Алексей Навальный Мәскәүдә җирләнде

Алексей Навальный белән хушлашу, 1 март, Мәскәү

Сәясәтче белән хушлашырга меңләгән кеше килде, ләкин чиркәүгә аларны кертмәделәр, зиратка соңрак кертергә вәгъдә итәләр.

Оппозиция сәясәтчесе 47 яшьлек Алексей Навальный 1 мартта Мәскәүнең Борисов зиратында җирләнде. Аның җеназасы Марьино районындагы "Утоли мои печали" чиркәвендә узды. Навальный элек шушы районда яши иде. Борисов зираты чиркәүдән ерак түгел, Мәскәү елгасының икенче ярында урнашкан.

Зират янында сак һәм күзәтү чаралары 29 февральдә үк арттырылды.

Сәясәтче белән хушлашырга меңләгән кеше килде, ләкин чиркәүгә аларны кертмәделәр. Зиратка соңрак кертергә вәгъдә итәләр. Төрле матбугат чаралары бәяләвенчә, храмга 1,5 километрга кадәр чират барлыкка килгән.

Навальный белән бары тик әти-әнисе һәм якын туганнары гына якыннан хушлаша алды.

Кабергә аны My Way музыкасы астында төшерделәр. Бу Фрэнк Синатраның танылган җыры. "Алексейның яраткан җырларының берсе, ул аның турында", диде сәясәтченең көрәштәше Иван Жданов.

Зират янында шулай ук дипломатлар машиналары пәйда булды. Навальный белән хушлашырга АКШ, Франция, Германия вәкилләре килгән.

Русия түрәләре килмәде. Дәүләт матбугат чаралары Навальныйны күмү турында язмады.

Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий Песков "Мәскәү Кирмәненең Навальный туганнарына бүген, аны күмгән көнне, әйтер сүзе юк" диде.

  • Алексей Навальный 16 февральдә Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колониядә үлде дип хәбәр ителде. Үлем сәбәбе итеп табигый сәбәрләр күрсәтелгән. Үлеменә берничә көн кала Навальныйны 27нче тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр иде. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтергәннәр дип саный. Тол калган хатыны Юлия иренең эшен дәвам итәчәкмен дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!