"Медиазона" мөхәррире: сугышта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре бик күбәйде

Татарстанда оешкан "Алга" хәрби батальоны билгесе

"Сугыш башында Дагыстаннан үлемнәр күп күзгә ташлана иде, хәзер исә гел татар-башкорт исемнәре чыгып бара, гел Маратлар һәм Марсельләр", ди ул.

Украинадагы сугышта үлүчеләрне барлаганда, хәзер Татарстаннан һәм Башкортстаннан исемнәр бик күп. Бу хакта Азатлык белән сөйләшүдә Медиазона мөхәррире Дмитрий Трещанин белдерде. Ул Русия ягыннан үлгән хәрбиләр исемлеген җыю белән шөгыльләнә.

Аның сүзләренчә, хәзер күзәтелгән тенденция – үлгән хәрбирләр арасында татар һәм башкорт исемнәренең гел очрап торуы.

— Үлемнәр турында хәбәрләр агымын тикшергәндә, бу бик яхшы күренә: берсе артыннан берсе Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең некрологлары бара. Сугыш башында Дагыстаннан үлемнәр күп күзгә ташлана иде, хәзер исә гел татар-башкорт исемнәре чыгып бара, гел Маратлар һәм Марсельләр, — дип сөйләде Трещанин.

Медиазона исемлегенә күрә, Башкортстан – сан ягыннан иң күп үлүче булган төбәк. Журналистлар бу республикадан 2705 үлем очрагын табып, аны раслый алды. Төбәкләр арасында дүртенче урында Татарстан бара. Монда журналистлар 2259 үлемне раслый алган. Бу журналистлар ачык чыганаклардан тапкан мәгълүмат кына, чын саннар тагын да зуррак, ди алар.

Медиазона мөхәррире белән сөйләшүне һәм Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәр саны белән беренче урыннарда баруы турында зур язманы җомга көнне Азатлыкта укыгыз.

  • Сугыш башыннан диярлек төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларның үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.
  • Соңгы айларда исә үлемнәрнең Башкортстан һәм Татарстаннан аеруча күп булуы күзгә ташлана. Медиазона" туплаган исемлекне карасак, Русия төбәкләрендә үлүчеләр саны ягыннан беренче урында Башкортстан бара. Татарстан бу исемлектә — дүртенче урында.
  • Ә Азатлык саннары "Медиазона" саннарыннан да күбрәк. Азатлык ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2640, Башкортстаннан 2914 кеше һәлак булган. Бу журналистлар ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат кына, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!