1552 елда Казан ханлыгының Явыз Иван гаскәре тарафыннан яулап алынуы татар милли хәрәкәтендә татар дәүләтчелеген югалту буларак искә алына. Шушы тарихи көндә һәлак булучылар хөрмәтенә багышлап үткәрелә торган Хәтер көнен "Азатлык" татар яшьләре берлеге быел Казанда 15 октябрьдә уздырмакчы иде. Алар аны митинг форматында үткәрергә ниятләде. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сорадылар. Әмма Казан хакимиятләре моңа рөхсәт бирмәде.
Шуннан соң бер төркем активистлар социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп 12 октябрь, шимбә көне булганга аны Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухыны дога кылу чарасы буларак уздырырга карар кылды.
Әлбәттә, бер төркем татарлар Хәтер көнен болай да ел саен 12 октябрьдә уздырып килә. Казанны алган көн искечә 2 октбярь булган, яңача бу 12сенә туры килә дип, алар ел саен бу көнне шәһитләрне Сөембикә манарасы янына килеп искә ала. Ул чараны инженер Раил Имамов оештыра.
Быел әлеге ике төркем берләшеп чара уздырырга, ягъни Сөембикә манарасы янында шәһитләр рухына бергәләп дога кылырга дип килешсә дә, ниятләре тормышка ашмады.
Бер төркем активистлар Сөембикә манарасына юнәлгәнче, Казанның Кол-Шәриф мәчетенә кереп өйлә намазы укып чыгарга дип килеште. Анда нигездә Татар иҗтимагый үзәгенә йөргән милли хәрәкәт вәкилләре иде. Алар арасында Айрат Габдуллин (Хатмулла), Рәүф Ибраһимов, Равил Мөхәммәтҗанов һәм башкалар булды. Йошкар-Оладан татар һәм мари активисты Рамай Юлдашев, Башкортстаннан татар милли хәрәкәтеннән дүрт кеше килгән иде.
Бер төркем намаз укырга кереп киткәндә, Раил Имамов җитәкчелегендәге икенче төркем "турист"лар буларак "Сөембикә" манарасы янына җыелды. Ләкин анда ниндидер тарихи кино төшерүчеләр җыелган булып чыкты.
"Нәкъ шушы көнне "Казан яугирләре" каршы алды. Ниндидер кино төшерәләр иде бугай. Шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына бергәләп дога кылу өчен милли хәрәкәт вәкилләрен көткән арада тарихчы Фәрит Шәкүров лекция сөйли башлады. Шуннан мәчеттән иртәрәк чыгып безгә галим Фәрит Яхин кушылды. Башкаларны көтәбез, алар юк та юк. Шалтыратып карыйбыз телефоннарын да алмыйлар. Шуннан аларны полиция туктатканын һәм Сөембикә манарасына җибәрмәүләрен белдек.
Кино төшергәнгә Сөембикә манарасы янына килеп булмый иде. Шуннан "турист"лар буларак тугыз кеше алдан сөйләшенгән экскурсовод белән Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән урынга китте. Тыныч кына Фәрит Яхин лекциясен тыңлап торганда полиция килеп сораша башлады. Экскурсовод үз документларын, без билетларны күрсәтте.
Полиция вәкиле Русия кануны нигезендә җәмәгать чарасына алдан рөхсәт алырга кирәклеген әйтте. "Мин сезне кисәттем. Канунга каршы барсагыз, менә монда гына полиция машинасы тора. Сезне шунда утыртып полиция бүлегенә алып китәчәкбез" диде. Фәрит Шәкүров "ата-бабаларыбызны гына искә алабыз, ни начарлыгы бар", дип аңлатырга тырышты.
Полиция вәкиленә экскурсиягә билетлар күрсәтелсә дә, ул тынычланмады. "Җәмәгать чарасы узыру тыелган" дия башлады.
Шуннан соң Фәрит Яхин кыска гына бик матур дога кылды, без кушылдык. Аннары тизрәк китү ягын карадык. Полиция вәкилләре безне Кирмәннән чыкканчыга кадәр озата барды", дип сөйләде Азатлыкка әлеге чарага килүчеләрнең берсе.
Шул вакытта Кол-Шәриф мәчетеннән чыккан татар милли хәрәкәт вәкилләре Сөембикә манарасына бара алмады. Чаллыдан килгән "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйкъ Кәримуллинны полиция тоткарлады. Алдагы көннәрне аңа ике кисәтү тапшырылган иде. Шуңа да карамастан Кәримуллин Казанга килде.
"Республикасы" телеграм каналы язуынча, Хәтер көненә җыелучыларны куып тарату өчен Татарстанның экстремизмга каршы көрәш үзәгенең җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин үзе килгән. Ул Сөембикә янына юл алачак активистларны тоткарлау белән янады.
Кәримуллин ул көнне бердәнбер тоткарланучы булмады. Татар милли хәрәкәте вәкиле Галишан Нуриәхмәт берничә сәгатьне Казанның "Япеево" полиция бүлегендә уздырды. Аны Кол-Шәриф мәчетенә килгәнче үк алып киткәннәр иде. Гомумән, татар активистларын алдан ук аулап йөргәннәр. Активист Кәшиф Гатинга дигән кисәтү кәгазен күршеләренә калдырып киткәннәр. Радик Зинановның өенә килгәннәр, әмма ул хастаханәдә булгач анда барып имзалатканнар.
Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, тарихчы Илнар Гарифулинны да өйләре янында сагалап торганнар.
Берничә сәгатьтән соң Галишан Нуриәхмәт һәм Рәфыйкъ Кәримуллинны полиция бүлегеннән чыгарылды.
Шул арада Сөембикә манарасы янына җибәрелмәгән активистлар Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчетенә таба юл алды. Риваятьләргә күрә, мәчет 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1930нчы елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып тора. 1994 елдан янә мәчет буларак кулланыла башлый.
"Мәчет үзе ябык иде. Экскурсовод, милли хәрәкәт вәкиле Айрат Хатмулла кыскача тарихын сөйләде, шул каберлек янында бергәләп дога кылдык, тарихка калсын дип фотога төштек. Шуннан соң инде кафега барып татарның бүгенге хәле, милли мәгариф, милли хәрәкәт, Русиянең милли халыкларны кысуы турында сөйләшеп утырдык", дип сөйләде исемен әйтмәүне сораган активистларның берсе.
Аның сүзләренчә, полиция вәкилләре еш кына таләпләр кырыслатылуын тиздән Казанда укачак БРИКС белән аңлатканнар.
Белешмә: БРИКС
БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.
Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.
- Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт биргән булып чыкты. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды.
- Башта Казан хакимияте Хәтер көнен оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.
- Аңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.
- 2021 елгы Хәтер көненнән соң ТИҮгә һәм милли хәрәкәт вәкилләренә карата басым башланды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.
- Шул ук вакытта быел 22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Дин әһелләре хиҗри календарь нигезендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучыларны инде дүртенче тапкыр искә алды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин бу дәүләт кушуы белән халыкны Хәтер көненнән биздерү өчен махсус эшләнә дип саный. Бу — бары дин әһелләре кулы белән башкарыла, дип сөйләгән иде ул.
Хәтер көне
Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.
Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.
Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.
Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум