Бу атнада редакциясез һәм баш мөхәррирсез калган Башкортстандагы "Аспекты" басмасы хәзер ничек эшләү турында уйлана. Киләчәктә бу бары чит ил журналистларыннан торган һәм "ачу беләнрәк" эш итүче медиага әверелергә мөмкин, ди "Аспекты"га нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Руслан Вәлиев. Шул ук вакытта медиада Башкортстанда яшәүче журналистлар эшләсә, компромисс турында да уйларга мәҗбүр булачакбыз ди ул.
Бу атнада Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде.
Моңа кадәр хосусый башка бер матбугат чарасына басым күрсәтелде. Октябрь башында Уфадагы мәхкәмә "Пруфы" басмасын гамәлгә куючы Рәүфә Рәхимованы Русия гаскәрен кимсетүдә гаепле дип табып аңа 30 мең сум күләмендә штраф салды.
"Аспекты" тирәсендәге хәлләрне хакимият шәрехләмәде. "Башкирский гамбит" дип аталган хакимият яклы Telegram канал басманы дошман рәвешендә тасвирлаган. Ул "Аспекты" юкка чыгу юлында һәм "ят агент" статусына керетелергә мөмкин дип белдерде.
"Аспекты" басмасы 2022 елда Уфадагы "Эхо Москвы" радиосы журналистлары тарафыннан булдырылды. Алар 2024 елда Баймакта һәм Уфада булган протестларны актив яктыртып барды. Хәзер исә активистларга каршы ачылган җинаять эшләре турында да сөйли. Мартта Роскомнадзор басма сайтын томалаган иде.
Ни өчен нәкъ менә хәзер Башкортстанда журналистларга һәм медиага хакимияттән басым артты? Моның артында республика хакимияте торамы, әллә федераллармы? Руслан Вәлиев Азатлыкка проектның киләчәге турында сөйләде.
— Ни өчен "Аспекты" редакциясен "Урал-Тау" кунакханәсеннән чыгардылар? Бу нәрсә белән бәйле: килешү тәмамлануы беләнме, башка сәбәп бармы?
— "Урал-Тау" кунакханәсе һәм "ООО "Урал-Тау" — бер исемне йөртүче юридик зат. Нәкъ алар "Аспекты"дан бинадан чыгуны таләп итте. Контракт тәмамланмаган иде. Килешү нигезендә алар аны бер яклы тәртиптә өзәргә хокуклы. Шуңа да алар ике атна эчендә бинаны бушатырга кушты. Бернинди сөйләшүләргә бармадылар, шуңа да без бу таләпләрне үтәргә мәҗбүр булдык. Бар да яхшы барды, түләүләр вакытында башкарылды. Мин бу хәлгә сәяси сәбәпләрдән кала башка аңлатма күрмим.
— "Аспекты"га басым ясау артында кем тора? Республика хакимиятеме яки федераллармы?
— Бу да катлаулы сорау. Миндә инсайд мәгълүматлар юк. Монда комплекслы эш итү күрәм. Бер яктан, республиканың сәяси канаты үз җитәкчеләре алдында "йокламавын" һәм "дошман ресурсларын" юк итүен күрсәтергә тели. Шул ук вакытта алар федераллар кулындагы куәт оешмаларына таяна ала. Әлегә безгә куәт оешмалары турыдан-туры йогынты ясамады, бары янаулар һәм пропаганда аша фикер белдерү генә булды. Бу редакциянең бер өлеше эштән китүгә җитә калды.
— 14 октябрьдә сез моңа кадәр хакимиятнең "уен кагыйдәләре"нә туры китереп эшләргә тырышуыгызны, әйтик, Украина сугышын "махсус хәрби операция" дип атап эшләвегезне әйттегез. Бу барыбер ярдәм итмәде. Мартта сезнең сайтны томаладылар. Бу басымның чын сәбәпләре нәрсә була ала?
— "Эхо" (Уфадагы "Эхо Москвы" радиосы) хәрәбәләре нигезендә "Аспекты"ны булдырганда, Башкортстан хакимияте өчен без кул биреп күрешми торган "персона нон грата" түгел дип уйлый идем. Шуңа күрә без куркыныч янауларны исәпкә алып, хәрби чордагы цензура чикләүләрен үтәп эшләдек. Беренче мәлдә республика түрәләре интервью бирергә киләләр иде. Бу 2023 ел ахырына кадәр дәвам итте. Ул вакытта безне бетерерләр дигән уй юк иде. Шулай да 2024 ел башында Баймак вакыйгаларыннан соң вазгыять кискен үзгәрде. Без ул вакыйгаларны ничек бар, шулай ачык яктыртып, тиешле эшебезне башкардык.
