"Халык бердәмлеге" мифлары: "Хакимияткә татарларны Русия дәүләтенә тугры булган дип күрсәтү мөһим"

Мәскәүдә Минин һәм Пожарский һәйкәле

Кузьма Минин татар булганмы? Ни өчен 1612 елда Мәскәүне азат итүдә татарлар катнашкан дип күрсәтелә? Фетнә вакытында һәм хәзер Русиядә “тышкы дошман” эзләүне нәрсә берләштерә?

Бүген, 4 ноябрьдә Русия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Рәсмиләр бу көнне патриотик вакыйга буларак тасвирларга тырыша, хәтта еш кына татарларның урыслар белән бергә көрәшүен күрсәтергә омтыла. Баштарак әлеге көнгә зур игътибар бирелмәсә, соңгы елларда дүрт гасыр элек булган вакыйгаларны тарихи пропаганда буларак кулланалар.

Белешмә

Халыклар бердәмлеге көне Русиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Ул 1612 елда Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә баш күтәрүчеләр Мәскәүне поляклардан азат итүе, шул рәвешле Русиядә фетнә вакыты бетүе уңаеннан билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көнен православлар Казанда ел саен тәре йөреше уздырып бәйрәм итә.

Халык бердәмлеге көне бүгенге хакимият уйлап чыгарган тарихи мифларга нигезләнгән, дип саный тарихчы, Rhodus Intelligence тикшеренү үзәге җитәкчесе Камил Галиев. Ул Азатлык Радиосына Фетнә вакыты, 1612 елда аның тәмамлану чорына бәйле бүгенге технологияләр һәм тарихи чынбарлык турында сөйләде.

Аныңча, 4 ноябрь дә Польшага һәм Көнчыгыш Европага каршы корылган бәйрәм. Кузьма Мининның татар булуы — миф. Хакимиятнең дүрт гасыр элек Русия мәнфәгатьләрен татарлар да яклаган дию — рәсмиләрнең деколонизация мәсьәләсеннән курку хисенә бәйле, ди ул.

Белешмә

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң тарих һәм тарихи хәтер идеологик пропаганда буларак кулланыла башлады. 2023 елдан укучылар тарих дәресендә әлеге сугышны Русия президенты Владимир Путин карашыннан чыгып өйрәнә, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укыта, балалар хәрби әзерлек уза һәм хезмәткә тартыла. Мисал өчен, тарих дәреслегендә Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "махсус хәрби операция" дип атала, ә аның максаты – "Донбассны саклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" диелә.

Быел Русия президенты Владимир Путин президент инаугурациясеннән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала.

Камил Галиев

— Рәсмиләр 1612 елда Фетнә вакыты тәмамлануны "халыкның бердәмлеге" белән бәйләп аңлата. Бу тарихи чынбарлыкка ничек туры килә?

Аларга тарихны бүгенге көн коралы буларак куллану кызык

— Фетнә вакытында гына түгел, теләсә кайсы чорда, хәтта бүген дә, "халык ихтыяры", "халык карары", "халык бердәмлеге" кебек төшенчәләр күбрәк сәяси эталогия конструкты булып тора, чөнки алар объектив чынбарлыкка нигезләнми. Америка халкының, француз, алман, яки хорват халкының ихтыяры да — идеологик фикция генә. Ә ул тарих белән ничек бәйләнгән? Бер яктан, бу — күрә торып хаталану. Без тарихи вакыйгаларны һәм персонажларны каршылыксыз, бердәм масса итеп кабул итәбез. Бу — күзне алдалау кебек. Без ул вакытта булган каршылыкларны һәм низагъ нокталарын күрмибез.

Миңа Япон язучысы Юкио Мисиманың сүзләре ошый. 1930 елларда Япониядә сәясиләшкән яшьләр арасында сәяси бәхәсләр, көрәшләр барган. Бер "икс" икенче яктагыларга нәфрәт тоткан. Аның дусты әйткән: киләчәк буын синең һәм дошманнарың арасында аерма күрмәячәк, алар өчен бу бер әйбер булачак. Тарихка караш шундыйрак.

