Фәрит Мөхәммәтшин кабат Дәүләт шурасы рәисе булып сайланды

Алда Фәрит Мөхәммәтшин, артта - Марат Әхмәтов

Икенче намзәт булып теркәлгән КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Мөхәммәтшиннан рәислек вазифасыннан баш тартырга чакырды.

Бүген, 20 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасының җиденче чакырылышы депутатлары парламент рәисе итеп кабат Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады.

Әлеге вазифага икенче намзәт — КПРФтан Хафиз Миргалимов дәгъва итте.

— Миңа намзәт булырга ышаныч белдерделәр, ләкин мин үземнең узмаячагымны беләм. Шулай да КПРФ фракциясе фикерен җиткерергә тиешмен, — дип чыгыш ясады ул.

Аныңча, бүген Татарстан кануннарына ревизия ясарга вакыт җитте, чөнки күп кенә карарлар эшләми. Ул оппозициягә күбрәк сүз бирүне һәм Фәрит Мөхәммәтшиннан рәис вазифасыннан китүне сорады.

— Фәрит Мөхәммәтшин мин сезгә үз намзәтегезне алырга тәкъдим итәм. Мин дә сайлаудан чыгам. Монда Дәүләт шурасы рәисе булып эшли алучы яшь депутатлар бар, — диде Миргалимов.

Фәрит Мөхәммәтшин рәис булып кабат сайланган очракта, киләчәктә барлык сәяси көчләрнең фикерен исәпкә алып сак кына мәсьәләләрне карарга вәгъда итте һәм Миргалимовка шәхсән җавап кайтарды.

— Хафиз Миргалимовтан соңгы биш елда мин синең чыгышыңны берәр кайчан туктаткан булдымы, дип сорадым. Беркайчан да. Гәрчә аның тарафыннан кайбер популистик һәм тормышка ашмас тәкъдимнәрне ишетергә мөмкин иде. Аны туктатып та булыр иде. Без сабыр гына тыңладык һәм карарны күпчелек тавыш белән кабул иттек.

Аноним тавыш бирүдә Миргалимовны 7 кеше яклады, 79 кеше каршы булды, 4 кеше тавыш бирүдән тотылып калды.

Мөхәммәтшин өчен 85 кеше тавыш бирде, 4 депутат каршы булды, тотылып калучылар булмады.

Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов Татарстан парламенты рәисе урынбасарлары итеп сайланды.

Соңыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Миргалимовтан тыныч кына эшләүне сорады.

— Без бит бер республикада, яла ягып бөтенләй итмә инде. Әйдә бергә тыныч кына эшлибез. Зюганов (КПРФ рәисе Геннадий Зюганов) белән яхшы сөйләшү булды, ул сезгә югары бәя бирде, Прокопьев (Артем Прокопьев — Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган КПРФ депутаты) республика мәнфәгатьләрен актив яклап йөри. Без бер көймәдә. Кем мөһимрәк һәм көчлерәк икәнне ачыкларга көчеңне әрәм итмәскә кирәк. Кем икәне билгеле.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 елдан артык җитәкли, аңа быел 77 яшь тулды. Ул рәислек иткән 90нчы еллар чорында парламентта Татарстан Конституциясе һәм башка дәүләтчелеккә бәйле кануннар кабул ителде. Соңгы елларда Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри укытуга күчерде, Конституцияне федераль кануннарга яраклаштырды, төп кануннан "суверенитет", "шартнамә" төшенчәләрен бетерде.

Фәрит Мөхәммәтшин узган ел рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде. Шулай да быел сайлау алдыннан парламенттан китмәячәген белдерде. Моны ул "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип аңлатты.

"Бизнес Онлайн" үз чыганакларына таянып язуынча, Фәрит Мөхәммәтшин ким дигәндә 2025 елда узачак Татарстан президенты сайлавына кадәр утырачак. Аннан соң бу вазифа башка затка да күчү ихтималын яшермиләр.

8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлау узды. Тавыш бирү участокларында административ көч кулланулары турында хәбәрләр килеп торды.

Татарстан Дәүләт шурасында "Бердәм Русия"дән 86 депутат утырачак. КПРФтан – 6 депутат, ЛДПР һәм "Яңа кешеләр"дән – икешәр, "Гадел Русия"дән бер депутат сайланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!