8 сентябрьдә Татарстан һәм Башкортстанда сайлаулар тәмамланды. Ул көтелмәгән нәтиҗәләр алып килмәде: Татарстан Дәүләт шурасында гадәттәгечә "Бердәм Русия" һәм КПРФ фракциясе оешачак, ә Башкортстан белән киләсе биш елда Радий Хәбиров идарә итәчәк. Ике сайлауда да административ көч кулланулары турында хәбәрләр килеп торды. Шуңа да карамастан, Татарстанда элек сайлауда катнашкан бәйсез күзәтүчеләрнең тавышы ишетелмәде. Сайлауның ничек узуын Азатлык Радиосы күзәтте.
ЛДПР Татарстанда үз позицияләрен арттырырга омтыла. Бу юлы аларга тавыш бирүчеләр саны артты.
Татарстан Дәүләт шурасына узган сайлауда зур үзгәрешләр юк: парламентның нигезен тәшкил иткән депутатлар үз урынында кала, яңа килүчеләр дә асылда хакимияткә таныш затлар булып санала. Шул ук вакытта ЛДПР Татарстанда үз позицияләрен арттырырга омтыла. Бу юлы аларга тавыш бирүчеләр саны артты. Парламентта беренче тапкыр ЛДПР фракциясе булдырырга 0,6 процент тавыш кына җитми калды.
Башкортстанда өч көн узган башлык сайлавында Радий Хәбировның 80 процент тавышына ышанмаучылар бар.
ТАТАРСТАНДА
8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына узган сайлауның фирка исемлегеннән төп нәтиҗәләр мондый:
- "Бердәм Русия" 76,7% тавыш җыйды. Бу — 1,6 млн сайлаучы дигән сүз. Хакимият фиркасен хуплаучылар, узган сайлау нәтиҗәләре белән караганда, арткан. 2019 елда парламент сайлавында алар 72,4% тавыш җыйган иде.
- КПРФ икенче урынны алды. Коммунистлар өчен халыкның 10,5% тавыш бирде. Бу — 221 мең тирәсе сайлаучы. 2019 елда алар 10,7% җыйган иде.
- Калган фиркаләр — ЛДПР (4,4%), "Яңа кешеләр" ("Новые люди") (4,2%), "Гадел Русия" (3,2%) тавышка ия булды. Әйтергә кирәк, Владимир Жириновский нигез салган фиркагә тавыш бирүчеләр саны арткан. 2019 елда аларны 3,7% сайлаучы хуплаган иде. Хәзер ЛДПР өчен 92 меңнән артык кеше тавыш биргән.
- Сайлауда тавыш бирүчеләр саны 71,6% тәшкил итте. Бу да 2019 елгы нәтиҗәләрдән күбрәк. Ул вакытта участокларга 70 процент сайлаучы килгән булган. Казанда да тавыш бирүчеләр саны арткан. Бу юлы ул 54,5% булды, 2019да — 51% иде.
Татарстан парламентында төгәл кемнәр утырачагы соңрак — фирка җыелышыннан соң билгеле булачак
Нәтиҗәдә, Татарстан Дәүләт шурасына гадәттәгечә ике фирка — "Бердәм Русия" һәм КПРФ уза. Хакимият фиркасенең 44-45 депутаты, коммунистларның — 5-6 вәкиле булачак. Калган фиркаләр 5 процентлы киртәне уза алмады.
Бермандатлы бүлгеләрдә 50 депутат урынына узган сайлау нәтиҗәләре:
- "Яңа кешеләр" фиркасеннән ике намзәт сайланды.
- ЛДПР һәм "Гадел Русия"нең берешәр вәкиле үтте.
Дәүләт шурасына кемнәр килә?
Татарстан парламентында төгәл кемнәр утырачагы соңрак — фирка җыелышыннан соң билгеле булачак. Шураның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе баш тартмаган очракта кабат депутат булачак, рәиснең кем булачагы парламент утырышында хәл ителәчәк.
Моңа кадәр медиада ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминовның Дәүләт шурасына рәис урынбасары вазифасына күчү ихтималы турында яздылар. Ул ТНВдан китәргә җыенуын инкарь итте һәм барын да фирка хәл итәчәк диде.
