Казанда студентларны БРИКС хакына тулай торактан чыгару дәвам итә

Иллюстратив фото

Тулай торакларда студентларның бер өлешенә генә калырга рөхсәт иткәннәр.

7-27 октябрь көннәренә Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) берничә тулай торагыннан студентларны чыгарачаклар. Бу хакта "Гроза" басмасы студентларга сылтанып хәбәр итә.

Тулай торакларда студентларның бер өлешенә генә калырга рөхсәт иткәннәр. Бу — Русиянең ерак төбәкләреннән килеп укучылар, чит ил студентлары, университетның партнер-ширкәтләрендә эшләүчеләр һәм БРИКС җыенын оештыруда катнашучылар. Калган студентларны өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Бүген университет җитәкчелеге әлеге вазгыятькә аңлатма бирде. Алар студентларны бары тик бер бинадан — 8нче номерлы тулай торакны (Четаев урамындагы йорт) гына бушатуларын сораган. Анда "җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен" җыенның кунаклары һәм оештыручылар яшәячәк, диелде.

"Гроза" басмасы хәбәр иткәнчә, БРИКС җыены катнашучыларын һәм оештыручыларын чыннан да бары тик бер тулай торакка урнаштыралар. Шул ук вакытта калган җиде корпусны да бушатырга җыеналар.

БРИКС җыены сәбәпле җәмәгать тәртибен саклаячак куәт оешмасы вәкилләре хакына КФУ студентларын тулай тораклардан чыгардылар. Шул сәбәпле студентларның уку елы 1 сентябрьдән түгел, 1 ноябрьдән башланачак.

Барлыгы 6 мең студент тораксыз калуы әйтелде. Бу аларда ризасызлык уятты. Азатлык белән әңгәмәдә алар "эзәрлекләү юк, ләкин басым бара" һәм "сөйләшергә чакыралар" дип сөйләделәр. Активистлар университет җитәкчелеге торак кануны боза дип саный.

  • БРИКС илләре җыены Казанда 22-24 октябрь көннәрендә дәүләт башлыклары катнашында узар дип көтелә. Анда 20 мең кунак чакырулы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!