Хәтер көне уңаеннан дөнья буйлап йөгерү оештырыла

2021 елда Казанда Хәтер көне соңгы тапкыр оештырылды

Тулаем алганда йөгерүчеләр 1552 километрны узарга тиеш.

Акцияне "Алмания татарча" берләшмәсе башлап җибәрде. Алар #1552run һештэгы белән дөнья буйлап яшәгән кешеләрне оештырырга ниятли.

Алар тараткан релизда октябрь ае татарлар өчен фаҗигале ай булуы турында искәртелә һәм Хәтер көне мәрасимнәре ни өчен башлануы һәм бу акциянең мөһимлеге турында аңлатыла.

— Октябрь ае – татар халкы тарихында фаҗигале эз калдырган ай. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап ала, шул вакыттан татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Ләкин халык хәтере гасырлар дәвамында саклана.

Әлеге вакыйгаларны, туган җирен яклап шәhит киткән бабаларыбызны искә алу буларак, 1989 елдан башлап октябрь аенда татар җәмәгатьчелеге Татарстанның төрле шәhәрләрендә Хәтер көне оештырды. Соңгы елларда бу активлык, кызганыч, сүрелә барды, — диелә таратылган мәгълүматта.

"Алмания татарча" төркеме дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар Хәтер көнен билгеләп узарга өнди. Теләгән кешеләр 12-13 октябрь көнне үзләре яшәгән шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгерә ала диелә. Аннары махсус булдырылган 1552 сәхифәсендә теркәлеп кеше нинди араны йөгереп узганын хисап итеп куя ала дип аңлатыла. Тулаем 1552 километрны узарга дигән максат куелган.

  • Быел Казанда Хәтер көне уңаеннан урам җыенын уздыру тыелды. "Азатлык" татар яшьләре берлеге матәм чарасын 15 октябрь көнне үткәрергә ниятләгән. Казан мэриясенә бу хакта белдерү тапшырганнар. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сораганнар. Әмма хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәгән.
  • Хакимиятнең Хәтер көнен үткәрүгә киртә кую – канунсыз, дип белдерде берлек әгъзалары.
  • Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырылып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр рөхсәтне 2021 елда бирдпе. 2021 елда милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Башта Казан хакимияте аны оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.
  • Әмма прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!