Израил гаскәре "Хизбулла"ның Бәйруттагы штабына һөҗүм иткән

ЦАХАЛ (Израилнең саклану армиясе) Лүбнән (Ливан) башкаласы Бәйрутка һөҗүм иткәнен хәбәр итте.

Израил хәрбиләре тараткан белдерүдә һөҗүм "Хизбулла"ның үзәк хәрби штабына оештырылган диелә. "Хизбулла" – Лүбнәннең көньягын контрольдә тотучы хәрби төркем һәм сәяси фирка. Израил гаскәре фикеренчә, хәрби штаб торак йорт астында урнашкан булган.

Ynet һөҗүмнең максаты шул исәптән "Хизбулла" лидеры Хәсән Нәсралланың да бункеры булган дип яза. Сөгуд Гарәбстанындагы Al Hadath телеканалы чыганаклары Нәсралла исән һәм хәзерге вакытта имин җирдә дип хәбәр итә.

Reuters Бәйрутта бик күп шартлау булган дип яза. Агентлык мәгълүматларынча, бу соңгы бер елда "Хизбулла" белән Израил арасында барган низаг дәвамында иң көчле һөҗүм булган. Al-Arabiya һөҗүм аркасында Бәйрутта кимендә алты бина җимерелгән ди.

Рәсми мәгълүматларга күрә, 23 сентябрьдән бирле Израилнең Лүбнәнгә ясаган һөҗүмнәре аркасында 700дән артык кеше һәлак булган дип яза Reuters. Израил исә "Хизбулла" белән бәйле "йөзләгән һәдәфне юк итүе" турында белдерә. АКШ "Хизбулла" төркемен террорчы оешмаларның берсе дип саный, Европа берлеге аның коралландырылган бүлеген кара исемлеккә керткән, ә менә Лүбнән парламентында урыннары булган сәяси фиркагә карата чикләүләр игълан итмәгән.

23 сентябрьдә генә Израил Лүбнәннең көньягында урнашкан "Хизбулла" объектларына 1600 тапкыр һөҗүм иткән дип белдерә Израил саклану армиясе. Лүбнәннең сәламәтлек саклау министрлыгы шушы һөҗүмнәр аркасында 492 кеше һәлак булган, 1600 кеше яраланган дип белдерә. Бу һөҗүмне Израил белән "Хизбулла" арасында 2006 елда булган сугыштан бирле иң зурысы буларак тасвирлыйлар.

Израил ясаган һөҗүмнәргә җавап итеп "Хизбулла" Израил территориясенә ракетлар аткан. 24 сентябрь иртәсендә якынча 50 снаряд җибәрелгән булган, аларның күбесе вакытында юк ителгән, дип белдерде Израил гаскәре.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!