Израил "Хизбулла" төркеме лидеры һәлак булган дип белдерә

Израилнең саклану гаскәре "Хизбулла" төркеменең лидеры Хәсән Нәсралланың Израил оештырган һөҗүм аркасында һәлак булганын хәбәр итте.

ЦАХАЛ Нәсралла 27 сентябрьдә Израилнең Бәйруттагы торак йорт астында урнашкан "Хизбулла" штабына оештырган һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган дип белдерә. Нәсралла Лүбнәннең көньягындагы берничә районны контрольдә тотучы һәм шулай ук сәяси фирка дә булып оешкан "Хизбулла" төркеме белән 32 ел җитәкчелек иткән.

Аның белән бергә "Хизбулла"ның көньяк фронты белән җитәкчелек итүче Али Карчы һәм төркемнең башка әгъзалары да юк ителгән диелә.

БУ ТЕМАГА: ЦАХАЛ "Хизбулла"ның Бәйруттагы штабына һөҗүм иткән

Соңгы атналарда Израил оештырган һөҗүмнәр аркасында "Хизбулла"ның башка командирлары да үтерелгән, бу төркемгә Иран ярдәм итеп килә.

27 сентябрь киченнән бирле Израил гаскәре Лүбнәндәге торак йортларга һөҗүм итеп тора. Израил рәсмиләре бу йортларда Израилгә таба юнәлдерелгән корал һәм башка хәрби техника, шулай ук, "Хизбулла" әгъзалары да урнашкан дип белдерә. Лүбнән ягы исә моны кире кага. Илнең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Израил оештырган һөҗүмнәр аркасында кимендә алты кеше һәлак булган, 90 кеше яраланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!