Дәүләт шурасына Украина сугышчылары килә. Бу — Рәсим Баксиков һәм былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев.
Дәүләт шурасына Украина сугышчылары килә. Бу — Рәсим Баксиков һәм былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев. Тагын бер хәрби — Казан суворов училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко да парламентка үтте.
Милли кадрлардан язучы Ркаил Зәйдулла депутат кәнәфиен саклап калачак, "Әкият" курчак театры режиссеры Илгиз Зәйниев һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе (элегрәк милли мәсьәләләргә бәйле вазифаларда эшләде) Ренат Вәлиуллин парламентка киләчәк. Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакировның депутат булу ихтималы әлегә билгеле түгел, чөнки ул фирка исемлегендә 45нче булып бара.
КПРФның исемелегендә яңалык юк. Моңа кадәр утырган депутатлар — Хафиз Миргалимов, Николай Атласов, Николай Комиссаров, Фадбир Сафин, Альберт Яһудин һәм Мансур Гарифуллин кабаер парламентта утырыр дип көтелә.
Бер мандатлы бүлгеләрдән "Яңа кешеләр" фиркасенең ике вәкиле үтте. Бу — Әлмәттән эшкуар Роза Гайнетдинова һәм Чаллыдан фирканең Татарстандагы рәисе Руслан Нигъмәтуллин.
ЛДПР фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе Руслан Йосыпов Казанның Азино бүлгесендә җиңеп чыкты. Элегрәк ул Татарстан праламентында депутат булган иде, хәтта 2015 елда Татарстан президенты сайлавында катнашты.
Язучы Ркаил Зәйдулла депутат кәнәфиен саклап калачак
Моңа кадәр сайлауга ЛДПРдан барган һәм Украина сугышына "ихтыяри" булып киткән Эдуард Шәрәфиев да парламентта утырачак. Ләкин бу юлы ул үз-үзен күрсәтеп, ягъни фиркасез намзәт булып теркәлгән иде.
"Гадел Русия" фиркасен Рушан Минһаҗев тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, парламентта берничә район башлыгы, республиканың эре ширкәтләре җитәкчеләре утырыр дип көтелә.
Рәсмиләр Татарстанда сайлау кампаниясе конструктив һәм тыныч узды дип белдерде. Сәясәт технологы, "Теория Дарвина" агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов "әллә ни хилафлыклар күрмәдек", диде.
"Без көне буе тавыш бирү барышын күзәттек, мәгълүмат кырында әллә ни хилафлыклар күрмәдек, бернинди формаль белдерүләр булмады. Безнең сораштыруларга караганда, тавыш бирүгә бер атна кала халыкның 69 проценты сайлауга, һичшиксез, барачагын әйткән иде, 12 проценты әле төгәл белми иде", – дип сөйләде спикер Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә.
ТНВ көнозын сайлауга барырга кыстады, кичен концерт узды
ТНВ каналында көн дәвамында сайлауга барырга өндәп тордылар. 13 сәгать буе "Гаилә белән сайлыйбыз!" дигән телемарафон барды. Турыдан-туры эфирда дистәләгән кунаклар — рәсми затлар, хакимият яклы белгечләр, билгеле шәхесләр һәм гаиләләрне кунакка чакырып, сайлауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Гади халыкны исә 12 данә iPhone-15 һәм Lada Vesta автомобилен уйнатып кызыктырдылар. Бу акциядә тавыш биреп, социаль челтәрдә фото куючылар гына катнаша алды.
Казанда зур концерт тамашасы узды. Сайлау тәмамланып беренче нәтиҗәләр пәйда була башлагач, Фәрит Мөхәммәтшин халык каршына чыкты. "Минемчә, сез һәрберебезгә һәм туган республикага хезмәт итәчәк яхшы депутатларны барлагансыздыр", диде ул.
Сайлау ничек узды: студентларны куллану һәм "Вагнер"чыларның комиссия әгъзасын кууы
Татарстанда сайлауда административ көчне актив кулланулары турында хәбәрләр килеп торды. 9 сентябрь иртәсенә хокук яклаучылар сайлаулар барганда хокук бозулар булуы турында 643 хәбәр алды. Алар белән "Голос" хәрәкәтенең "Хокук бозулар харитасы"нда танышырга мөмкин. Иң күбе — 230дан артык мөрәҗәгать Мәскәүдән булган. Татарстанда — 29 очрак булуы күренә.
Комиссия әгъзасы янаулардан соң участокны ташлап киткән
Элегрәк сайлауда актив катнашкан һәм тавыш бирүне күзәткән "Яблоко" фиркасе әгъзалары, аерым алганда аның Татарстандагы бүлеге рәисе Руслан Зинәтуллин, социолог Искәндәр Ясәвиевның бу юлы медиада, социаль челтәрләрдә активлыгы күренмәде.
Республикада студентларны файдаланырга тырыштылар. Казан федераль университетында (КФУ) укучылардан тавыш бирүләре турында хисап тотуларын сораганнар, дип хәбәр итте SOTA. Филология институтының бер чатында Казанда теркәлеп яшәүче студентларны контрольдә тотарга теләүләре күренде. 6 сентябрьдә төркемдә профессор сайлауда катнашачак укучылардан хәбәр итүне сораган, инде 8 сентябрьдә тавыш бирү турында хәбәр бирергә кушкан. SOTAның институттагы чыганагы сүзләренчә, шундый ук хәбәрләр барлык төркемнәргә дә җибәрелгән.
"Гроза" хәбәр итүенчә, Казан дәүләт аграр университеты чатында да сайлауда катнашу турында чакыру җибәргәннәр. Анда студентлардан университет корпусларының берсендә теркәлергә, анда студентларның килүен теркәп барырга кушылган.
Казанның 250нче сайлау участогы комиссиясе әгъзасы Тарас Харченконы Украинада сугышып кайткан 15 "ихтыяри-сугышчылар" участоктан чыгарып җибәргән, дип язды сайлау турында язучы Telegramдагы "Выборы, всем ЦЫК!" каналы. Соңрак бу хәлне хакимият яклы "Бабай позвонит" каналы да раслады.
Харченко белән башта сайлау участогында комиссия рәисе урынбасары Илсөяр Миндебаева сөйләшкән диелде. Ул участокта телефонсыз гына эшләргә яки чыгып китәргә кушкан.
Шуннан соң егетне участоктан куып чыгарыр өчен элегрәк "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт иткән "ирекле" хәрбиләр җәлеп ителгән. Аларның саны 15 кеше булган диелде (бишесе "Вагнер" киеменнән булган, дип тәгаенләнде). Сугышчылар аның милләтен сораган һәм университетта ял алып Украина сугышына барырга кушкан, шул рәвешле "Ватанны яратырга өйрәтәчәкләрен аңлаткан" һәм аны "чмо" дип атаган. Аннары барлык әйберләрен җыеп участоктан китәргә, күзгә-күз сөйләшергә тәкъдим иткән.
— Сине монда күрәселәре килми. Тор, әйберләреңне җый һәм кит. Аннары кире юл булмаячак. Сайлаулар бер генә көн, ә тормыш озын — шундый әйтем бар. Әйдә, аерым сөйләшеп алабыз, күзгә-күз, бәлки патриотик рух уяныр, — дигәннәр Харченкога. Комиссия әгъзасы янаулардан соң участокны ташлап киткән диелде.
Бу инде беренче очрак түгел. Тарас Харченкога быел президент сайлавында басым ясалган һәм аны участоктан куып чыгарган булганнар.
Казандагы "Солнечный" инвалид балалар тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләрен дә көчләп сайлауга җибәрүләре турында мөрәҗәгать бар.
Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте 2024 елда узган бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре уңаеннан белдерү чыгарды. Анда тавыш бирүләр көндәшлек нык кимегән шартларда узуы әйтелә. Моннан тыш, хакимиятләр сайлауларның кыйммәтен төшерү белән шөгыльләнде: лотерея һәм кабартмалар өләшә торган "күңелле процедура"га әйләндерде дип мөрәҗәгать иттеләр.
БАШКОРТСТАНДА
Башкортстан башлыгын сайлауда республиканың хәзерге җитәкчесе Радий Хәбиров 80,21% тавыш җыйды. Бу хәтта хакимият яклы сораштырулардан да күбрәк процент булды. Рәсми нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Хәбиров өчен барлыгы 1,724 миллионнан артык сайлаучы үз тавышын биргән.
