"Өч депутатка кагыла". Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына чит илгә чыгуга чикләүләр кертелде

Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов чит илгә чыгудан мәхрүм булачак.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы яшерен мәгълүматка ия булган депутатларга Русиядән читкә чыгу хокукын чикләүче карар кабул итте. Бу федераль канунга сылтанып эшләнелде. Әлеге карарны 66 депутат хуплады, берсе тавыш бирүдән тотылып калды.

Парламент карарын укыган Альберт Хәбибуллин сөйләгәнчә, яшерен мәгълүматка ия булган депутат Русиядән чит илгә чыгу нияте турында 30 көн алдан кисәтергә тиеш. Шуннан соң Дәүләт шурасының аерым бүлеге депутатның яшерен мәгълүматка ия булу-булмавын тикшереп бәяләмә бирәчәк. Аның чит илгә чыгу хокукын Дәүләт шурасы рәисе чикли алачак, диде ул.

Бу депутатлар чит илгә тиз арада дәваланырга бару яки якын туганнарын дәваларга алып бару өчен чыга алачак. Моннан тыш, чит илдә депутатның якын туганы гомеренә куркыныч янаса һәм читтә варисны рәсмиләштерү кирәк булса, халык ышанычлысына Русиядән чыгарга рөхсәт ителә.

Утырышта депутат Азат Хамаев кайсы илләргә чыгарга мөмкин дип сорады. Хәбибуллин бу сорауга төгәл җавап бирә алмады, ләкин Русия өчен "дустанә" дип саналган илләргә чыгу мөмкинлеге бар дип белдерде.

— Бу канун өч депутатка кагыла: рәис (Фәрит Мөхәммәтшин) һәм аның ике урынбасары (Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов), — диде Хәбибуллин.

Фәрит Мөхәммәтшин әлегә чикләүләр анык билгеләнмәгән диде.

— "Махсус хәрби операция"не, сәяси һәм сугыш вазгыятен исәпкә алганда, мондый тәкъдимнәрне хупларга кирәк, — диде Мөхәммәтшин.

  • 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлау узды. Татарстан Дәүләт шурасында "Бердәм Русия"дән 86 депутат сайланды. КПРФтан – 6 депутат, ЛДПР һәм "Яңа кешеләр"дән – икешәр, "Гадел Русия"дән бер депутат сайланды.
  • Дәүләт шурасының яңа чакырылышына Украина сугышчылары керде. Бу – Рәсим Баксиков, ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев һәм Эдуард Шәрәфиев. Тагын бер хәрби – Казан суворов училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко да парламентка үтте.
  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!