Европа шурасының парламент ассамблеясендә Украинаның 66 мең кешесе йә әсир, йә хәбәрсез югалган дип белдерелде

Ассамблея утырышы

ПАСЕ Украинадагы вазгыять турында резолюция чыгарды, 18 сентябрьгә 65 956 кеше әсирлеккә төшерелгән яки алар турында бернинди дә хәбәр юк. Бу санга хәрбиләр дә, сивил кешеләр дә керә.

ПАСЕ исемлеккә кертелгән 50 916 кешенең хәбәрсез югалуы ачыкланган мәгълүматкә таянып расланды дип әйтә.

— Чынында бу саннар тагын да зуррак була ала. Ассамблея моңа кадәр Русия әсирлегеннән кайта алучыларның өчтән бер өлеше турында бернинди дә хәбәр булмавы турында борчылып искәртә. Русия бу кешеләр турында бернинди дә мәгълүмат бирмәде, бу өлкәдә халыклара җаваплылыкны үтәмәде, — дип билгеләнгән документта.

Европа депутатлары шулай ук әсирлеккә төшерелгән Украинаның хәрбиләре һәм сивил кешеләренә карата кулланылган җәзалауларына карата фикерләрен белдерде.

— Юньле-рәтле ашатмау һәм сыйфатсыз ризык бирүдән тыш, медицина ярдәме күрсәтмәү белән беррәттән кешеләрнең кыйналуы, электршокер белән җәзалануы һәм аларны көчләү очраклары турында хәбәр ителде. Кешеләр антисанитария шартларында тотылган, кеше өстенә кеше булган кысан җирдә тотылганнар, алар мыскылланган, — дип аңлатылды ПАСЕда.

Резолюциядә шулай ук Украинаның Баш прокуратурасына сылтанып, тотыкларның тоту урыннары турында да мәгълүмат китерелә. Русиядә әсир итеп алынган украиннар ябып тотылган 49 урын ачыкланган, Украинаның басып алынган җирләрендә тагын шундый 16 төрмә барлыгы язылган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!