Башкортстан башлыгы вазифасына башка намзәтләр — Артур Шәйнуров (КПРФ) 6,95%, Иван Сухарев (ЛДПР) — 4,98%, Владимир Нагорный ("Гадел Русия") — 4,26%, Илшат Тимерҗанов ("Яңа кешеләр") — 2,60% тавыш җыйган.
Сайлау өч көн дәвам итте. Тавыш бирергә килүчеләрнең саны 72%тан артып китте.
"Янгын кисәтүләре" һәм сүнек камералар
Башкортстанда өч көн дәвам иткән сайлауның ничек оештырылуы намзәтләрдә, күзәтүчеләрдә зур сораулар уятты. Башлык белән бер үк вакытта Уфа районында җирле шурага да сайлау узды. Анда җирле күзәтүчеләр хәрәмләшү омтылышлары турында хәбәр итте.
Башкортстанда өч көн дәвам иткән сайлауның ничек оештырылуы намзәтләрдә, күзәтүчеләрдә зур сораулар уятты
Уфа районындагы 3076нчы сайлау участогында "янгын кисәтүе" игълан ителде. Нәтиҗәдә, үз-үзен тәкъдим иткән намзәт Константин Куликовның күзәтүчесе участоктан чыгарып җибәрелде һәм ярты сәгать дәвамында кире керә алмады. Бу вакытта күпләп бюллетеньнәр ату булган дип шикләнәләр.
КПРФтан күзәтүчеләр Уфа районында сайлауларда видеокүзәтүгә кыенлыклар булуына зарланды. 3493нче участок рәисе камераны төнлә сүндерергә кушкан һәм күзәтүчеләргә шалтыратып кисәтү ясаган, юкса полицияне чакырам дип янаган. 3089нчы сайлау участогында комиссия рәисе рөхсәте белән камераны төнгә кабызылган хәлдә калдырганнар, әмма 7 сентябрь иртәсендә участокка килгәндә камераның сүндерелгән булуы ачыкланган.
Шул ук вакытта Уфада сайлауларга медицина оешмаларыннан хезмәткәрләрне мәҗбүри җибәргәннәр. Бу хактагы мәгълүмат"Голос" хәрәкәтенең "Хокук бозулар харитасы"нда чыкты.
Аларны бүләкләр уйнатуда катнаштыру сылтавы белән Башкортстан башлыгын сайлауда катнашырга мәҗбүр итәләр, диелде. Медицина хезмәткәрләренә сайлау бүлгесендә фотога төшеп, бу фотоларны "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә тиешле һэштеглар белән чыгарырга кушылган. Медицина чатларында социаль челтәрләрдәге постны ничек дөрес итеп язарга өйрәтелгән инструкцияләр таратылган диелде. Сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең социаль челтәрләренең сылтамаларын җыеп алганнар, аларны фото чыгарганнармы дип тикшерәчәкләр. Җитәкчелек Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына сылтана һәм баш тартучылардан аңлатма яздырып алу белән янавы хакында әйтелде.
Башкортстанда күпчелек торак пунктларда сайлау урынына килгән кешеләрнең саны иртән дә, кич тә бер үк күләмдә. Бу исә тавыш бирүләрнең нәтиҗәләрен алдан ук хәрәмләшеп әзерләп куйган булырга мөмкинлекләрен күрсәтә.
Шулай ук Башкортстанның Бөре районында сайлауга килүчеләрне куас белән каршы алдылар.
Аскын районындагы авылда яшәүчеләрне исә бөтенесен бергә автобуска утыртып, милли киемнәрдән тавыш бирергә алып килгәннәр. Авылда бер кеше дә бармыйча калмаган һәм шулай итеп сайлау бүлгесе ачылып, бер сәгать үтүгә — иртәнге тугызга бу авылда яшәүчеләрнең 100 проценты да сайлауга килгән дип тә хәбәр ителде.
Сайлауларны күзәтеп торган белгечләр һәм активистлар сайлау бүлгеләрендә канун бозулар булырга мөмкинлеген җиткерде. Мәсәлән, Башкортстанда күпчелек торак пунктларда сайлау урынына килгән кешеләрнең саны иртән дә, кич тә бер үк күләмдә. Бу исә тавыш бирүләрнең нәтиҗәләрен алдан ук хәрәмләшеп әзерләп куйган булырга мөмкинлекләрен күрсәтә, дип җиткерде сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте.
