендә татар-башкорт бәйрәме дип атарга була иде", дигән иде ул.
- Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова Совет берлеге Сабантуйны ничек идеологик корал буларак кулланса, башкортлар да шулай эшли, дип исәпли. "Без – борыңгырак халык, без – күп, Башкортстанда кемне генә кырып карасаң да, ул – башкорт, дигән фикерне ассызыклау өчен эшләнә торган эш. Бу да – идеология. Сабантуйны, башкортлар – бөек һәм борыңгы халык, дип әйтү өчен кулланалар", дигән иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!