Германиядә татарлар “Татар киче”нә җыелды

“Татар киче” узган зал ишеге янында кунакларны татар аләме һәм винил пластинкалардан яңгыраган татар моңы каршы калды. Анда 90нчы еллар башында язылган Муса Маликовның “Әссәләмәгаләйкем” җыры яңгырады.
 

“Татар киче” узган зал ишеге янында кунакларны татар аләме һәм винил пластинкалардан яңгыраган татар моңы каршы калды. Анда 90нчы еллар башында язылган Муса Маликовның “Әссәләмәгаләйкем” җыры яңгырады.

Залның бер почмагында күргәзмә дә оештырылган. Анда татар бизәкләре белән ясалган алка, чулпы, муенсалар һәм татар китапларын сатып алырга мөмкин булды.

Залның бер почмагында күргәзмә дә оештырылган. Анда татар бизәкләре белән ясалган алка, чулпы, муенсалар һәм татар китапларын сатып алырга мөмкин булды.
 

Хатын-кызларны муенсалар җәлеп итте.

Китап сөючеләр дә аз түгел иде
 

Татар китабы белән башка милләт кешеләре дә кызыксынды.

Түрдә — Татарстан байрагы. 

Очрашу мәҗлесе оештыручы Эльза Нәбиуллинаның чыгышы белән башланды. Ул яңа оешып килүче “Алмания татарча” инициатив төркеме турында сөйләде. Чарада башка милләт вәкилләре булу сәбәпле, аның чыгышы алманчага да тәрҗемә ителде.

“Татар киче”нә 60тан артык кеше килде.

Милли киемнән килүчеләр дә аз түгел иде.

Тел активисты Айнур Әхмәтов тамашачыларга квиз оештырды.

Катанашучылар дүрт такымга бүленеп үзара көч сынашты.

Сораулар татарның тарихына һәм бүгенгесенә кагылышлды булды. Сәяси төсмер алган сораулар да бар иде. Мәсәлән, “Татар телен мәҗбүри укыту кайсы кеше тәкъдиме белән бетерелде?” Хаталы җавап бирүче табылмады.

Квизда катлаулы сораулар да булды. Менә уйлашалар.

Квизда барысы да катнашты.

 “Татар киче”нең төп өлеше — татарча концерт! Тамашачылар хозурына җырчы  Adelya Abadeli (Адилә Әхмәтова) чыкты.

Adelya Abadeli татар халык, заманча җырларны башкарды. Яңа композицияләрнең берсе мәрхүм җырчы, татар милли хәрәкәте активисты Вафирә Гыйззәтуллина иҗатына багышланган иде.
 

Тамашачы җырларны алкышлап кабул итте.

Соңрак микрофон “Тараф” төркеме вәкиле Булат Шәймигә күчте.

Ахырда Булат Шәйми белән Adelya Abadeli дуэт белән җырлар башкарды.

Күптән түгел вафат булган җырчы Зөлфия Камалова истәлегенә алар аның берничә җырын җырлады.

Ә концерттан соң табын корылды, татарлар үзләре өйдә пешереп килгән тәм-томнар чыкты.

“Татар киче”  чәй эчү танышу белән үрелеп барды.

Иң тәмле сый — татар чәкчәге!
 

Күчтәнәчкә ат казысы да булды, аны да теләүчеләр авыз итте.

“Татар киче”ндә музыкант Муса Маликов та кунак булды. Мәҗлес аның җыры белән башланган булса, ахырдан ул фортепиано һәм аккордеонда уйнап халыкны җырлатты.