АКШта сайлаулар. Татарлар кемгә һәм ничек тавыш бирә?

АКШ президентына намзәтләр Камала Һаррис һәм Дональд Трамп

Бүген АКШта президент сайлаулары. Америкада кем җиңә — соңгы минутка кадәр билгесез. Белгечләр алдан ук бу юлы сайлаучыларны тавышлары саны түгел, ә сайлаучы вәкилләрнең тавышлары соңгы карарга тәэсир итәчәк диде.

5 ноябрь АКШ ватандашлары алдагы дүрт елга ил җитәкчесен сайлый. Демократлардан президент кәнәфие өчен Камала Һаррис һәм вице-президент вазифасына чыгарылган Тим Уолц көч сынашачак. Һаррисның көндәше — Дональд Трамп һәм вице-президент вазифасына чыгарылган Джей Ди Вэнс бара.

Бу үтә дә киеренке сайлаулар. Америка ватандашлары өчен дә, башкаларга да аның нәтиҗәләре мөһим. Шуңа да Америкага бөтен дөньяның карашлары төбәлгән. Бу сайлаулар Русия белән Украина арасында барган сугышка да тәэсир итә ала.

Азатлык АКШта гомер итүче татарлар белән аралашты. Аларның берсе Доналд Трамп, икенчесе Камала Һаррис өчен тавыш бирүен әйтте. Ә бер кеше сайлауга барырга җыенмый. Ни өчен? Берничә сорауга җавап биреп, алар карашларын аңлатты.

Фарук Гыйззәтуллин — АКШның Калифорния штатында яшәүче татар. Сан Францискога килеп төпләнгән беренче татар мөһаҗирләренең вәкиле. Гомер буена бизнес белән шөгыльләнгән кеше һәм гомер буена үзен республикан фиркасе тарафдары дип санаучы татар. Гәрчә бу штат демократлар яклы. Ул узган сайлауларда да, монысында да Доналд Трамп өчен тавыш бирәм дип сөйләде Азатлыкка. Ул моны бик гади аңлата. Байден вакытында бензинга да, ризыкка да, күчемсез милеккә дә бәяләр артты. Демократ президент җиңсә, бу хәлләр дәвам итәчәк. Ә халык салымнарның читкә китүеннән арыды, ди ул.

Фарук Гыйззәтуллин

— Байден вакытында инфляцияне күзәтәбез. Мәсәлән, бензин бәясе ике тапкырга артты. Аңа арта икән, бар нәрсәгә дә бәя арта дигән сүз. Ризык та кыйммәтләнде. Кем белән сөйләшмә, артык акча калмый дип зарлана. Кибеттә ризык кыйммәт ди. Нәкъ шулай. Трамп президент булган вакытта ай азагында кесәдә акча кала иде, хәзер юк. Халыкка яшәү авырлашты. Аренда кыйммәтләнде. Башка хезмәтләр дә. Кеше фәкыйрь яшәми, әмма баемый да.

Трамп вакытында акча күп булды, ул салымнарны киметте. Һаррис киресенчә арттыра ала. Гомумән менә нишләде Камала Һаррис? Ул без теге яки бу эшне башкардык, фәлән проект сыйфатлы эшли башлады, моны яки тегене уңай якка үзгәрттек дип әйтә алмый, чөнки эшләмделәр, сөйләрлек берниләре юк, — ди ул.

Фарук Гыйззәтуллин АКШ кешеләре АКШның кулы уйнаган сугышлардан арыды, дип сөйли. Трамп вакытында Украинада да, Изриалдә дә тыныч иде, Кытай да Тайванга басым ясамады дип сөйләде.

Ник мин сугышка акча бирәм соң?

— Трамп вакытында дөньяда тыныч булды, сугышлар булмады. Америка арыды сугыштан, чөнки акча да күп китә. Каян алына ул акча? Америка салым түли торган кешеләр кесәсеннән. Ник мин сугышка акча бирәм соң дигән сорау туа кешеләрдә.

Иранның акчасы булмады, шуңа да ул Израилга каршы берни эшли алмады. Иран Байден идарә иткән вакытта сәүдә итә башлады, акча күп казанды һәм сугышын да башлады.

Украинадагы сугышта Америка нишли? Минемчә, Трамп сугышны тукта алачак, чыннан да. Путинга ул сугыш файдага гына, урынында утырып торыр өчен менә дигән сәбәп. Трамп исә Русияне чын санкцияләр белән куркыта ала, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

АКШта мигрантлар темасы да кискен тора. Республиканчылар мигрантлар сәясәтен контрольдә тотарга кирәк дип саный һәм Фарук Гыйззәтуллин моны хуплый.

— АКШка соңгы елларда Мексика, Гватемала, Венесуэлладан миллионлаган мигрантлар килде. Һәм бу турыдан-туры миңа да тәэсир итә. Трамп вакытында мигрантлар проблемы булмады. Хәзер коточкыч хәлләр. Мәсәлән, килгән кешеләр белән бергә җинаятьләр саны артты. Кибетләрдә урлау очраклы күп. Бәясе 1 мең доллардан әйбер урлый икән кеше, аңа җинаять эше ачылмый. Шуңа күрә караклар керәләр дә үзләренә кирәген алалар да түләмичә чыгып китәләр. Берни булмаганын беләләр бит.