Икенче яктан, дәүләт халыкка бердәм миф булдыра, тарихи хәтер стандартларын барлыкка китерә, һәм моны үз сәяси максатларыннан чыгып эшли. Дәүләтне абстракт чынбалык түгел, аларга тарихны бүгенге көн коралы буларак куллану кызык. Тарихи "халык бердәмлеге" мифы бүгенге хакимият тирәсендә бердәмлекне саклау өчен кирәк. Русия дәүләтенең тарихына күз салсак, анда җитәкче һәрвакыт хаклы итеп күрсәтелә.

Вакыйлар хакимият өчен уңайлы итеп үзгәртеп бирелә, уңайсыз сәхифәләргә күз йомыла

Әгәр тарихи фактларга карасак, Мәскәү дәүләтенең документлаштырылган тарихы XVII гасырдан — Фетнә вакытыннан соң башлана. Ул чорда булган хәлләр ачык түгел, буталчык һәм өзек-өзек сакланган. Шул ук вакытта анда үзара каршылыкларны күреп була. Фетнә нәтиҗәсендә Романовлар династиясе тәхеткә килә. Шуннан соң вакыйлар хакимият өчен уңайлы итеп үзгәртеп бирелә, уңайсыз сәхифәләргә күз йомыла. Михаил Романов патша булуының сәбәбе — Мәскәүнең казаклар кулында булуында. Аларның күбесе Лжедмитрий II гаскәре ягында торган. Патриарх Филорет (Михаил Романовның әтисе) та аның лагерендә патриарх булган. Алар Михаилны эчке элемтәләр аша патша итеп куйган. Бу рәсми мифка ни рәвешле туры килә соң? Лжедмитрий I — кабахәт, Лжедмитрий II — ул да кабахәт, "поляк интервентлары" — шулай ук кабахәтләр, ләкин Романовлар һәрвакыт яхшы яктан гына күрсәтелә. Чынлыкта, кырыс көрәш барган. Ул чорда һәркем үз фикерен ун тапкыр үзгәртеп төрле якка күчә торган булган. Нәтиҗәдә, хакимияткә килгән династия үзе өчен уңайлы, гадиләштерелгән тарих картинкасы ясап куя: анда яхшылар яманнарны җиңгән кебек күрсәтелә, әмма бу чынбарлыкка берничек тә туры килми.

Ополчениены җитәкләгән Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийның бүгенге образлары тарихи чынбарлыкка ни кадәр туры килә?

— XVII гасырдагы кешеләрнең образы һәм биографияләре тишек-тошык сакланган. Аеруча, бу Кузьма Мининга кагыла. XVII гасыр башында Флоренция яки Марсельнең гади халкының биографиясен азмы-күпме реконструкцияли алабыз. Ә менә Түбән Новгородтагы гади халкының биографиясен ышанычлы итеп реконструкцияләү мөмкин түгел. Русиядә бу чорда сугыш томаны хөкем сөргән.

БУ ТЕМАГА: Путин: 1612 елда Русия көчләрен татар кешесе җитәкләгән

— Шулай да Владимир Путин һәм башка рәсмиләр еш кына Кузьма Мининның татар булуын искә алырга ярата. Минин татар булганмы, юкмы — ачык чыганаклар юк. Тарихчы буларак әйтегез, аның татарлыгы нәрсәгә нигезләнә?

— XVII йөз башында морзаларның да биографиясе тишек-тошык булырга мөмкин. Ә гади халыкныкы? Бу төбәктә микротарих булуы мөмкин түгел.

— Хакимият ополчениены күпмилләтле дип күрсәтергә телиме?

— Күпмилләтлелек — ул бүген чорда уйлап табылган модернизация. XVII гасырда милләтләр юк, дәүләт сословиега бүленгән. Ополчение дигәндә, бу шәһәрләр, морзалар, князләр турында сүз бара. Анда күпмедер татар морзалары катнашуы аңлашыла. Әмма аларга милләт вәкилләре дип түгел, социаль сыйныф вәкилләре кебек карарга кирәк.

