Таҗикстанда ягноби теле үлә: мәктәпләрдә укыту беткән, балалар сөйләшми

Ягноб үзәнлегенә юл күрсәткече

Таҗикстанның Ягноб үзәнлегендә яшәүчеләр, мәктәптә укытылмаса, туган телебез юкка чыга дип кайгыра. Ягноби – дөньяда иң борынгы телләрнең берсе, бу телдә үзәнлектә 500ләп кеше сөйләшә. Монда мәктәпләр юк, балаларны интернатка җибәрәләр, анда укыту таҗик телендә генә.

Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедән төньякта урнашкан Ягноб үзәнлеге ярым буш авылларда яшәүче 500ләп кешене сыендыра.

Кайчандыр Ягноб 4000 кешенең йорты булган, ләкин 1970 елда Совет хакимияте бу районнарда яшәүче күпчелек халыкны мамык үстерү өчен Зафаробод районына мәҗбүриләп күчергән.

Кемдер туган якларына кире кайта алган, ләкин Ягноб бу хәлләрдән соң үсеш ала алмаган. Кеше саны белән бергә бу якларда яшәүчеләрне туган телләре – ягноби телендә сөйләшүчеләр дә кими. Дәүләт саклау чаралары күрмәсә, көнчыгыш иран телләренә караган ягноби теле тиз арада юкка чыгарга мөмкин.

Беренче чиратта кешеләр туган телләрен мәктәп програмына кертүне сорый.

Балаларның күпчелеге мәткәпкә бару белән үз телләрен оныта.

Ягноб үзәнлегендә мәктәпләр юк. Балаларны 40 километрдагы Азноб шәһәренә дәүләт интернат-мәктәбенә илтәләр. Алар анда дәүләт таҗик телендә белем ала.

Балаларның күпчелеге мәктәпкә бару белән үз телләрен оныта, чөнки алар бөтен уку елы диярлек туган авылларыннан, әти-әниләреннән аерым яши.

Кышларын тирән кар көртләре бу авылларны шәһәрдән аера.

Ташландык йорт җимерекләре

"1990нчы елларда башлангыч сыйныфларда ягноб балаларына үз телләрен укыта башлаганнар иде, дәреслекләр дә язылды", – дип сөйли ягноби телен өйрәнүче лингвист Рөстәм Рамазони. – Телне укыту бик мөһим иде, чөнки сөйләшүчеләр саны кимеде".

2000нче еллар башында дәүләт бу програмнан баш тарта. Ягноб балалары үз телендә берничә сәгать булса да укудан мәхрүм кала.

Авыл халкының кайберсе көнкүрештә ягноби телен кулланса да, белем алу, бизнес өлкәсендә таҗик теленә күчә. Аларның балалары ягноби телендә мәктәпкә уырга кергәнче генә сөйләшә дип сөйләгән җирле халык Азатлык Радиосының таҗик хезмәтенә.

Яшьләр авылдан китә

Таҗикстанда мамык үстерелгән районнарга мәҗбүри күченү програмы туктатылгач, кайбер кешеләр янә Ягноб үзәнлегенә үзләренең бушап калган авылларына кайта.

Пискон авылыннан Сафарали Бокиев бабалары яшәгән авылдан беркайчан да китмәү карарын 20 яшендә кабул иткән.

"Мин Ягнобка армия хезмәтемне тутырып 1988 елда кайттым. Өйләндем. Җиде балабыз бар", – ди Бокиев. – Без монда үзебез көн күрәбез, беркая да китә китәргә теләмим, чөнки без китсәк, тел дә бетәчәк".

Әмма болай уйлаучылар күп түгел. Ни мәктәпләре, ни юллары, ни хастаханәләре булмаган үзәнлектә кешеләрнең каласы килми.

Ягноб үзәнлегендә күпер

Ягнобта эш урыннары юк. Халык авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, бәрәңге утырта, мал тота.

Кышын үзәнлек җиде айга кар астында кала. Ашыгыч вакытларда, авыруларны хастаханәгә илтү өчен ишәкләр генә "ярдәмгә килә" ала.

Кьерте авылы хатыны Фирүзә Мөхәррәмова өч баласын да өендә тапкан. Бу вакытта янында табиб та, акушер да булмаган дип сөйләгән ул Озоди Радиосына.

Ягнобта электр челтәрләре дә юк. Соңгы елларда халык ташландык су ресурсларын кулланып кечкенә электр станцияләре төзегән.

Үзәнлекне туристик үзәккә әйләндерү проектлары бар. Монда көнбатыш волонтерлары да катнаша. Җирле халык мондый проектлар эш урыннары бирер иде, үзәнлеккә инвестицияләр җәлеп итәр иде дип өметләнә.

Яшьләр Ягнобта калсын иде дә. Алар китсә, тел дә бетәчәк.

Ләкин әлегә яшьләр китәргә ашыга.

"Яшьләр Ягнобта калсын иде дә ул. Алар китсә, тел дә бетәчәк. Безнең тел бетә инде, – ди Бокиев. – Әмма балалар монда яшәргә тели".

Ягноб авыллары үзенчәлекле. Анда кызыл балчык йортлар да, ташландык йортларның калдыклары да, бу төбәктә калырга карар иткән кешеләрнең яңа заманча өйләре дә бар.

Ә инде үзәнлектән китүчеләр читтә телне саклау бик авыр диләр.

Ягноб үзәнлегендә

Зафарободта яшәүче ягноблар да телләре һәм мәдәниятләре югалуын күрә.

"Мондагы безнең туйларга барсаң, җырларның 95-98 проценты таҗик җырлары", ди биредә яшәүче Мирзо Рамазонов.

"Зафарабадка күчеп килгәннән бирле традицияләребезнең зур өлешен югалттык. Ягноби телендә сөйләшүчеләр дә таҗик сүзләре кушып сөйләшә", ди ягноб шагыйре Саидмурод Холов.

Шарофат Шарифова берничә ел элек Ягнобтан Дүшәнбегә күченгән. Аның сүзләренчә, Дүшәнбедә ягноблар җәмәгьчелегенә караучыларның кайберләре әлегә туган телләрендә сөйләшә, ләкин өлкән буын киткәннән соң тел дә үләчәк.

Язманың оригиналы Озоди Радиосында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!