"Әнкарада Сөембикә күпере ачылды, ә Казанда аның манарасы янында дога кылырга да ярамый"

Сөембикә күпере Әнкараның Яңа мәхәлләдәге, Бәһдад проспектында урнашкан

Сөембикә күпере Төркия башкаласы Әнкарада ачылды. Аны ачарга күп тырышлык куйган депутат вафат булган.

Әнкарада Сөембикә исемен мәңгеләштерү сүзе күптән йөргән. Төрле талпынышлар булган, әмма килеп чыкмаган. Бу хакта күпер ачылышына җыелган татарлар сөйләде.

— Яңгыраган сүзгә егерме ел узган ул, әмма барыбер менә ерып чыгылды бит! — дип бер-берсен котлашты татарлар.

Ачылышка килүче татарларның күпчелеге — яңа мөһаҗирләр, Төркиягә 20-30 еллап элек күченеп төпләнүчеләр. Иске (элек килеп урнашкан) татарлардан тантанада кешеләр күренмәде.

Тантана сәгать көндезге икегә билгеләнде. Аңа кадәр оештыручылар күперне Татарстан, Төркия, кырымтатар байраклары, шарлар белән бизәде. Күпер ачылышына Сөембикә портреты, чәчәкләр гөлләмәсе китерелде. Килгән кешеләргә Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар таратылды, аны барысы да диярлек кем күкрәккә такты, кем беләзек урынына бәйләде. Күпер ачылышына килүчеләр арасында татарлардан тыш нугайлар, кырымтатарлар да күп булды.

Күпер Әнкараның Яңа мәхәллә җирендә, Бәһдад урамында урнашкан. Бу проспект төзелеп кенә килә, юлның бер өлешен салу эше дәвам итә. Күпернең ике ягына да төрекчә "Süyümbike sultan yaya üst gecidi" дип язылган, ягъни ханбикә Сөембикә исемендәге җәяүләр өчен күпер. Аны шәһәр хакимияте язып элгән. Бу күперне татарның ханбикәсе исеме белән мәңгеләштерү карары ике ел элек кабул ителгән. Пандемия һәм башка төрле сәбәпләр аркасында аның ачылышы вакытында узмаган.

Лилия Сабир

— Чынында бу — шәһәрнең машиналар күп йөри торган урын. Юлның тагын бер каршы ягы төзелеп беткәч, машиналар саны тагын да артачак. Алар барысы да Сөембикә дигән исемне күрәчәк, — дип аңлата чараны оештыручыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Лилия Сабир.

Әнкарада Сөембикә исемен мәңгеләштерү инициативасының башында торучыларның берсе нәкъ ул. Сабир Төркиядә ике дистә елдан артык яши. "Иделия" исемле ресторан тоткан, шунда узган кичәләрнең берсендә Сөембикәгә урам исемен бирү сүзе яңгыраган. Ул Сөембикәгә бәйле истәлекле урынның булдырылуы — күптәнге хыял дип аңлатты. Урамга исемен бирүне сорадык, әмма Сөембикә исемендәге күпер булуы тагын да яхшы булды дип сөйләде.

Аның исеме менә Әнкараның күперенә ике яктан да язылып куелды

— Аның исеме менә Әнкараның күперенә ике яктан да язылып куелды. Татар ханбикәсен белүчеләр монда бик аз, әмма ханбикә Сөембикә дип язуга игътибар иткән кеше ахыр чиктә "Ә кем әле ул Сөембикә?" дип үзенә сорау бирә ала, аның турында укыса, истә калдырса, инде зур эш, — диде ул.

Күпер ачылышы вакытында урамнан машиналарда узып китүчеләрнең күпчелеге клаксоннар белән сәлам биреп үтте, кайбер кешеләр бүре ишарәте күрсәтте, бу — төрки милләтчелерәренең билгесе.

Җыен Төркия гимны белән башланды. Аны барысы да җырлады. Чара төрек телендә барды. Шәһәр хакимиятеннән кунаклар чакырылса да килмәде булып чыкты, әмма иң зур кунак — Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк булды. Беренче булып ул сүз алды.

Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк

Элеккеге түрә җыенда татарча "Исәнмесез!" аннары башкортча "Һаумыһыгыз!" дип сәлам бирде һәм Сөембикә Казан һәм Кырым татарларын, нугайларны берләштерә торган, алар өчен уртак кадерле шәхес булуын аңлатты.

Бәйсезлек өчен көрәшүчеләр дә, аңа каршы көрәшүчеләр дә бар

— Без берләшергә тиеш. Без — төркиләр бүленмәс халык. Аның өчен солтаныбыз Сөембикә дә тырышты, гомерен фида итте. Онытмадык. Нугай кызы Казан дәүләтендә ханбикә булды. Кырымтатарларның ханнар нәселе белән туганлашты. Әмма дошманлык каян чыкты? Бездән, эчтән чыкты. Аны урысларга кем биреп җибәрде? Һич онытмыйм. Бәйсезлек өчен көрәшүчеләр дә, аңа каршы көрәшүчеләр дә бар, — диде ул.

"Сөембикә — Кырым, Казан, нугайның кадерле кызы." Бу сүзләрне Дөнья кырымтатар конгрессның баш сәркатибе, адвокат Намык Кемал Баяр яңгыратты.

— Сөембикә бөтен төрки дөньясында бәйсезлек өчен көрәшүче шәхес буларак йөрәкләребездә яши. Ул төрки дөньяның азатлыгы, хөрлеге, бәхете өчен үзенең гомерен биргәнен онытмыйк. Төрки дәүләтләрнең һәр җирендә Сөембикә, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләребезнең һәйкәлләре, аның белән бәйле истәлекле урыннар барлыкка килсә иде, — диде ул.

Бу чарага Дөнья татарлары лигасы җитәкчесе Гөнүл Пултар чакырулы булса да, тантанага килә алмады дип аңлаттылар, әмма аның котлау хаты укылды.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Роза Корбан тантана вакытында Сөембикәнең язмышы турында сөйләде һәм әлегәчә аның кабере төгәл кайда булуы ачыкланмаганы, татарларның аны Казанга алып кайтырга теләсә дә, бу эшне башкара алмавы турында сөйләде.

Роза Корбан


— Сөембикә татарларның тарихының аянычлы тарих битләре — дәүләтчелекне югалту белән бәйле булган шәхес. Әмма шул ук вакытта ул гасырлар дәвамында халык күңелендә сакланды һәм югалган бәйсезлек, дәүләтчелек өчен көрәш символына әйләнде, — диде ул. — Бүгенге көндә Казанда Сөембикә белән бәйле бары тик аның исемендәге манара бар һәм шушы манара янында татарларга фаҗигале тарихын искә алырга рөхсәт итмиләр. Туган туфрагын, дәүләтен яклап һәлак булучыларны дога белән искә алучыларны богаулап тараталар. Хәтерләү дә рөхсәт ителми. Ә без бүген Төркиянең башкаласында аның исемендә күпер ачабыз, Төркиянең башкаласы хакимиятенә зур рәхмәт, — диде ул.

БУ ТЕМАГА: Казанда Хәтер көне: хәтта Сөембикә манарасы янына да җибәрмәделәр


Роза Корбан Азатлыкка "Сөембикә шәхесе аңа кайсы сыйфаты белән якын" дигән сорауга, төрки халыкларда ханбикә булган хатын-кызлар күп түгел дигәнне исәпкә алды.

— Төрки дөнья тарихында каһарман хатын-кызлар бик аз. Французлар Жанна Дарк белән мактана алса, без Сөембикә дип әйтә алабыз. Укымышлы булган, ана да, хатын да була белгән һәм дәүләт өчен тарткалаш, басым барган вакытта аңа идарәне үз кулына алырга туры килә, — диде ул. — Күп ханнарның исемен татарлар белми, ә менә Сөембикә хәтердә калган. Юкка түгел бит.

Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәл

Сөембикә шәхесе белән тагын тәэсирләнгән кеше ул - җырчы, Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәл. Җырчы тантанага башкорт киеменнән килгән иде. Ул ачылышта "Сөембикә" җырын акапелла башкарды. Ул алкышларга күмелде.

Җырчы буларак ул татар ханбикәсе турында вакытында Төркия медиаларында күп аңлаткан, Сөембикәнең язмышы турында сөйләгән кешеләрнең берсе. Чыгышында ул 2002нче елда Казанга барып, шунда беренче тапкыр Сөембикә мәликәсе турында ишетүе турында искә алды. Казанга сәфәреннән соң иң зур ядкәрь итеп ул "Сөембикә" бәетен өйрәнеп кайту булды дип әйтте.

Әнкарада Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылды

Азатлык аннан Сөембикә шәхесен аңа ничек тәэсир итүе, хатын-кыз буларак аны ничек кабул итүе турында кызыксынды.

