Трампка һөҗүм сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәрме?

Һөҗүмнән соң

Кабат дәүләт башлыгы вазыйфасына дәгъва итүче АКШның элекке президенты Дональд Трампка Пенсильвания штатының Батлер шәһәрендә узган сайлау алды кампаниясе митингында һөҗүм булды. Ут ачучы 20 яшьлек Томас Мэттью Крукс шул урында юк ителде. 

Бу хәлләр 13 июль көнне Трампның ачык һавада тарафдарлары каршында чыгыш ясавы вакытында булды.

Ут ачу башланганнан соң Трамп башта мөнбәр астына яшеренде, аннары аны югары сәясәтчеләрне саклау белән шөгыльләнүче АКШның яшерен сак хезмәте хезмәткәрләре уратып алды. Трампны машинага илттеләр һәм ул хастаханәгә озатылды.

Ядрә Трампның колагына эләгә, әмма бик каты яраламый. Берничә сәгатьтән ул инде хастаханәдән чыга.

Ут ачучы якынча ун тапкыр ата. Нәтиҗәдә чарага килгән бер кеше һәлак була, ике кеше яралана.

Фаҗигадән соң күпләрдә ни сәбәпле тиешле иминлек чаралары булдырылмаган дигән сорау туды. Украинаның Киләчәк институты эксперты Иван Ступак "Настоящее время"га белдерүенчә, бу кешелек факторына бәйле.

"Арыганнар, күреп бетермәгәннәр, вакыйгалар күп, кешеләр күп, тизрәк эшне тәмамлап өйләренә кайтып китәселәре килгән. Һәм менә шундый хәл килеп чыкты", диде ул сак хезмәте турында.

ФБР мәгълүматынча, Дональд Трампка аткан кеше - егерме яшьлек американлы Томас Мэтью Крукс. Ул Пенсильваниянең Батлер шәһәреннән бер сәгать ераклыктагы кечкенә бер шәһәрендә яшәгән. Чара вакытында Трамп чыгыш ясаган урыннан 120 метрда урнашкан сәнәгать бинасы түбәсеннән аткан. ФБР хезмәткәрләре аны тиз арада юк итмәсә корбаннар саны күбрәк булу ихтималы зур иде.

Круксның ут ачу сәбәпләре билгеле түгел. Ул сайлаучылар базасында Республикан буларак теркәлгән булган, ләкин берничә ел элек Демократлар партиясе белән бәйле оешмага аз күләмдә булса да иганә акчасы биргән.

Крукс мәете янында табылган мылтыкны якынча алты ай элек әтисе сатып алган. Якшәмбе көнне, ут ачучының машинасында берничә шартлаткыч табылуы хәбәр ителде.

Дональд Трамп

АКШ президентлыгына ике намзәтнең берсенә һөҗүм киләчәктә җитди сәяси нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу фаҗига Республика партиясе конференциясе башланырга ике көн кала була. Дүшәмбе булачак әлеге чарада Дональд Трамп партиядән АКШ президентлыгына намзәт булып расланыр дип көтелә.

АКШның танылган сәясәтчеләре, шул исәптән президент Джо Байден Трампка һөҗүмне хөкем итте, көч куллану сәяси бәхәсләрне чишү коралы була алмый диде.

"Америкада мондый золымга урын юк ...Без булган вакыйгаларны кабатлауга юл куя алмыйбыз. Үзебезне шулай тота алмыйбыз", диде Байден һөҗүмнән соң берничә сәгать узгач АКШ кешеләренә мөрәҗәгать итеп.

Президент намзәтенә һөҗүм күптәннән килгән сәяси һәм идеологик яктан бүленгән җәмгыятьтә көч куллануның арту ихтималлыгын барлыкка китерде.

Соңгы дистә елда берничә канун чыгаручыга һөҗүм булды, ләкин хәзергесе - соңгы 43 елда хакимиятнең югары сәясәтчесенә ясалган беренче һөҗүм. Күпчелек фикер белдерүчеләр әлеге хәлдән соң 1981 елда президент Рональд Рейганга каршы ясалган һөҗүмне искә төшерде.

– Минем уйлавымча, Америка демократиясе еш кына тотрыксыз була, ләкин соңгы ун елда тотрыксызлык тагы да күбрәк булды", диде "Азатлык" радиосының урыс хезмәтенә Джордж Вашингтон университетының сәяси тарих профессоры Мэтью Даллек.

Республиканнарга якын булган Тhe Wall Street Journal президент Байденның Трампка һөҗүмне хөкем итүен хуплап, ике җитәкчене дә эмоцияләрен йөгәнләргә чакырды.

"Кайсы намзәт сайланса да, демократия бетмәячәк ...Әгәр Трамп сайлауда җиңсә дә, илдә фашизм барлыкка килү куркынычы тумый", диде басма.

Ахыр чиктә әлеге фаҗигале хәлнең сайлау нәтиҗәләренә ничек тәэсир итәчәге билгеле түгел. Мэттью Даллек сүзләренчә, ХХ гасырда һөҗүмнәр ясалган президентлар яки намзәтләр һәрвакыт җиңде дип әйтеп булмый.

"Теодор Рузвельт күкрәккә эләккән ядрә ярасыннан исән кала, сайлау алды кампаниясе митингында чыгыш ясый. Рузвельт кабат президентка сайланып карый, әмма җиңми. 1950 елда Һарри Трумэнга һөҗүм ясала. Кешеләр бу аңа карата миһербанлык уятыр һәм Трумэн барган Демократик партия сайлауда җиңәр дип уйлыйлар, әмма ул шактыйга артта кала. Шуңа күрә мондый хәлләр ачыклык өстәми. Тагын көч куллану бары көч куллануны гына тудыра дигән әйтем бар. Һөҗүм иттеләр, көч кулландылар да аннары барысы да тынды - алай да була алмый.

Шуңа күрә бу һөҗүм киләсе берничә ай һәм елда илне куркыныч якка этәрер дип уйлыйм", диде Даллек.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!