Татарлар күп мәсьәләләрдә урыс аксөяк вәкилләреннән өстенрәк торган

Татарлар дигәндә, XVII йөз башында Московиядә алар халыкның төрле катламын тәшкил иткән. Татар морзалары Мәскәү дәүләтенең супер өстенлекле катламы булган. Казан ханлыгы яуланып алганчыга кадәр озак еллар Мәскәү кенәзлегендә хезмәтче татарлар күп яшәгән, аларның күбесе әкренләп чукынган. Татарлар күп мәсьәләләрдә урыс аксөяк вәкилләреннән өстенрәк торган. Аеруча XVI гасыр уртасына кадәр. Мисал өчен, алар Мәскәү хезмәтеннән китә алган. Кырымда, яки Нугай урдасында яшәсәң, Мәскәүдә эшләп кире кайтырга мөмкин булган. Аларны Кытайда яшәгән Европа экспатлары белән чагыштырырга мөмкин. Кытайда тормыш кырыс булса да, бу катгый кагыйдәләр алман, американ, канадалыларга кагылмаган. Алар паралель чынбарлыкта яшәгән.

XVI гасыр уртасына кадәр Мәскәү дәүләтендәге татар аксөяк вәкилләренең хәле дә шундый булган. Казан яулап алынганнан соң аларның статусы кими башлаган. Аннан соң Мәскәү дәүләтенә халыкның яңа төркеме — казан татарлары кушыла. Аксөякле татарлар бер, казан татарлары — икенче катлам. Алар — яулап алынган халык, аларга карата мөнәсәбәт тә башка булган. Шуңа да анда татарлар да булган дип әйтү — ул бик куркыныч модернизация. Мондый мифны бүгенге көн өчен файдалы дип күрәләр.

— Хакимияткә "Русияне коткаруда" татар кешесе торуын кабатлауда нинди файда бар?

Һәрберсен җыеп дусларча "махсус хәрби операция"гә китсеннәр өчен эшләнелә

— Мин Русиянең сәяси җитәкчелеге деколонизация дискурсыннан курка һәм борчыла дип саныйм. Ул аны иң куркыныч афәтләр исәбенә кертә. Шул сәбәпле, аларга татарларны һәм башка халыкларны Русия дәүләтенә лояль һәм тугры булган дип күрсәтүче концепцияне җиткерү мөһим. Янәсе, илгә авыр вакытлар килгәч халыклар һәрчак тау булып яклаган диләр. Путинның мин дагыстанлы, бурят, чечен дип әйтүе, һәрберсен җыеп дусларча "махсус хәрби операция"гә китсеннәр өчен эшләнелә. Кузьма Минин версиясен дә шул рәвешле кабул итәргә кирәк. Аның кем булуы — унынчы эш, ул беркемне дә кызыксындырмый.

Тарихка кайтсак, ни өчен Фетнә вакытында татарлар күтәрелмәгән?

— Бу минем үземә дә кызык. XVI гасыр ахырында, ягъни әле Фетнә вакытына кадәр Ливон сугышы (1558-1583) нәтиҗәсендә Мәскәү илчеләре Польша-Литва вәкилләре белән аралашкан. Сөйләшү барышында Речь Посполита (Ләхстан-Литвания Берлеге) Казан баш күтәрергә мөмкинме дип сорагач, Мәскәү илчесе юк дигән. Чөнки барлык морзалары, аксөякләре бетте, бары кара халык калды, алар бернишли алмый, дип җавап кайтарган. Бу вакытта Казанның социаль элитасы юкка чыгарылган, яки куылган, яки әсирлеккә алынган дип җавап бирергә була.

— 1612 елгы вакыйгаларда һәрчак "тышкы дошман" (поляклар) һәм "Мәскәүне азат итү" дигән төшенчәләрне куллану бүгенге сәясәткә ни кадәр бәйле?

