Русия армиясенә Башкортстаннан 4 мең егет чакырылачак

Архив фотосы

Солдатлар Укриана сугышына җибәрелмәячәк дип ышандырыла. 

Русия армиясенә көзге чакырылышта Башкортстаннан 4 мең кеше китәчәк. Бу хакта республиканың хәрби комиссариатына таянып Башинформ яза.

Уфадан Русия армиясенең хәрби бүлекләргә җибәрү октябрьнең азагында башланачак.

Солдатлар Украина сугышына җибәрелмәячәк дип ышандырыла. Бу хакта Башкортстан хәрби комиссары Михаил Блажевич әйткән.

— Армиягә чакырылганнар махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украина сугышын шулай атый — ред.) максатларында кулланмаячак. Көзге чакырылу кампаниясе 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, — дигән Блажевич.

Русия армиясенә барлыгы 133 мең егетне чакырырга уйлыйлар.

Быел язгы чакырылышта Русия армиясенә Татарстаннан — 3,5 мең һәм Башкортстаннан 5,5 мең егет чакырылган иде.

  • Русия армиясенә көзге чакырылышта Татарстаннан 3,5 мең кеше чакырылачак.
  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
  • Украина гаскәренең Курски өлкәсендәге операциясендә дә армиядә хезмәт итүчеләр әсирлеккә төшкән иде. Моңарчы медиада Башкортстаннан 11 "срочник" югалуы турында мәгълүматлар чыкты.
  • Украина сугышы дәвамында Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Татарстаннан — 2 809, Башкортстаннан — 3 065 үлемне табып раслый алды.

    🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!