Русия һава ширкәтләре Якын Көнчыгышка очышларын вакытлыча туктата яки очу юлын озынайта

Мәскәүдән Дубайга очыш хәзер 8 сәгать вакыт алырга мөмкин. 

Якын Көнчыгышта вазгыятьнең кискенләшүе сәбәпле, Русия һава ширкәтләре Якын Көнчыгышка кайбер очышларны вакытлыча туктата, яки аларның юлларын озынайта. Алар арасында "Аэрофлот", S7 Airlines, Red Wings, "Россия", "Победа" һәм "Уральские авиалинии".

Аерым алганда, Казаннан һәм Мәскәүдән Дубайга очу вакыты озыная. Бу хакта "Уральские авиалинии" хәбәр итте. Baza язуынча, Мәскәүдән Дубайга очу якынча 2,5 сәгатькә озыная ала, очыш җәмгысе 8 сәгать вакыт алырга мөмкин.

Росавиации рәсми вәкиле хәбәр иткәнчә, "Уральские авиалинии" һава ширкәтенең Мәскәүдән Дубайга һәм Дубайдан Мәскәүгә очышлары Таҗикстан, Пакьстан һәм Оман аша оештырылачак.

"Азимут" һава ширкәте исә Минеральные воды-дан Дубайга һәм кире юнәлештә, Сочидан Тель-Авивка һәм кире юнәлештәге бүгенге очышларын башкармый. Юлчыларга акча кайтарырга вәгъдә иттеләр.

Казан һава аланы матбугат хезмәтендә бүген Татарстан башкаласында очкычларның тоткарлаусыз очып китүен хәбәр иттеләр.

  • 1 октябрь кичендә Иран Израилгә 400ләп ракет җибәргән. Израилдә һава кисәтүе игълан ителгән булган. Иран, Израил, Гыйрак, Үрдүн һава киңлекләрен ябуы турында игълан итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!