Рэпер Моргенштернга каршы җинаять эше ачканнар

Моргенштерн

Моргенштерн Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрикинның наркотиклар әйләнешендә гаепләвеннән соң, 2021 елны Русиядән китте.

Уфада туып үскән Алишер Вәлиевны (Моргенштерн) "ят агент" таләпләрен үтәмәүдә, аерым алганда интернетка чыгарган язмаларын "ят агент" дип тамгаламауда гаеплиләр.

Элегрәк Мәскәү прокуратурасы рэпер Моргенштернга каршы җинаять эше ачуны таләп иткән иде.

Рэперны инде административ маддә нигезендә ким дигәндә дүрт тапкыр штрафка тартканнар иде. "Ят агент"лар кануны нигезендә елына ике тапкыр административ эш ачылганнан соң җинаять эше кузгатыла ала.

Моргенштерн гаепле дип табылса, аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хәзер рэперны эзләүгә игълан итмәкчеләр.

  • 2022 елны Моргенштерн "ят агент" дип танылды. Хәзерге вакытта ул Русиядән читтә яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!