Танылган британ актрисасы Мэгги Смит вафат булган

Аеруча зур танылуны аңа "Даунтон аббатлыгы" тарихи драмасында Вайолет Кроули һәм Һарри Поттер турында фильмнар сериясендә Минерва Макгонагалл рольләре китерә. 

89 яшендә британ актрисасы Мэгги Смит вафат булган. Бу хакта аның гаиләсе белдерүенә сылтанып BBC яза.

Туганнары сүзләренчә, гомеренең соңгы көннәрен Смит Лондонның Челси һәм Вестминстер хастаханәсендә, якыннары янында үткәргән.

Сәхнә тормышын Смит әле студент булган чакта башлаган һәм театр белән кинода 70тән артык ел эшләгән. Ул башта күбрәк комедия фильмнарында уйнаса, соңрак шактый җитди рольне дә башкарган. Британиянең Милли театры һәм Патша Шекспир театрында уйнау аңа зур танылу китергән. Ул АКШта, Бродвей театрында да күп чыгыш ясаган.

1956-2023 елларда Смит 60тан артык фильмда һәм 20ләп сериалда төшкән. Ул дистәләрчә рольләре белән дөньяга таныла – "Нилдагы үлем", "Манзаралы бүлмә", "Миссионер", "Беренче хатыннар клубы", "Дэвид Копперфилд" һәм башкалар. Аеруча зур танылуны аңа "Даунтон аббатлыгы" тарихи драмасында Вайолет Кроули һәм Һарри Поттер турында фильмнар сериясендә Минерва Макгонагалл рольләре китерә.

2007 елда актрисаның күкрәгендә яман шеш табылган булган. Авыруына карамастан, ул Һарри Поттер турында алтынчы фильмда төшүен дәвам иткән, авыруны җиңеп чыккан.

Мэгги Смит – Британ империясе ордены иясе, аның ике Оскар бүләге, җиде BAFTA премиясе, дүрт Эмми бүләге, өч Алтын глобус һәм АКШ киноактерлары берләшмәсенең биш премиясе бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!