Басым ясауда сәбәпләрнең берсе — илдә вазгыять үзгәрүе. Бүген 2022 елның март-апрель айларындагы хәлләрдән аерыла. Вакыйгалар шул кадәр тирәнгә керде ки, альтернатив фикерләрне түзеп тыңлап тору мөмкин булмый башлады. Шуңа да безгә һәм "Пруфы"га басым башланды. Моңа Баймак вакыйгалары һәм сайлаулар сәбәп булды. Мин бу сайлауда (Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы сайлануы - ред.) хәрәмләштеләр дип саныйм. Безнең фикерләр алар өчен ачуны чыгаручы бер элемент булды. Моны пропаганда медиалары аша да күрергә була иде.
БУ ТЕМАГА: Татарстан һәм Башкортстан сайлаулары: "Яхшы депутатлар" һәм Хәбировның көтелмәгән 80% тавыш җыюы— "Пруфы" басмасы гамәлгә куючы Рәүфә Рәхимова, сугыш турында уңай язган булуына һәм аның хәбәрчесе Украинадагы сугышта катнашуына карамастан, басымга дучар булды һәм штрафка тартылды. Бу "Аспекты"га басым барган вакытка туры килде. Сез моны бер үк чылбырның өлеше дип саныйсызмы?
— Әйе, мин моны вакыйгалар чылбырының бер өлеше дип саныйм. Рәхимованы армияне дискредитацияләү маддәсе нигезендә хөкем итәргә теләүләре һәм басманың сугышка карата мөнәсәбәте бер-берсе белән кисешми. Хакимият өчен моннан да уңайлырак маддә юк. Рәүфә Рәхимованың мәхкәмә эшен караганда, аның әлеге маддә нигезендә хөкем ителүе — бу бары тик техник мәсьәлә генә икәне аңлашыла.
"Аспекты" "махсус хәрби операция" сүзләрен кулланса да, сугышка каршы йөз тотты: сугыштан югалтулар һәм республика эчендәге барган тискәре хәлләр турында яздык. "Пруфы"да мондый эш алып барылмады. Сүз республика хакимиятен тәнкыйтьләгән басма турында бара. Алар шушы юнәлештә эшләде. Рәүфә Рәхимова — Башкортстанның беренче президенты токымы вәкиле. Бүгенге республика хакимияте фикеренчә, мондый кешеләр иҗтимагый тормышта булмаска, республика сәясәтенә йогынты ясый алмаска, хакимият структурасында ниндидер вазифага өмет итмәскә тиеш, күрәсең. "Пруфы"га басым ясауның төп сәбәпләре шул була ала.
— Баш мөхәррир вазифасыннан киткән Рәзиф Абдуллинга басым ясалганмы?
— Аның үзеннән сорарга кирәк. Белүемчә, аңа турыдан-туры басым ясау булмаган. Бу бер-берартлы барган вакыйгаларны күзәтеп, сыкранып кабул ителгән карар. Теләсә-кайсы кеше, аеруча Русиядә, Башкортстанда яшәүче ул башка дөньяда яшәми. Аның да дуслары, туганнары, гаилә әгъзалары бар. Бу кешеләрнең иминлек турында уйлануы табигый. Кеше мондый карарга бер мизгелдә килми. Ул эш кыры тараюын күреп, әкренләп шундый адымга барырга мөмкин. Көннәрдән бер көнне кеше башка дәвам итә алмыйм, дип карар кабул итә. Безнең дә Русиядән китәргә карар кылган вакытта шуңа охшаш хәл булды.
— Сез Башкортстанда, Уфада яшәүче журналистларга эшләү кыен булачак дидегез. "Аспекты" белән хезмәттәшлек итүче Уфа журналистлар күпме? Алга таба чит илләрдә яшәүче журналистлар белән эш итәчәксезме?
— Безнең такым иң яхшы вакытта да дүрт кешене тәшкил итте. Миннән соң өч, аннары ике кеше калды. Баш мөхәррир, төп хедлайнер Рәзиф Абдуллин иде. Шулай да киләчәктә журналистлар безнең белән хезмәттәшлек итәр һәм мәгълүматны җиткерер дип өметләнәм. Бу кулны пульста тотар һәм көн тәртибе актуаль калсын өчен мөһим.
Без чит илдә яшәүче журналистлар белән эшләргә мәҗбүр булачакбыз
Без чит илдә яшәүче журналистлар белән эшләргә мәҗбүр булачакбыз. Сөйләп торучы йөзләр барыбер кирәк. Мөгаен, чит илдә яшәүче алып баручыларга исәп тотарбыз, чөнки Русиядә яшәүче алып баручыларга куркыныч янаячак. Бер яктан, кеше моны үзе хәл итә. "Аспекты"да эшләргә теләүчеләр бар. Икенче яктан, мин читтә яши торып бу кешеләрне җәлеп иткәндә җаваплылыкны исәптә тотарга тиеш. Бәлки җәлеп итмәскәдер аларны. Бу сорау ачык кала. Тагын бер айдан "Аспекты" нинди булачагын әйтә алмыйбыз. Бу чит ил проекты булачакмы, әллә чит илләрдә һәм Русиядә эшләячәк синергияме, яки өченче әйбер уйлап табачакбызмы — әмма проект сакланыр дип ышанам.
БУ ТЕМАГА: "Телгә һөҗүм матбугатка начар тәэсир итсә дә, федераль үзәк сәясәтен якларга туры киләчәк"— Шулай да сез алга таба "ачу беләнрәк" эшләячәгегезне, "махсус хәрби операция" дигән төшенчәләрне кулланып "әдәплелек" саклмаячагызны да кире какмадыгыз.
— Хакимият бу гамәлләре белән алар билгеләгән уен кагыйдәләрен үтәргә әзер булучыларны да радикальләштерә. Әле кичә генә без аларның телендә, ләкин үзебез теләгән әйберләр турында сөйләшә ала идек. Хакимият моны теләми һәм моңа аяк чала. Шуңа да без хезмәттәшлектән ачыктан-ачык каршы тору юлына күчәргә мәҗбүр булырбыз дип уйлыйм. Хәрби цензура шартларында керетлгән яңа терминнарны кулланмыйча һәр нәрсәнең үз исеме белән атый башларга мөмкинбез. Бүгенгә нәкъ шулай эшләячәкбез дип кистереп әйтә алмыйм, чөнки якын киләчәктә редакция структурасы нинди булачагын белмибез. Әгәр дә такымда Русиядә яшәүчеләр булса, редакция компромисс шартларында эшләргә мәҗбүр булачак. Әгәр юк икән, мин әйткән фикерне тормышка ашырырга туры киләчәк.
— Сугыш башлану белән оешкан "Аспекты" экспертлар җәлеп итеп актив эш алып барды. Бүгенге чикләүләр вакытында сезнең күпме укучыгыз, караучыгыз бар?
— Ниндидер сизелми торган, вербаль һәм вербаль булмаган юл ярдәме белән безнең такым Русиядә һәм Башкортстандагы барлыкка килгән яңа чынбарлыкта яшәде. Безгә экспертлар, республика министрлары килде, комментарлар калдырды, сәясәт белгечләре һәм социологлар да шулай
Илдә вазгыять үзгәрмәсә, без баланслы төстә эшли алмаячакбыз
эшләде. Мин киләчәктә дә шулай булачагына өмет итәм. Пычакның үткен урынында хәрәкәт итеп, баланс тотып эшләргә туры килде. Иллюзия белән яшәмәдек. Бу тарихның ахыры булачагын мин аңлый идем. Илдә вазгыять үзгәрмәсә, без баланслы төстә эшли алмаячакбыз. Бу вакыт әкрен генә якынлаша бара. Шулай да мин тагын бер кабатлыйм, алга таба синергия рәвешендә эшләргә өмет итәм. Тормышка ашармы, юкмы — бераздан вакыт күрсәтер.
Безнең аудитория начар булмады. Соңгы бер елда Youtube канал биш тапкырга үсте. Баймак вакыйгаларыннан гына да без берничә миллион карау җыйдык, Telegram канал сан ягыннан ике тапкырга артты. Хәтта сайтны, "Вконтакте" һәм "Одноклассники"дагы аккаунтны томалауларына карамастан, ул тискәре йогынты ясамады. Пропаганда язганча, өлешчә генә тәэсир итте. Youtube-ның тизлеген акырынайтуларына карамастан, безнең туры эфирларны карауның уртача саны саклана: иртән безнең тапшыруларны кимендә 2 мең кеше карый. Бу шартларда яши алырбыз дип өмет итәм. Моның өчен кешеләр белән эшләргә, финанслар эзләргә кирәк булачак. Бүгенгә кадәр безнең чит илдән финанслау каналлары юк иде. Моңа кадәр эшләгән эш йә энтузиазм, йә аудиториянең битараф булмаган ярдәме белән башкарылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!