Читтән килүчеләрне яшәтү, ашату салым түләүчеләр кесәсеннән башкарыла

Читтән кешеләр килә, димәк аларның балаларын укыту, аларны яшәтү, ашату да салым түләүчеләр кесәсеннән башкарыла. Хөкүмәт аларны ач тотмый бит инде. Әмма шул ук тукландыру да минем хисаптан башкарыла.

Дөрес, Америка — мигрантлар иле, дөрес, әмма кем килә, нинди ният белән килә — шул контрольдә тотылырга тиеш. Килсеннәр талантлы, белемле кешеләр, алар Америкага да файдалы, рәхим итсеннәр. Әмма алар килә башласа, йөз сорау бирелә, документлар белән проблемнар килеп чыга. Ә җинаять белән тормыш итүчеләр күпләп килә булып чыга, алар качып килә. Трамп моны контрольгә алуны тәкъдим итә һәм моны дөрес дип саныйм. Мексика белән килешеп була бит, Трамп Мексикадан кешеләрне безгә кертмәвен сораган иде, күпме полиция саклады, бүгенге кебек хәлләр булмады, — диде ул безгә.

Фарук Гыйззәтуллин, Камала Һаррисны Карл Маркс тарафдары дип саный. "Гомер буе коммунизмга каршы булдым, әти-әнием алар аркасында илдән китәргә мәҗбүр булды, күпме иза чиккәннәрен, аларның ничек интеккәннәрен беләм. Сенатор булган вакытта Карл Маркс кебек фикер йөрткәнен беләм, шуңа да мин аның яклы була алмыйм", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Һаррис һәм Трамп беренче тапкыр дебатларда очрашты

Гөлназ Ариф Миссури штатында яши, ул шулай ук эшмәкәр. Үз бизнесын алып бара. 30 елга якын инде Америкада яши, бу илнең ватандашы. Миссури штатында күпчелек республиканнар тарафдарлары яши, әмма Гөлназ һәрвакыт тавышын демократлар өчен бирә. Бу юлы ул алдан сайлау бүлгесенә барып сайлаган һәм сәяхәткә чыгып киткән.

Гөлназ Ариф (уртада) ике баласы белән

Гөлназ фикеренчә, АКШта тотрыклы икътисади тормыш беркайчан да какшамады. Обама идарә иткәндә дә, Трамп вакытында да, Байден чорында да кешеләр яхшы яшәде һәм барысына да эшләргә мөмкинлек һәрвакыт булды, ди ул.

— Әйе, бәяләр арта. Әмма кайда инфляция юк, кайда ризыкка яки бензинга 10 ел элек булган бәяләр сакланып калды икән соң? Америкада бәягә карап кешеләрнең керемнәре дә арта. Бәя дә артты, керем дә үсте. Мин Трамп вакытында күп акча эшләдем дип аерып әйтә алмыйм. Обама, Трамп, Байденмы — аермасы юк, эшләдем һәм хезмәтемә күрә акча казандым. Байден вакытында кешеләр фәкыйрьләнде дигән сүз чынбарлыкка туры килми. Бу бер сәбәп, — ди ул.

Гөлназ Ариф фикеренчә, бу сайлаулар тарихи сайлаулар. Ниһаять, хатын-кыз җиңә ала. Бу Америкада барысы да тигез хокуклы булуның тагын бер дәлиле булыр иде, ди ул.

Америкада хатын-кыз идарә итүен телим

— Камала Һаррис өчен бары тик аның хатын-кыз булуына карап та тавыш бирер идем. Чөнки мин Америкада хатын-кыз идарә итүен телим, аңа да үзен күрсәтергә мөмкинлек бирелүен телим. Бу тарихта беренче тапкыр булыр иде. Бусы — бер. Моңа өстәп миңа аның карашлары якын. Америкада хатын-кызларның бала табуларын, бала төшертүне контрольгә алуны телиләр. Моны республиканнар алга сөрә. Трамп та шуны сөйли. Шундый канун турында ирекле Америкада гомумән сөйләшү дә башка сыймый. Кеше, хатын-кыз үз тәне, сәламәтлеге өчен үзе җавап бирә һәм карар кыла, дәүләтнең нинди эше бар анда?! Мин хатын-кыз, кыз балам үсеп җитте. Бала табуны, тапмауны ниндидер түрәләр, конгрессменнарның уйлап утыруына каршы булганга да республиканнар өчен тавыш бирмим. Бусы — ике.

Өченчедән, Дональд Трамп — җинаятьче. Аның гамәлләре исбатланды, мәхкәмә аны гаепле дип тапты. Ничек җинаятьче өчен тавыш бирергә мөмкин, — дип гаҗәпләнә ул.

Гөлназ Ариф Америкада сайлауалды дебатларында телгә алынган мигрантлар мәсьәләсеннән иза чикмим, миңа кагылмый ди ул. Америкага кешеләрнең килүен чикләү шулай ук Американың тарихи нигезенә төкереп карау дип саный. Татарлар да башка бөтен кешеләр кебек Америкага килгән кешеләр. Күп кешеләр, шул исәптән мөселманнар бу илдә сыену, яклау таба ала икән, аларның юлларын ябу нинди әхлак нормаларына сыя ди ул.

