ХӘМӘС һөҗүменең бер еллыгы алдыннан дөньяның күп илләрендә Фәләстин яки Израил яклы митинглар узды

Лондонда Фәләстин тарафлылар митингы. 5 октябрь 2024 ел.

Чаралар Лондон, Берлин, Рим, Париж, Җакарта һәм башка шәһәрләрдә оештырылды.

Узган елның 7 октябрендә АКШта һәм Европа берлегендә террорчы оешма дип табылган ХӘМӘС радикал төркеменең Израилгә һөҗүме һәм аннан соң башланган сугышның бер еллыгы уңаеннан дөньяның күп кенә илләрендә демонстрацияләр узды.

Нигездә әлеге чараларны Фәләстин тарафлы активистлар оештыра. Төп шигарьләрнең берсе - Газзә Сызыгын утка тотуны кичекмәстән туктату. Чарада катнашучылар Израилне Газзәнең тыныч халкын үтерүдә гаепли, алар моны Фәләстин халкы геноциды дип атый.

Кайбер илләрдә, аерым алганда Германиядә Израил яклы чаралар да уза.

Бу чаралар Якын Көнчыгышта хәлнең кискенләшүе вазгыятендә үтә. Газзә сызыгындагы сугыштан тыш, Израил шулай ук Лүбнән (Ливан) көньягында да җир өсте хәрби чаралары башлады. Анда аларга "Хизбулла" төркеме каршы тора. Иранның Израилгә ракетлар җибәрүеннән соң, Тель-Авив җавап һөҗүменә әзерләнә дигән хәбәрләр таралды.
Израил хәрбиләре якшәмбегә каршы төндә Бәйрутны утка тотуны дәвам итте. Һәдәф итеп "Хизбулла" төркеме корылмалары тора диелә.

АКШ "Хизбулла" төркемен террорчы оешмаларның берсе дип саный, Европа берлеге аның коралландырылган бүлеген кара исемлеккә керткән, ә менә Лүбнән парламентында урыннары булган сәяси фиркагә карата чикләүләр игълан итмәгән.
Шулай ук Газзә сызыгында Җабалия районында кабат сугышлар башлануы әйтелә. ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Израил хәрбиләренең мәчеткә һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә 20 кеше һәлак булган.

Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху шимбә кич ясаган чыгышында илнең "җиде фронтта", шул исәптән Иранга каршы сугыш алып баруын әйтте. Нетаньяху Газзәдә тынычлык урнашсын өчен Израилгә корал бирүне туктатырга чакырган Франция президенты Эммануэль Макронны тәнкыйтькә тотты. Нетаньяху сүзләренчә, Израил барыбер җиңәчәк, ә Макрон һәм аның тарафдарларына оят булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 23 меңнән артып китте, аларның 9,6 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!