4 ноябрь дә полякларга каршы корылган бәйрәм

— Бу мәсьәлә тарихи вакыйгага түгел, хәзерге низагка бәйле. Бүген билгеле сәбәпләр аркасында, Польша һәм Көнчыгыш Европа илләре белән җитди низаг бар. Тарих шуңа бәйле рәвештә үзгәртелә. Мисал итеп Александр Невскийның сугышларын китерергә була. Ул шведлар һәм алманнар белән сугышкан. Хакимият тарихи сәхифәләрне үзенә кирәкле вакытта актуальләштерергә ярата. Нева бәрелеше вакытында шведлар белән сугышны искә алганнар. Явыз Иван Ливон сугышы алып барганда Чуд күлендәге рыцарьлар турында сөйләгәннәр. Петр I шведлар белән сугышканда Невскийның шведлар белән көрәшүе алга чыккан. ХХ гасырда Русия алманнар белән сугыша. Бу вакытта мәдәнияттә дә, пропаганда да, кинода да тарихның алманга каршы сәхифәләре күрсәтелгән. Кем белән сугышасың, шуның белән бәйле тарихның өлеше өскә калкып чыга.

4 ноябрь дә полякларга каршы корылган бәйрәм. Ул беренче чиратта Польша белән бүгенге каршылыклар нигезендә барлыкка килгән. Бүген Русия шведлар белән сугышкан булса, алар белән ХI гасырдан бирле дошманнар дип күрсәтерләр иде.

БУ ТЕМАГА: "Татар - уникаль халык. Проблемны үзе ясый, үзе чишә алмый"

Тарихчы буларак әйтегезче, Фетнәгә нәрсә күбрәк йогынты ясаган: эчке проблемнармы, әллә хакимият алга сөргән "тышкы дошман"мы?

Ул вакытта бернинди Польша интервенциясе дә булмаган әле

— Әгәр дә ул чордагы социаль-икътисади кризисның барлыкка килүен карасак, Явыз Иван идарә итүнең соңгы елларын әйтергә кирәк. Бу салым кәгазьләреннән дә, фиксаль белешмләреннән дә күренә: җирләр бушап кала, крестьяннар кача, шәһәрләр бушый. Фетнә вакыты — ул гражданнар сугышының соңгы чоры. Англиянең Явыз Иван идарәсенең соңгы елларында Мәскәүдәге вәкиле Джером Гарсей барысы да гражданнар сугышы белән тәмамланыр дип тасвирлап калдырган. Ул вакытта бернинди Польша интервенциясе дә булмаган әле.

Интервенция — заманча телдә барлыкка килгән төшенчә. Ул вакытта дөнья башка булган. Менә шведларда ваза династиясе хакимлек иткән. Шуннан соң ваза королен Польша короле итеп тә сайлап куйганнар. Ул күпмедер вакыт ике дәүләтне — Швеция һәм Польшаның короле саналган. Соңрак Швециядәге абыйсы аны тәхеттән бәреп төшергән. Шулай итеп Польшада вазаның бер өлеше, Швециядә — икенчесе идарә иткән.

Русиядә болгавыр чор башлангач, кайбер поляк морзалары Мәскәүдә ваза династиясенең швед принцын күрергә теләгән, икенчеләре — ваза династиясенең поляк короле улын куюны сораган. Польша короле Владислав улын түгел, ә үзен Мәскәү патшасы буларак күргән. Бу хәлләр әлеге чорның чынбарлыгын күрсәтә. Монда Речь Посполита, Швеция һәм Русия белән бер үк династиядән идарә итә алу ихтималын, ләкин алар бер-берсенә нәфрәт итәчәк сценарийсын күзалдына китерергә була. Монда нинди интервенция турында әйтергә була? Бу династияләр арасындагы каршылыклар вакыты. Алай гына түгел, әгәр дә патшаны гадел сайлау белән сайласалар, Земский собор көндәшлеккә сәләтле чын сайлау оештырса, анда швед патшасы улы җиңәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!