Әнкарада фин татарлары турында китап төрек телендә тәкъдим ителде

"Финляндия татарлары" китабы Әнкарада.

Уңнан сулга: Китап авторы Рамил Беляев, Финляндия президенты Александер Стубб, Финляндиянең Ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин, YTB башлыгы Абдулла Әрән, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой

 

Һелсинкидагы татар мәхәлләсе имамы, китап авторы Рамил Беляев китап турында сөйли

 

Китап туенда Финляндия президенты Александер Стубб, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой, Финляндиянең Әнкарадагы илчесе Пиркко Һямяляйнен, Төркиянең Һелсинкидагы илчесе Дениз Чакар катнашты. Финляндиядән татарлардан торган делегация дә чакырылган. Кунаклар арасында Финляндиянең Ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин, китап авторы, Һелсинктдагы татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев һәм җәмгыятьнең идарә вәкилләре катнашты. Барлыгы Финляндия татарларыннан биш кеше.
 

Финляндиянең Ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин татарлар үзбилгеләнүен Финляндия һәм Төркия ярдәмендә саклады дип сөйләде. "Финляндия өченче буын татарлары вәкиле буларак, мин бирегә килүемә бик шат. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең татарлыгын саклап калу өчен Финляндиядә ислам җәмгыяте төзи. Минемча, Төркия дә безнең өчен мөһим мәгънәгә ия. Төркиядәге белгечләр белән яхшы эшләр алып барабыз. Финляндия һәм Төркия ярдәмендә үзбилгеләнүебезне саклауны дәвам итәбез", диде ул. 

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой Финляндиянең татар җәмгыяте Төркия белән Финляндияне арасында мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә диде. 
"Китапта фин татарларының илгә күченү процесслары язылган. Бу бик мөһим, чөнки биредә аларның ничек итеп үзбилгеләнүен һәм мәдәниятен саклаулары һәм Финляндиягә яраклашулары турында бөртекләп күрсәтелә. Бу эш киләсе тикшерүләр өчен фундаменталь чыганак булыр дип уйлыйм", диде министр. Аның сүзләренчә, Төркия президенты ике ил арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга тели. "Фин татарлары" китабы безгә янә файда китерер дип уйлыйм, моңа өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә", диде ул. 


 

YTB башлыгы Абдулла Әрән Төркия белән Финляндия арасында хезмәттәшлек килешүе төзелүгә 100 ел тулуын искә төшерде. Әлеге китап YTB ярдәмендә тәрҗемә ителә һәм басыла. Эрен сүзләренчә, бу оешманың төрекләргә тугандаш халыклар өчен башкарылган эшләренең берсе. 

Китап авторы Рамил Беляев татарларның Төркия белән мөнәсәбәтләре күптәннән килә дип белдерде. "Татарлар Төркия белән аның яшь республика чорыннан аралашып тора. Финляндия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр Төркия һәм фин татарлары мөнәсәбәтләренең бер өлеше булды", диде ул. 

Чарага Әнкара татарлары да чакырулы булды, китапны тәкъдим итүдә Әнкара унивирситетларында белем алган Татарстан студентлары да катнашты.

Финляндия президенты Александер Стубб фин татарлары белән горурлануын белдерде. "Фин татар җәмгыяте илдә иң көчле җәмгыятьләрнең берсе. Ул 200 елдан артык үз татарлыгын саклый. Бүген фин татарлары илгә табиблар, галимнәр, эшмәкәрләр бирә. Без алар белән горурланабыз. Әлеге китапның Төркия белән Финляндияне якынайтуында шигем юк", диде ул.

Чара кысаларында "Фин татарлары" дип аталган күргәзмә дә ачылды. Анда китапта басылган фотолар күрсәтелә. 
 

"Finlandiya tatarlari" 300 битле, калын тышлы, сыйфатлы кәгазьдә бастырылган. 500 данәдә нәшер ителгән. Төркиядә кызыксыну булса, китап тагын өстәмә тираж белән басылып чыга ала.Аны Төркиядә онлайн аша сатып алып була. Бәясе — 722,50 лира, бу Русия акчасы белән 2 мең сумнан артык дигән сүз.