"Хәбиров чынлыкта 40% җыйды"
Сайлаулар буенча бәйсез эксперт Ренат Факиев Радий Хәбировны республиканың легитим җитәкчесе дип атау мөмкин түгел дип белдерде.
— Безнең булган мәгълүматларга караганда, катнашучылар саны да, Хәбировка бирелгән тавышлар саны да якынча ике тапкыр арттырылган, — дип аңлатты ул "Аспекты — Башкортстан" каналында. — Сайлауда катнашучылар саны уртача 40% булырга мөмкин. Хәбировка бирелгән тавышлар саны да якынча ике тапкыр арттырылган. Өстәвенә, кайбер шәһәрләрдә участокларда аның коммунист намзәткә (Артур Шәйнуров) җиңелүе күзәтелде. Шуңа күрә, Хәбиров шәһәрләрдә — 30-35%, авылларда күбрәк тавыш җыйды. Аның чын күрсәткече — 80% түгел, 40% тирәсе.
Хәбиров шәһәрләрдә — 30-35%, авылларда күбрәк тавыш җыйды. Аның чын күрсәткече — 80% түгел, 40% тирәсе.
Факиев фикеренчә, чын тавышларны санаган очракта, Башкортстанда Радий Хәбиров белән Артур Шәйнуров арасында икенче тур узар иде. Рәсми саннарга караганда КПРФ намзәтенең тавышы 7%ка да тулмады. Факиев аңа сайлаучылар күбрәк тавыш бирде дип саный.
"Бу режимның соңгы сайлавы булды"
"Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов чынлыкта сайлауда КПРФтан Артур Шәйнуров җиңде дип саный. Ул махсус видеомөрәҗәгать белән чыкты.
Сайлауда КПРФтан Артур Шәйнуров җиңде, әмма ул көрәшмәячәк, чөнки ул — спойлер
— Мин бу саннарга (Хәбиров өчен бирелгән рәсми саннарга) бик гаҗәпләндем, ул үзенә 72-75%тан күбрәк сан язарга кыюлык тапмас дип уйлаган идем. Бу — фальсификация, дөрес саннар түгел. Чынлыкта ул җиңелде. Сайлауда КПРФтан Артур Шәйнуров җиңде, әмма ул көрәшмәячәк, чөнки ул — спойлер.
Шуңа да Габбасов Радий Хәбировны "ялган хаким" дип белдерде.
— Хәзерге вакытта Радий Хәбиров ялган башлык булып санала. Ул легитим түгел. Ул сайлауны һәм тавышларны урлады. Хәзер без Башкортстан башлыгы кәнәфиендә ялган хаким утыруын аңлыйбыз. Моны без генә түгел, алар үзләре дә белә. Чын саннар куәт оешмалары вәкилләре — чекистларга да мәгълүм. Алар әлеге саннарны Мәскәү кирмәненә юллый, шуңа алар да Хәбиров өчен беркем дә түгел, аеруча башкорт халкының тавыш бирмәвен беләләр. Ул бары Кирмән хисабына гына бу вазифада тора, — диде ул.
Габбасов фикеренчә, Хәбировка "тавышларны урлаучы"га, "җинаятьче"гә кебек караш булырга тиеш. Ул "бу режимның соңгы сайлавы" булды дип саный. Сәяси мөһаҗир Хәбировка бераз "түзәргә" кирәк, соңрак чын демократик президент сайлавы булачак дип ышана.
Башкортстанда Иҗтимагый пулат та, сайлауларны күзәтү штабы да үрнәкле эшләде. Бөтен эш югары дәрәҗәдә оештырылды. Башкортстан иҗтимагый контроль ягыннан илдә иң яхшы төбәкләр арасында. Башка төбәкләрдәге кебек, фейклар таратырга тырышулар да күрдек, әмма тикшерү барышында әлеге мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен ачыкладык. Башкортстанда кешеләрнең сайлау хокукларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылды", дип белдерде Русия Иҗтимагый пулатының сайлаулар контроле белән шөгыльләнүче Максим Григорьев.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум