Казанда яңа эчке эшләр министрын тәкъдим иттеләр

Дамир Сатретдинов

Яңа министр тумышы белән Әстерханнан.

Бүген, 6 мартта Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа җитәкчеләрен - полиция генерал-майоры Дамир Сатретдиновны тәкъдим иттеләр, дип яза Татарстан мәгълүмат чаралары.

Әстерханда туган Сатретдиновны Татарстан эчке эшләр министры итеп 29 февральдә билгеләгәннәр - бу хактагы фәрманны Русия президенты Владимир Путин имзалаган.

Аңа кадәр ул Русиянең Ханты-Манси автоном бүлгесендәге идарәсе белән җитәкчелек иткән.

Сатретдиновка кадәрге министр Артем Хохорин вазифасын калдыруы турында рапортны 2023 елның декабрендә язган.

  • Хохорин Татарстан эчке эшләр министрлыгы белән 2012 елның языннан җитәкчелек итте. Бу вазифада Әсгать Сәфәровны алыштырган иде.
  • Сәфәров исә Казанның "Дальний" полиция бүлегендә тоткарланган Сергей Назаровның көчләнеп үлүеннән соң урыныннан китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!