Барыбыз өчен дә үрнәк алырлык адымнар ясаган кеше

— Сөембикә турында белми идем, әмма кызык бер хәл, мин Төркиядә Сөембикә исемле кыз балаларны очратканым булды. Татарстанга баргач, аның манарасын күрдем, аның турында төрле риваятьләр ишеттем. "Сөембикә" җыры барлыгын белдем, мин аны өйрәнергә тиеш дип максат куйдым. Төркиягә кайткач аны күп башкардым һәм һәрвакыт алкышларга, рәхмәтләргә күмелдем. Бик бәрәкәтле җыр булды, — дип аңлатты ул. — Кыю, тәвәккәл каһарман хатын ул минем өчен. Барыбыз өчен дә үрнәк алырлык адымнар ясаган кеше. Ихтиярына каршы барырга туры килгән.

Һәр хатын-кыз бәхетле буласы килә, әмма мәликә булса да Сөембикә бәхетсез гомер кичерә. Ирсез кала, аннары баласыз кала. Вафатыннан соң кабере дә билгесез. Әмма гаҗәп, аның рухы яши. Димәк ниндидер көчкә ия булган ханбикә булган ул.

Фәриял Бәшал татар хатын-кызларына бәйле, аларны таныткан иҗат әсәрләре барлыкка килергә тиеш, диде. Җырмы, киномы, театр әсәреме — мөһим түгел ди ул, әмма бу танытыр өчен уңай юл.

Кырымтатар Акиф Әртик — студент, ул Әнкараның Хаҗи Вәли Бәйрәм университетында укый. Тантанага кадәр Сөембикә турында белми идем дип сөйли.

Акиф Әртик, студент

— Университетта Сөембикәгә бәйле конференция булды, шунда катнаштым. Дөресен әйтәм, бу шәхес турында белми идем. Кырымтатарлар өчен Гәрәйләр нәселе кадерле һәм мөһим, бу — көчле ханнар нәселе, мин алар хакында белә идем. Әмма Казан ханлыгы белән идарә итүче Сафагәрәйнең хатыны ахыр чиктә аның эшен дәвам итүе, дәүләт башлыгында торганы хакында хәбәрдар түгел идем. Кызык язмыш. Мөһим сабак булырдай тарих безнең өчен.

Дәүләтен таркатмас өчен тырыша, беренче урынга үзен түгел, халык, дәүләт мәнфәгатьләрен куя

Гаиләсенә, халкына тугры кеше ул. Дәүләтен таркатмас өчен тырыша, беренче урынга үзен түгел, халык, дәүләт мәнфәгатьләрен куя. Форсат чыкканда хәзер барысына да аның кем булуын аңлатачакмын, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

Бу чарада еш кына Әнкара шәһәр мәжлесе әгьзасы Осман Карааслан исеме рәхмәт белән искә алынды. Күпер ачылышында ул булырга тиеш, ул кызыл тасманы кисәргә тиеш дип әйтелде. Татарлар аңа берничә ел элек гозерләрен җиткергән, ул Сөембикә исемен мәңгеләштерү эшен депутат буларак шәһәр мәҗлесе утырышларында күтәргән, аңлаткан һәм уңай карар кабул ителүенә ирешә алган. Әмма ачылышка берничә көн кала депутат вафат булган. Ул милли җанлы төрек, төрки халыкларга карата хәерхаһлы дип телгә алынды.

— Күпер ачылышының тантанасы булачак, аңа фатиха бирелгән хәбәрне алдык, шул ук вакытта Осман бәйнең вафаты булуы турында да хәбәр иреште. Сөенеч белән бергә көенеч тә бергә йөри шул, — диелде мөнбәрдән.

Күперне ачылышында кызыл тасманы кисү чарасы булды, шигырьләр дә сөйләнде, җырлар да башкарылды. Аны Әнкараның төрле университетларында белем алучы Татарстан һәм Башкортстан студентлары башкарды. Сөембикә күперен ачылышында кырымтатар бию дә куелды. Тантананы оештыруда катнашучыларга, чыгыш ясаучыларга Гаяз Исхакыйның "Зөлайха" китабы һәм язучының рәсемнәре ясалган түштамгалар, букчалар тапшырылды. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин оештырды.

Тантана "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Аның сүзләре латин имлясында язылган килеш халыкка таратылды, җыр ни турында булганы аңлатылды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!