Русия армиясе узган бер тәүлектә Украинаны ким дигәндә биш мең тапкыр атышка тоткан

Одессада дрон һөҗүме нәтиҗәсендә келәттә чыккан янгынны сүндерәләр

Русия армиясе дроннар һәм ракетлар белән һөҗүм иткән.

Якшәмбегә каршы төндә Русия армиясенең Одессага дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә склад һәм йөк машиналары, шулай ук газүткәргечкә зыян салынган. Бер кеше җәрәхәтләнгән һәм авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Бу хакта Одесса өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Олег Кипер белдерде.

Келәткә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә янгын чыккан.

Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, якшәмбегә каршы төндә Русия якынча 87 "Шахед" дроны, "Искандер-М" комплексыннан ике баллистик ракет, "Искандер-К" комплексыннан бер канатлы ракет һәм идарә ителә торган Х-59/69 авиация ракеты җибәргән.

Киев шәһәр хәрби идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә Украина башкаласына да күпсанлы дрон һөҗүмнәре ясалган. Дроннар "дулкынлы итеп һәм төрле яклардан" җибәрелгән. Һава һөҗүме турында кисәтү өч тапкыр игълан ителгән һәм барлыгы биш сәгатьтән артык дәвам иткән. Дроннарның күбесе һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) тарафыннан бәреп төшерелгән. Әлгә булган мәгълүматларга күрә корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Украина кораллы көчләре баш штабы белдерүенчә, шимбә һәм якшәмбегә каршы төндә Русия армиясе Украинаны барлыгы 5130 тапкыр атышка тоткан.

Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
Русия Украинаны көн саен утка тота. Русия саклану министрлыгы бары тик хәрби корылмаларга гына һөҗүм итүен әйтә. Мәскәү, кагыйдә буларак, тыныч халык корбаннары һәм гражданнар инфраструктурасының җимерелүе турында аңлатма бирми.

Русия гаскәрләре Украинаны көн саен атышка тота. Русия саклану министрлыгы бары тик хәрби һәдәфләргә генә һөҗүм итәбез ди. Сивил инфраструктура җимерелүенә, тыныч кешеләр арасындагы үлемнәргә министрлык фикер белдерми.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!