Илья Яшин: яңа федератив килешү Русиядән чыгу хокукын да күз уңында тотарга тиеш

Илья Яшин

7 октябрьдә оппозиционер сәясәтче Русия, Беларус һәм Украина мөһаҗирләре белән Варшау университетында очрашу үткәрде.

Булачак Русиядә яңа федератив килешү - федерациядән чыгу хокукын бирүне дә күз уңында тотарга тиеш. Бу хакта сәясәтче Илья Яшин әйтте. Хакимияткә килсә, һәм әгәр дә ниндидер төбәк Русиядән чыгарга теләсә үзенең нәрсә эшләячәге турында оппозационер Варшауда, "Idel.Реалии" хәбәрчесенә сөйләгән.

— Безгә федератив килешү кирәк. Яңасы, өр яңадан язылганы. Анда бу механизмнар да каралган булырга тиеш. Әмма моны эшләү өчен бернинди тенденцияләр күрмим. Татарстан яки нинди дә булса башка төбәкнең чынлап та аерылып чыгарга теләвен күрмим. Әмма бу механизмнар язылган булырга тиеш. Алар бөтен федерацияләрдә дә язылган. Канадада да, Германиядә дә - барлык федерацияләрдә бу язылган, дип мисаллар китерә Яшин.

7 октябрьдә оппозиционер сәясәтче Русия, Беларус һәм Украина мөһаҗирләре белән Варшау университетында очрашу үткәрде.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе Илья Яшиннан Русиянең "таркалуы"на мөнәсәбәте нинди булуын сораган, әгәр бер республика, мәсәлән Татарстан Яшинга Русиядән чыгарга теләвен әйтсә, нишләячәге турында фикерләрен белешкән.

— Федерализм федерациядән чыгуның канунлы механизмнарын да күз уңында тота. Димәк, процедура канунда язылган булырга тиеш. Әгәр бу чынлап та кешеләрнең теләге икән, һәм әгәр бу канун нигезендә тормышка ашырылган процедура икән, әлбәттә, берәү дә беркемне дә тотып тормаячак, - дип җавап биргән Яшин. Ул хәзерге вакытта Русия кануннарында мондый процедуралар язылмаган, дип искәрткән. Русиядә хакимияткә килсә, такымы белән берлектә яңа федератив килешүдә бу механизмнарның да булуын күздә тотачакларын әйткән.

Очрашуда федераль үзәкнең төбәкләр белән мөнәсәбәте мәсьәләсен "Сибирь без пыток" хокук яклау оешмасының Бурятиядагы бүлекчәсенең элекке җитәкчесе һәм Бурятиядән сәяси мөһаҗир Евгений Хасоев күтәргән.

Ул Русиянең сакланып калуы яклы булуын, үзәктә Мәскәү булырга тиеш дигән карашлы кеше икәнлеген әйткән, Яшиннан "Бурятия республикасында яңа хакимият формалаштырганда" милли составны да исәпкә алуны сораган.

— Сездән аермалы буларак, мин үзәктә Мәскәү булырга тиеш дигән карашлы кеше түгел. Миңа калса, республикаларның төп проблемы да шул - безнең илдә бөтен әйбер Мәскәү аша төзелә. Әгәр мин һәм иптәшләрем хакимиятне алсак, мин сезгә җитәкче билгеләмәячәкмен. Җитәкчене үзегезгә үзегез сайлаячаксыз. Русиядә милли республикалар күп. Барысы да яхшы эшләсен өчен, федерализм белән җирле үзидарәне яхшы үстерергә кирәк. Мәскәү вәкаләтләре белән бүлешерлек булсын. Бурятлар үзләренә төбәк җитәкчесен сайлап куйса - монда бернинди дә куркыныч юк. Бурят мәктәпләрендә милли телегез укытылса, мәдәниятегез үссә - монда бернинди дә куркыныч юк. Путиннан аермалы буларак, мин моннан курыкмыйм, — дип ышандырган Хасоевны Яшин.

Илья Яшин Польша түрәләре белән очрашырга җитешкән. Ул аларга илдә шымчылык өчен тоткарланган русияләрне Русиядәге һәм Беларустагы сәяси тоткыннарга алмашуны тәкъдим иткән.

Сәясәтченең үзен быел 1 августта Русия белән Көнбатыш арасында үткән тоткыннар алмашында Русия колониясеннән азат иткәннәр иде.

  • Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!