Элвин Грей "Туган як" җырын башкортча җырлый башлаганнан соң автор хокуклары арасында низаг чыккан

Элвин Грей

Элвин Грей композитор белән генә килешү төзегән, җырның башка авторлары моны канунсыз дип бара.

Элвин Грейның танылган "Туган як" җырын башкортча һәм урысча башкара башлаганнан соң, җыр авторлары арасында низаг чыккан. Аның авторлык хокукы берничә затка бәйле, шуңа да хәзер бәхәсне мәхкәмә аша хәл итәргә җыеналар, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".

31 августта Уфа шәһәренең 450 еллык юбилее уңаеннан "Торатау" конгресс-холында Элвин Грей (Радик Юльякшин) "Туган як" җырын башкортча башкарды. Медиа язуынча, "Барс Медиа" ширкәте интернет ресурсларында Элвин Грей башкаруындагы җырга шикаять калдырып, аны томалый башлаган. Шулай да соңрак бу чикләүләр алынган. "Барс Медиа"ның әлеге җырны үз каналлары аша уйнату хокукы булган дип барыла, ләкин ширкәт җитәкчелеге моңа аңлатма бирмәгән.

Җырның авторлык хокукы берничә кешедә бар: "Туган як"ның көен Урал Рәшитов, татарча текстын — Гөлнара Рәшитова язган. Җырның тагын бер авторы — "Мастер" студиясе мөдире Григорий Байтирәков. Вәсилә Фәттахова тарафыннан җыр әлеге студиядә яздырылган булган.

"Элвин Грей" лейблы вәкилләре сүзләренә караганда, алар Урал Рәшитов белән килешү төзегән, һәм композитор аңа җырның башкортча версиясен башкару хокукларын биргән. Шулай да Григорий Байтирәков җырның хокуклары 2002 елда аңа тапшырылганын белдерә һәм композиторның гамәлләрен канунсыз дип саный. Ул бәхәскә мәхкәмәгә кадәр барып җитәчәген кире какмый.

Урал Рәшитов җыр иң элек урысча һәм башкортча үзе тарафыннан язылуын, ә татарчага тәрҗемә ителүен әйткән.

Гөлнара Рәшитова исә, "Туган як" җырының тексты авторы булып үзе саналуын әйтә. Бу хокук Русия авторлар җәмгыяте тарафыннан теркәлгән. Ул Элвин Грейның әлеге җырны 2017 елда ук башкарырга теләвен әйткән.

— Алар "Туган як" җырын башкарырга теләде, ләкин икенче автор белән килешмичә аның сүзләрен үзгәртергә ярамый, — дип сөйләгән Гөлнара Рәшитова. — Бу вакытта Урал Рәшитов мондый адымга барырга курыккан иде күрәсең. Хәзер Грейның хөкүмәт яклавында булуын күреп үзен тыныч хис итәдер.

— Башкорт тексты чынлыкта юк, — дип белдергән Бәйтирәков. — Татар һәм башкорт варианты бары өч хәреф белән аерыла. Татар телендәге оригиналь текстның авторы — Гөлнара Рәшитова. Белүемчә, ул текст хокукларын беркемгә дә тапшырмаган.

Моңа кадәр Элвин Грей бу җырны "Дом родной" дип урысча башкарды. Ул аны Русия байрагы һәм чиркәү фонында җырлады.

  • "Туган як" җыры — татар эстрадасының иң танылган җырларының берсе. Оригиналь җыр 2000 еллар башында мәрхүмә Вәсилә Фәттахова башкаруында танылды.
  • Элвин Грей — танылган татар-башкорт җырчысы. Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ярдәмчесе булып санала. Украинага каршы сугыш башлану белән Русия һөҗүмен хуплап чыкты. Ул сугышка чакырсалар китәргә әзермен диде. Грей Украинага каршы сугышучыларга акча җыючы хәйрия концертларында актив катнашып килә. Путин режимы өчен үлемгә барырга кыстаучы җырчының "Без, урыслар, җиңәчәкбез" дигән сүзләре төрле милләт вәкилләре арасында ризасызлык та уятты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!