Тель-Авивта билгесез кешеләрнең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше һәлак булган

Иллюстратив фото

Ут ачучылар юк ителгән.

Израилнең Тель-Авив шәһәренең Яфа бистәсендә билгесез кешеләрнең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше һәлак булган һәм тагын ким дигәндә тугыз кеше яраланган. The Jerusalem Post язуынча, яраланган дүрт кеше авыр хәлдә.

Израил медиалары хәбәр итүенчә, ут ачучылар икәү булган. Соңрак алар ачучылар тәртип саклау хезмәткәрләре тарафыннан юк ителгән.

Әлеге хәл Израилдә һава кисәтүе яңгыраган вакытка туры килә. Израил саклану гаскәре Иран тарафыннан көчле ракет һөҗүмнәре турында хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!