Татарлар, башкортлар арасында авыр язмыштан качып Америкага килүчеләр азмени?

— Үзем дә кайчандыр бу дәүләткә килеп урнашкан кешемен. Мин дә — эмигрант, мөһаҗир. Әмма мин монда үз урынымны, бәхетемне таптым. Минем кебек миллионлаган кешеләр шулай Америкага килгән һәм килә. Кемгәдер бәхет елмая, кемгәдер моңа ирешү авыр бирелә. Кемдер килсен, кемдер килмәсен дип, ничек чик куярга, ничек кешеләрне аерырга мөмкин? Бәлки, теге яки бу кешенең бу бердәнбер яки соңгы мөмкинлегедер? Кеше язмышы хәл ителгән күпме очрак бар бит. Татарлар, башкортлар арасында авыр язмыштан качып Америкага килүчеләр азмени? Ә уйгырлар, башка мөселманнар? Хакимият алышынып аларга юл ябылса, кем оттыра, без түгелме?

Мин яшәгән штатта мигрантлардан бернинди дә зыян турында ишеткәнем булмады. Әйе, бәлки, Калифорниядә башка вазгыятьттер, әмма минем тормышыма алар бернинди дә йогынты ясамый. Аларга тотылган акчам югала дип тә борчылмыйм.

Демократлар килсә, салымнар арта дип куркыталар. Ә мин менә яхшы юллар булсын өчен, белем бирү, медицина системнары югары дәрәҗәдә эшләсен өчен кесәмнән өстәмә акча чыгаруга каршы түгелмен. Монда мин, балаларым яши, Аллаһ боерса, оныкларым туып монда яшәр. Акчам шундый програмнарга тотыла икән, мин риза, — дип фикерләре белән уртаклашты Гөлназ Ариф.

БУ ТЕМАГА: Трампка һөҗүм сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәрме?

Татарлар арасында бу сайлауга бармыйбыз, чөнки намзәтләрнең берсе дә ошамый дип әйтүчеләр дә шактый булды. Шундыйларның берсе 15 ел элек Башкортстаннан Америкага килеп урнашкан өч бала анасы Алия (исемен үзгәртүне сорады) мөселманнар өчен берсе дә отышлы намзәт түгел дип саный.

— Камала Һаррисның әле дә Израилне яклап килүен авыр кичерәм. Трамп турында инде әйтеп тә тормыйм. Элек Трамп президент булганда икътисад чыннан да үсте, әмма мөселманнарга караш бик начарайды. 15 ел Америкада яшәү дәверендә беркайчан да үземә карата бу кадәр нәфрәтне сизгәнем булмады. Балаларыбыз хосусый ислам мәктәбендә белем ала. Хәтта алар да бу хакта белә. Азчылыкларга Трампның карашы яхшы түгеллекне аңлый. Мәктәптә дә бу хакта сөйләшәләр.

Әлбәттә хатын-кыз буларак Камала Һаррисның тәҗрибәсе кызык булыр иде, әмма ниндидер уңай үзгәрешләр булуында шикләнәм. Шулай да бәлкем Камала була калса эшмәкәр хатын-кызларга караш яхшырмасмы икән дигән өмет тә кабынып ала.

Әти-әнисе мигрант булгач, АКШта мигрантларга караш яхшы булып калыр дип уйлыйм. Мөселман вәкилләре буларак безгә дә бу мөһим, чөнки тынычлыкта яшәргә телибез, ди ул.

Алия сүзләренчә, Трамп чорында икътисад чыннан да яхшырак булган.

— Халыкның акчасы күбрәк иде. Бензин бик арзан булды. Андый арзан ягулык башка чорда булмады кебек. Соңгы елда икътисадның түбән тәгәрәве Украина һәм Израил сугышына бәйледер. Без сәүдә өлкәсендә эшлибез һәм кешеләрнең акчасы булмавы нык сизелә. Аларның сатып алу мөмкинлеге кимеде. Кибеттә дә азык-төлеккә бәяләр нык артты. Элек бәяләргә ул кадәр игътибар итми идем, хәзер бу мөмкин түгел. Шуңа халык та канәгатьсез, алар гел акчаның сугышка китүенә зарлана.

Безнең салымнарның кеше үтерүгә тотылуы мине чыгырдан чыгара. Күп американнар акчаның илдә калуын тели. Шуңа "ак американнарның" күбесе Трамп яклы. Трамп бит сугышны туктатам ди һәм мин моңа ышанам, ни генә әйтсәләр дә ул Русия президенты Владимир Путин белән дустанә мөнәсәбәттә дип саныйм һәм алар бер фикергә килергә мөмкиннәр. Халыкка исә акчаларның сугыштка китмәве кирәк, ә социаль карашлар аларга мөһим түгел. Мин мисал өчен Трам килсә, рассизм тагын көчәер, хейтлар артыр дип бик борчылам, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!