Медиа: Курск өлкәсендәге "срочник"ларны тылга күчермәячәкләр

Иллюстратив фото

Украина гаскәрләре Курск өлкәсенә кергәндә анда Русиянең мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатлары да булган, әмма алар тыныч урынга күчерелмәячәк. Бу хакта "Агенство" медиасы яза. 

Курскида калган "срочник"лар сугышчы бүлек солдатлары дип игълан ителгән. Бу хакта "Агенство" медиасына ике солдатның әниләре сөйләгән. Алар булган хәрби бүлеккә сугышчы биремнәр бирелә, ә командирлар "срочник"ларны тылга алып китүдән баш тарта дип сыйләгән әниләр.

Әмма медианың мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларның сугышта катнашу-катнашмау турында төгәл, расланган мәгълүматы юк. Мондый мәгълүмат "Идите лесом" хокук яклау проекты җитәкчесе Григорий Свердлин да юк, диде.

Сүз төрле төбәкләрдә хезмәт иткән, әмма Курск өлкәсенә командировкага җибәрелгән солдатлар турында бара. Мәсәлән, "срочник"ларның бер өлеше Воронеж өлкәсеннән Курскига китерелгәне билгеле.

6 августта Оксана Деева — мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатның әнисе — 6 августта петиция чыгарды. Аның улы "срочник" буларак Курск өлкәсенә җибәрелгән. Петициядә барлык "срочник"лар сугыш барган җирләрдән чыгарылырга тиеш дип таләп ителә. Биш көн эчендә аны дүрт меңнән артык кеше имзалаган.

Моңа кадәр Украинаның телеграм каналлары Курск өлкәсендә Русия хәрбиләре әсирлеккә алынды дип видеолар чыгарды. Белгород шәһәренең "Пепел" телеграм каналы әсирлеккә алынган хәрбиләр арасында берничә "срочник" бар дип язды. Бу хакта Conflict Intelligence Team да сөйләде.

  • "Би-би-си" ачык мәгълүматларга таянып, Русия Украинага басып кергәннән соң Русиянең кимендә 159 "срочнигы" һәлак булды дип язды. Медиа бу сан тагын да зуррак була ала дип саный, чөнки һәлак булганнарның еш кына кем ул "срочник"мы, контракт төзүчеме, ихтияри сугышчымы — билгеләү авыр.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2228, Башкортстаннан — кимендә 2605, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!